Азнакаево
  • Рус Тат
  • Туганнар табышты

    Җиде яшенә җиткәнче ул үзенең тәрбиягә алынган бала булуын белми яши. Кагулар, михнәтләр кичереп үссә, бәлки уйланган да булыр иде, әмма аны тәрбиягә алган калмык милләтле әтисе, татар хатыны әнисе аны ярата, үзләренекедәй күреп үстерәләр. 1961 елда гаилә Азнакай районының бер авылына кайтып урнаша. Әмма сер сандыкта ятмый диюләре дөрестер,...

    Җиде яшенә җиткәнче ул үзенең тәрбиягә алынган бала булуын белми яши. Кагулар, михнәтләр кичереп үссә, бәлки уйланган да булыр иде, әмма аны тәрбиягә алган калмык милләтле әтисе, татар хатыны әнисе аны ярата, үзләренекедәй күреп үстерәләр. 1961 елда гаилә Азнакай районының бер авылына кайтып урнаша.
    Әмма сер сандыкта ятмый диюләре дөрестер, әлегәчә яшеренеп сакланган бу сер әнисе Хаҗәр вафатыннан соң ачыла. Ачучысы да бит кем - Кемерово өлкәсенең Осинники шәһәрендә туган сабыен 2 яше чагында ташлап китеп, аны ятим иткән үз әнисе!
    Ошбу вакыйга сабый хәтеренә аермачык булып кереп калган. Рәйсә капка төпләрендә утырганда, аның янына кыз һәм малай иярткән бер хатын килеп: "Мин синең әниең, кирәк булсам, эзләп табарсың", - ди. Әле генә әнисен югалту кайгысыннан өзгәләнгән бала күңеле бу сүзләрне чынга алмаганмы, аларга ышанмаганмы - әйтүе кыен, әмма алар аның күңел төбендә гомерлеккә урнашып кала.
    Инде шактый еллар үтеп, үзе олыгаеп килсә дә, бу вакыйга аның күз алдыннан китми. Бәлки әле әнисе исәндер, теге чакта аның янәшәсендә булган балалары - Рәйсәнең эне-сеңелләре шушы үзебезнең җирлектә яшәп ята торгандыр? Җан тартмаса, кан тарта, диләрме әле? 60 яшенә җиткәч, Рәйсә ханым туганнарын эзләп карыйсы итә. Әнисенең инде вафат булуы ачыклана. Урсай авылында яшәүче Рузилә Зарипова ярдәме белән сеңлесе Наҗия Ихсанованы эзләп табалар.
    Бер-берләрен бөтенләй дә белмәгән ике туганның күрешү мизгелләре үзе бер кыйсса язмалы. Менә бит ничек тә була бу тормышта: бер районда, ничә генә чакрым арада гомер буе яшәп тә, бер дә күрешелмәгән! Югыйсә, чөкердәшеп, аралашып, гомер итәсе дә бит! Кем гаепле монда: нарасыеннан күп еллар элек баш тарткан анамы, әллә язмышта шулай язылган булганмы? Ничек дип әйтергә дә белмәссең... Янә бер сеңлесе - Роза ничә еллардан соң табылган апасы белән танышырга Чаллыдан кайта.
    Бүгенге көндә ерак себер җирендә яшәп ятучы энесе белән телефоннан хәбәрләшәләр. Менә шулай итеп Рузилә апа ярдәме белән туганнар табышып, бер-берләре белән танышалар. Мәгълүм телетапшыруга чираттагы сюжет булырлык тормыш вакыйгаларын тормыш әнә шулай үзе тудыра.
    Фото интернет челтәреннән

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: