Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төшләремдә бик еш сугыш күрәм

Әсгать абыйның җаны миңа иңгәндер дә, шулай тынгы бирми торгандыр кебек.

Мин аны бөтенләй белмим. Ул 1942 елның 5 декабрендә Сталинград өлкәсенең Вертячий хуторы янында каты бәрелештә һәлак булган. Туганлык җебе генә түгел, тагын да ныграк бәйләнеш бар кебек миңа әтинең абыйсы Әсгать Хәлиула улы Сафиуллин белән.

Ул 1923 елда хәзерге Азнакай районы Мәндәй авылында туган. Апалары сөйләве буенча, сугышка кадәр Мәскәүдә наркоматта элемтәче булып эшләгән. Кече лейтенант дәрәҗәсендә, 19 яшендә (!) илебез азатлыгы өчен башын сала ул.

Аның һәлак булган көне минем туган көнемә туры килә. Еллар аермасы гына – 20. Кайчагында уйлап та куям: Әсгать абыйның җаны миңа иңгәндер дә, шулай тынгы бирми торгандыр кебек. Ни өчен сугыш турында төшләрне еш күрәм? Фотосүрәтләрен караганда, фронттан язган хатларын укыганда дулкынлануларым да шуңадыр?

«Сезки кадерле булган туган илдә яшәүче кадерле әти-әни һәм башка туганнар! Безки улыгыз Асгаттан сагынычлы сәлам! Ярый, үземнең хәлгә килгәндә, бүгенгесе көнгә бик яхшы. Мин бу хаттан алда хат салган идем, ну ул чакта исән калу икеле иде. Менә бүгенгесе көндә тынычрак, чөнки немесләрне кудык ераккарак. Минем өчен кайгырмагыз, исәнлекне хат белән белерсез. Хат көтеп, улыгыз Асгат. 28/IX 1942».

Икенче хатында да ул: «Үз гомеремдә беренче мәртәбә авыр тормышны уздырам. Менә 22 көн инде окопта ятабыз”, - дигән.

Соңгы сакланган хаты 1942 елның 14 ноябрендә язылган: “Менә бүген госпитальдән кире частька кайттым. Ранен төзәлде, тагын немчураларны куарга алга ашыгам”.

19 яшьлек егет дәһшәтле сугышның әле тагын өч елга сузылачагын күз алдына да китермәгәндер. Үлем хәбәре килгәч, әби белән бабай ышанмыйча аны көткәннәр. Алар гына түгел, бар да шулай көткәндер газиз ирләрен, әтиләрен, улларын.

Вертячий авылы янында туганнар каберлегендә Михаил Черепанов җитәкчелегендәге эзтабарлар отряды Әсгать Сафиуллинның да медальонын табалар һәм аның исеме “Хәтер” китабында, туган авылында һәйкәлдә генә түгел, җирләнгән урынында да мәңгеләштерелә.

Районыбызда үткән Җиңү бәйрәмендә үлемсез полк сафларында Әсгать абыйның фотосүрәте белән чыгам. Минем җаным аша бүгенге матур тормышны, туганнары, ватандашлары хәтерендә дә яшәвен күреп сөенәдер сыман тоела ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев