Азнакаево
  • Рус Тат
  • Тымытык авылында олысы-кечесе чаңгыга басты

    Тымытыкта авылдашлары Данис Мусин чаңгы спортына гашыйк булган олысын-кечесен җыеп, чаңгы юлына алып чыккан. Бу хакта безгә Лилия Идрисова хәбәр итте. Алар Ык буенда, шарлавык тирәсендә йөреп кайтканнан соң кайнар чәй эчеп җылынган. Яшь-җилкенчәккә ветераннар да ияргән, бик күпләр гаиләләре белән бергәләп йөрергә чыккан. Менә шулай, тымытыклылар кыш рәхәтен хозур...

    Тымытыкта авылдашлары Данис Мусин чаңгы спортына гашыйк булган олысын-кечесен җыеп, чаңгы юлына алып чыккан. Бу хакта безгә Лилия Идрисова хәбәр итте. Алар Ык буенда, шарлавык тирәсендә йөреп кайтканнан соң кайнар чәй эчеп җылынган. Яшь-җилкенчәккә ветераннар да ияргән, бик күпләр гаиләләре белән бергәләп йөрергә чыккан. Менә шулай, тымытыклылар кыш рәхәтен хозур кылган. Әйдәгез, без дә чаңгы шуарга чыгыйк!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: