Азнакаево
  • Рус Тат
  • Урамыбыз аның исемен йөртә

    Хөрмәтле укучыларыбыз! Азнакай шәһәренең 25 еллыгына багышлап ачылган рубрикабызны дәвам итәбез һәм бүгенге санда сезнең игътибарга тәкъдим ителүче язма герое - Булатов Ф. Г. Мәктәпкә йөрми идем әле. Ләкин безнең Кәкре Елгадан Яшләүне узып, тагын шул кадәр барсаң, Сукаеш дигән авыллар булганын, өлкәннәрнең: «Өч Сукаешка бер күәс чиләге» дип сөйләгәннәрен...

    Хөрмәтле укучыларыбыз! Азнакай шәһәренең 25 еллыгына багышлап ачылган рубрикабызны дәвам итәбез һәм бүгенге санда сезнең игътибарга тәкъдим ителүче язма герое - Булатов Ф. Г.
    Мәктәпкә йөрми идем әле. Ләкин безнең Кәкре Елгадан Яшләүне узып, тагын шул кадәр барсаң, Сукаеш дигән авыллар булганын, өлкәннәрнең: «Өч Сукаешка бер күәс чиләге» дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар иде. Күәс турында ярлылыктан әйтелгән сүздер инде, безнең илдә крестьянның яхшы яшәгән чоры булды микән?
    Әнә шул Сукаешларның иң кечесендә, Түбән Сукаеш дигәнендә моннан 110 ел элек, 1902 елда, урта хәлле (дип уйлыйм) Гариф гаиләсендә бишенче бала (дүртенче малай) дөньяга килә. Мулла чакырып, Фатих дип исем кушалар. Гарәпчәдән тәрҗемә итсәң «җиңүче» дигән мәгънәсе дә бар. Үскәч хәрби хезмәткә китәчәген язмыш шунда ук ишарәләгәнме? Сукаеш инешендә балык сөзеп, Тургай тавында кылганда тәгәрәп үскән, илне саклаган, дөньяны фашизмнан коткарган малайлар...
    Октябрь революциясеннән соң беренче елларда Фатих авыл Советы системасында, культура-агарту оешмаларында эшли. 1923 елда Казанда ТатЦИК берләштерелгән татар-башкорт хәрби мәктәбенә укырга керә. Шул көннән ахыргы сулышына кадәр Фатих Булатовның гомере хәрби хезмәткә багышлана. Мәктәпне тәмамлагач Беренче татар полкында взвод командиры, рота командиры, батальон командиры ярдәмчесе итеп куялар. Сугыш алды елларында Алабугада полк мәктәбе җитәкчесе, аннан соң Саратовта батальон командиры итеп билгелиләр. 1939 елда аңа үз җитәкчелегендә оештырылган полк белән Монголиядә, соңрак - Бурятиядә хезмәт итәргә туры килә.
    1941 елдан алып сугыш беткәнче фронта: башта полк, чак кына соңрак дивизия командиры була. Ладога-Онега тирәсе, Брянск урманнары, Белоруссия, Польша, Көнчыгыш Пруссия - дивизиянең сугышчан юлы кыскача шундый. Гаскәр сынатмый, дивизия (!) Кызыл Байрак ордены, 2нче дәрәҗә Суворов ордены белән бүләкләнә.
    Генерал-майорның шәхси бүләкләре - ике Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак ордены, 2нче дәрәҗә Суворов ордены, «Почет билгесе» ордены...
    1956 елда Булатов запаска китә. Әмма хәрби часте белән дә бәйләнешен өзми, иҗтимагый эштә актив катнаша. Дивизиянең ветераннар советын җитәкли, хәрби частьлар, бик күп музейлар белән хатлар алыша. Азнакай якларына, туган авылына кайткалап торды. Туганлык җепләрен дә өзмәде. Сүз уңаенда, Социалистик Хезмәт Герое комбайнчы Алмас Булатов - Фатихның абыйсы Харис улы.
    Эшенең тагын бер юнәлеше - яшьләр белән даими очрашып тору. Лекция пропагандасында активлыгын истә тотып, Татарстанның Югары Совет Президиумы аңа «ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирә. Лекцияләрнең төп темаларыннан берсе - тынычлык өчен көрәш. «Сугыш йомгаклары - тарих сабагы, кешеләр бу сабакларны һич тә онытырга тиеш түгел. Икенче бөтендөнья сугышы халыкларны бик күп нәрсәгә өйрәтте. Хәзер алар реакция көчләренә яңа сугыш утын кабызырга ирек куймаслар», - дип ышаныч белдерә генерал.
    Сугыш ветеранының бу сүзләрен яшь буыннар васыять итеп кабул итәрлек.

    Ниһат Мозаффаров

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: