Азнакаево
  • Рус Тат
  • Туйкәдә тарих саклана - ФОТО

    Көнкүрештә кулланылган әйберләрне, рухи кыйммәтләрне туплап, биредә кечкенә генә, әмма тарихи яктан олы бәягә ия музей да эшләп куйганнар.

    Туйкә – чал тарихлы авылларның берсе. Авыл халкы борынгы ядкарьләрне саклауга бик игътибарлы. Көнкүрештә кулланылган әйберләрне, рухи кыйммәтләрне туплап, биредә кечкенә генә, әмма тарихи яктан олы бәягә ия музей да эшләп куйганнар. Ветераннар советы аның сакланышын тәэмин итеп, тагын да баету өстендә эшли.

    –Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк, дигән гыйбарә зур мәгънәгә ия. Туйкәлеләр аны яхшы аңлый, – ди совет рәисе Фаяз Зәйдуллин. – Без музейны ясауда, аны тагын да тулыландырып торуда өлешен керткән авылдашларга зур рәхмәтлебез. Яшь буынны тәрбияләүдә, милли гореф-гадәтләрне саклауда, яшәтүдә музейнең роле бәхәссез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: