“Туры элемтә”гә шалтыратыгыз!
Үзегезне кызыксындырган сорауларны 3 октябрьгә кадәр “Маяк” газетасы редакциясенә җиткерә аласыз.
Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан, 3 октябрьдә, ветераннар советы вәкилләре, Пенсия фондының район идарәсе, социаль яклау бүлеге, үзәк сырхауханә, социаль иминият фонды, медик-социаль экспертиза баш бюросы, эчке эшләр бүлеге белгечләре катнашында пенсия белән тәэмин итү, медицина хезмәте күрсәтү, инвалидлык документы алу, тернәкләнү чараларыннан файдалану, хокукый һәм финанс белемнәре бирү, куркынычсызлык нигезләренә өйрәтү, торак-коммуналь һәм транспорт хезмәтләре күрсәтү, эшкә урнашу, “Өченче яшь университеты”на йөрү, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүдә өлкән яшьтәгеләрне кызыксындырган мәсьәләләр буенча “Туры элемтә”гә килгән сорауларга җавап бирү рәвешендә “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе үтәчәк.
Үзегезне кызыксындырган сорауларны 3 октябрьгә кадәр “Маяк” газетасы редакциясенә 9-43-57 телефоны аша җиткерә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев