Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ухтияр Илюхин - техника табибы

    Узган гасырның егерменче елларында крестьяннарга яңа урыннарга күчеп урнашу мөмкинлеге бирелгәч, хәзерге Әлмәт районының таулы-ташлы Чупай якларындагы чуаш авылының бер төркем хәллерәк гаиләсе Тымытык белән Үчәлле арасындагы бик матур гына күл буеннан авыл төзү өчен үзләренә урын сорап ала. Аңа "Якты күл" дип исем дә бирәләр. 1927 ел була бу......

    Узган гасырның егерменче елларында крестьяннарга яңа урыннарга күчеп урнашу мөмкинлеге бирелгәч, хәзерге Әлмәт районының таулы-ташлы Чупай якларындагы чуаш авылының бер төркем хәллерәк гаиләсе Тымытык белән Үчәлле арасындагы бик матур гына күл буеннан авыл төзү өчен үзләренә урын сорап ала. Аңа "Якты күл" дип исем дә бирәләр. 1927 ел була бу...

    Моннан нәкъ 65 ел элек биредә яшәүче, Бөек Ватан сугышында икәүләшеп җиңү яулап кайткан Минзифа һәм Тудияр Илюхиннар гаиләсендә, көттереп кенә, бер ир бала дөньяга килә. Аңа Тудиярның фронтта хәбәрсез югалган туганы хөрмәтенә, Ухтияр дип исем бирәләр.

    Яше кергәч, малай туган авылындагы башлангыч мәктәптә чуашча белем ала. Аннан соң татарча укытыла торган Үчәлле һәм Тымытык мәктәпләрен яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Үзенең кечкенәдән үк булган хыялын тормышка ашыру ниятеннән, егет Казанга - авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына юл ала.

    Бу урта мәктәпләрдә бер юлы ике чыгарылыш сыйныфы булган 1966 елда була. Шуңа да укырга керергә теләк белдерүчеләр ике тапкырга күбрәк: бер урынга 8 кеше туры килә. Конкурстан узмаган Ухтияр кире авылына әйләнеп кайта, икенче көнне үк "ДТ-54" тракторына утыра. Өч ел буена җирен дә сөрә, чәчүен дә чәчә.

    Алдынгылар рәтенә чыга, "Уразман" колхозы идарәсе бүләкләренә лаек була. Тик алга таба уку теләге генә сүнми дә, сүрелми дә аның. Ухтияр Илюшин Чистай авыл хуҗалыгы техникумына барып керә.

    Аны бик яхшы билгеләренә генә - кызыл диплом белән тәмамлаган яшь белгеч - техник-механикны, Азнакай "Сельхозтехника" берләшмәсенә эшкә юллыйлар. 27 ел гомерен шушы предприятиегә багышлый Илюхин. Шуның 13 елын чылбырлы тракторлар, бөртек сугу комбайннарын ремонтлау белән шөгыльләнүче үзәк ремонт мастерскоенда эшли.

    Баштарак зур төгәллек һәм җаваплылык сораучы дефектларны тикшерүче инженер вазифасын башкара. Көз-кыш фасылларындагы ремонт сезонында аена 28-30 трактор ремонтлануын исәпкә алганда, авыл хуҗалыгы техникасы белән таныш кешегә Ухтияр Тудияровичның хезмәтен күз алдына китерү авыр булмас төсле.

    Ул заманда бергә эшләгән хезмәттәше буларак әйтә алам, Ухтияр бер вакытта да бирешмәде, вазифасыннан зарланмады. Кыска гына вакыт эчендә белгечлегенең остасына әверелде. Шул ук вакытта белемен дә күтәрде: читтән торып институтның механика факультетын тәмамлады. Берничә елдан инде мастерской җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу вазифаны башкару дәверендә ул ремонтка килүче механизаторларның чын остазына әйләнде, үзенең белгәнен башкаларга да өйрәтте.

    Хәтердә, 1986 елны, игеннәрне урып-җыюда, терлек азыгы хәзерләүдә колхоз-совхозларга ярдәм йөзеннән, берләшмәдә механикалаштырылган күчмә отряд оештырылды һәм бу җаваплы эшкә Ухтияр Тудиярович билгеләнде. Бу вазифасына ул тагын 14 елын багышлады. Илюхин җитәкләгән отряд механизаторлары районда гына түгел, республика күләмендә дә гел алдынгы урыннарны алып килде.

    1999дан алып ун ел буена Ухтияр Илюхин Азнакай бораулаучыларына техника ярдәме күрсәтүче предприятиедә эшләде. Биредә дә үзен фәкать яхшы яктан гына күрсәтте.

    Хатыны Гөлчәчәк белән кыз һәм ул тәрбияләп үстерделәр. Бүген алар, балаларының ихтирамын тоеп, Яңа Юл бистәсендә үзләре салган өйдә тыныч кына гомер кичерәләр.

    Рәсүл СӘГЪДИЕВ, "Сельхозтехника" берләшмәсенең элекке баш инженеры,ТРның атказанган механизаторы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: