Ул чын укытучы иде
Зәкәрия абыйның дәресләре күңелле иде. Ул җырлап та җибәрә, кызык сүзләр әйтеп көлдереп тә ала. Өй эшен сораганда бер укучы: «Абый, мин укымадым, белмим», – дигәч,..
Мин Чалпы урта мәктәбендә бишенчедән унынчы сыйныфка кадәр укыдым. 45 ел үткәч, сыйныфташлар белән очраштык. Укытучыларыбызның күпчелеге бакыйлыкка күчеп беткәннәр инде. Алар бөтен яклап безгә үрнәк иделәр, белем генә биреп калмадылар, тормышта үз юлыбызны табарга булыштылар. Укытучыларыбызның һәрберсе турында озын итеп язып булыр иде, тик бу язмамда мин сугыш һәм хезмәт ветераны, география укытучысы Зәкәрия Каюмовка тукталасым килә.
Зәкәрия абыйның дәресләре күңелле иде. Ул җырлап та җибәрә, кызык сүзләр әйтеп көлдереп тә ала. Өй эшен сораганда бер укучы: «Абый, мин укымадым, белмим», – дигәч, Зәкәрия абый аңа: «Утыр, өчле», – диде. Ул безгә аталарча киңәш бирә, үзенең тормыш тәҗрибәсеннән мисаллар китерә иде. Берсендә тәмәке тартучы малайларга: «Мин тәмәкенең бәясен исәпләдем дә, шул тәмәкегә дигән акчаны кассага салып бардым, 40 яшемдә аңа арбалы мотоцикл алдым», – диде.
Зәкәрия абыйның бер аягы тездән түбән протез иде. Шул протез аяклары белән дә бик матур бии дип ишеткән бар, тик биегәнен генә күргән юк иде. «Ничек протез аяк белән биергә мөмкин?» – дип уйлый идек.
Азнакайда һәр елны апрель аенда үзешчән сәнгать смотры башлана иде. 1975 ел. Җиңүнең 30 еллыгына багышланган смотрда Чалпылар чыгыш ясыйсы көнне без дә концерт карарга бардык. Авылның мәдәният йорты директоры ул чакта Әлфирә апа Гәрәева иде. Ул концертны «Сугышның беренче көнендә үлгән солдат монологы» белән башлап җибәрде. Аннан берсеннән-берсе йөрәкләргә үтеп керерлек чыгышлар булды. Менә Әлфирә апа
«Сәхнәдә сугыш һәм хезмәт ветераны Зәкәрия Каюмов!» – дип әйтүгә, йөрәкләрне дәртләндереп бию көе яңгырады һәм солдат киеменнән, ап-ак чәчле, түше орден-медальләр белән тулы Зәкәрия абый барабан кагып бии башлауга, зал аягүрә басып, кул чабарга тотынды. Без кешеләрнең күзләрендә хәтта яшьләр күрдек. Укытучыбыз белән горурланып та, аның шулай оста бии алуына сокланып та карадык бу тамашаны.
Сәхнәдән кереп киткәч тә, бик озак кул чабып, Зәкәрия абыйны кат-кат сәхнәгә чыгардылар. Бу вакыйга минем күңелемдә мәңге онытылмаслык булып калды.
Дәресләрдә кинолар, диафильмнар күрсәтә, перфокарталар белән эшләтә, үз фәненә кызыксыну уята белә торган олы йөрәкле, шат күңелле педагог, соңыннан туйлар алып баручы да булган, мәдәни чараларда актив катнашкан, бөтен тирә-юньгә билгеле, хөрмәтле кеше иде Зәкәрия абыебыз.
Тәнзилә Искәндәрова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев