Реклама
Илнең төп документына тарихи хакыйкатьне яклау турында маддә кертеләчәк.
«Без бүген үткәннәр белән чын мәгълүмати сугыш башлануын күрәбез. Без, Россия гражданнары буларак, бу һөҗүмнәр өчен төп объектлар булып торабыз. Илне Бөек Ватан сугышы килеп чыгуда гаепле димәкче булалар. Бу спекуляция омтылышлары кебек күренә», — дип сөйләде Тузиков.
Ул бабаларыбызның бу истәлекләре — мәдәни кодка язылган әйбер, дип өстәде. Һәм Россия халкының үз идентификациясе Бөек Ватан сугышында җиңү белән турыдан-туры бәйле, диде.
«Бу төзәтмә яхшы белән начарны төгәл билгеләргә тиеш. Әгәр дә без үз тирәбездә мондый төзәтмәләр кабул ителгәнен күрмәсәк, ул алай ук кирәк тә түгелдер», — диде социология фәннәре докторы.
Аның сүзләренчә, Европаның күп илләрендә Икенче бөтендөнья сугышы вакытлары турында ялган тарихи фикер туплана.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт Советы Россия Конституциясенә төзәтмәләр турындагы законны хуплады.
Фото: Рамиль Гали
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз