Азнакаево
  • Рус Тат
  • Урамда уйнап туя алмый идек

    Балачак хәтирәләре

    Алтмышынчы елларда туган авыл балаларының бала чаклары бик бәхетле иде дип уйлыйм мин. Халык булганына шөкер итеп яшәде. Әти-әниләрнең эше бар, иртәгә эшсез калырмын да, кредитны нәрсә белән түләрмен дип кайгырасы юк. Хезмәт хакы күп булмаса да, вакытында бирелде, күңелләр тыныч иде. Эштән кайткач, капка төбенә чыгып утырырга вакытлары кала иде. Без алар күз алдында уйный идек. Кибеттә кием-салым булмаса да, берәү дә ялангач йөрмәде, һәрбер авылда узенең тегүчесе бар иде, бар халыкны шул тегүче киендерде. Безнең авылда да тегүче Зәмзәмия апа бар иде. Өс киемен берне алалар иде дә, бөкләгәнен төшерә-төшерә, җиңнәрен озынайтып кидерәләр иде. Телефон, компьютерлар юк, телевизор да сирәк кешедә генә. Аныңа карауы, без урамда уйнап туя алмый идек. Кышын бозланып катканчы чана, чаңгы шудык, язын җир күренә башлауга сызыклы уйнадык, җәй көнне әниләр эзләп алмыйча, өйгә керми идек. Уенчыклар бик юк иде без бәләкәй чакта. Урындык япмасын төреп, яулык яптырып, курчак ясый идек. Миңа бер курчак алып бирделәр. Уйнап туйгач, аны шкафка җыеп куям. Хәтерлим, бәләкәй энем алып, борынын кимергән иде, шуңа бик елаган идем. Хәзер уенчыкларның саны юк, шуңа да кадересез, теләсә-кайда аунап яталар.

    Әти беренче тимер чана алып кайткач, без аны кич буе өйдә идәндә этеп йөрдек, әле беребез утырып карый, әле икенчебез.

    Авылда машиналар булмагач, урамда уйнарга куркыныч түгел иде. Безнең урамда сугыш инвалиды Мөбәракшә абыйның мотоколяскасын урам буе, яртыбыз төялеп, яртыбыз этеп йөри идек. Биш тиенгә балаларга кино куялар иде. Кызык киноларны идәндә тәгәри-тәгәри, көлә-көлә карый идек. Соңгарак калсаң, утырырга урын калмый. Экранның арт ягыннан кино караганымны да хәтерлим әле. Кемдә

    телевизор булса, шуларга җыелышып кино карый идек, идән тулы кеше була иде. Өйне туздырасыз дип әйтүче булмады.

    Йортлар салганда авылның барча халкы ярдәм итәргә килә иде. Табак-табак ботка, бәлеш алып киләләр хатын-кызлар. Ә без үзебезнең калакларны тотып, ботка ашарга җыелышабыз. Шул ботканың тәмлелеге бүген дә онытылмый.

    Озагырак яңгыр яумый торса, су сибешергә чыга идек, бер кеше дә ачуланмый да, үпкәләми дә, олылар үзләре дә кушыла.

    1 майда "Күкәй бәйрәме" була иде. Бала-чагалар ул бәйрәмне бик көтә идек. Матур күлмәк, яңа сандали алалар иде. Өйдән-өйгә йөреп күкәй җыйдык. Башка җирләрдә күкәйләрне таудан тәгәрәтәләр, ә безнең тирәдә таулар булмагач, җыелышып, кем күпме җыйган, шуны сөйләшә идек.

    Түземсезлек белән Сабантуйны көттек. Күрше рус, крәшен авылларыннан атлар белән сатырга тозлы кыяр, помидор, кәбестә, гөмбә, квас алып киләләр. Ул вакытта татар авылларында яшелчә бик үстермиләр иде. Ә без, бала-чага, шул агач тәпәннәр янында йөри идек, туганчы алып ашый идек, тәмле дә иде шул ачы яшелчәләр.

    Һәр чорның үз кызыгы, үз матурлыгы бар. Минем өчен бала чагым тормышымның иң бәхетле чагы булып хәтергә кереп калган.

    Мәрзия Булякова

    Фото pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: