Азнакаево
  • Рус Тат
  • ТР хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин Азнакайда армия яшендәге егетләре белән очрашты

    Чәршәмбе көнне республиканың хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин һәм Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Азнакай, Сарман, Баулы, Зәй районнарының армия яшендәге егетләре белән очрашты. Яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатында оештырылган әлеге очрашуга шулай ук булачак ил сакчыларының ата-аналары, инде солдат боткасының тәмен татырга өлгергән ир-егетләр, Әфганстан...

    Чәршәмбе көнне республиканың хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин һәм Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Азнакай, Сарман, Баулы, Зәй районнарының армия яшендәге егетләре белән очрашты.

    Яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатында оештырылган әлеге очрашуга шулай ук булачак ил сакчыларының ата-аналары, инде солдат боткасының тәмен татырга өлгергән ир-егетләр, Әфганстан сугышында катнашучылар һәм башкалар чакырулы иде.


    Булачак солдатларга мөрәҗәгать итеп, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин армиягә белемле, физик яктан әзерлекле егетләр зарурилыгын искәртте.


    - Бүгенге армия катлаулы, куәтле техника, заманча кораллар белән тәэмин ителгән. Димәк, сез дә алар белән эш итә алырлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Армиядә хезмәт итү һәр ир-егетнең изге бурычы. Ул гына да түгел - хезмәт итү хәзер дәрәҗә дә ул. Азнакай егетләренең әлегә кадәр йөзгә кызыллык китергәне юк, командирлардан бары тик рәхмәт хатлары гына алабыз, бүген армиягә китәргә әзерләнүчеләр дә Ватаныбызга намуслы хезмәт итәр дип ышанып калабыз, - диде ул чыгышында.


    Бу көнне көзге чакырылышта районнан беренчеләрдән булып солдат каешын буачак Эдуард Мальцев, Рәсим Идрисов, Артем Жандаев, Закир Нәбиуллин, Марсель Ямаевларга тантаналы рәвештә чакыру кәгазе һәм истәлек бүләкләре дә тапшырылды.


    Сергей Погодин әйтүен­чә, солдатка, беренче чиратта, узган елларда армиягә китми калган, белеме һәм һөнәре булган егетләрне җи­бәрергә тырышачаклар.


    Очрашу барышында генерал залда утыручыларны Россия Федерациясе Кораллы Көчләре структурасы, армиягә чакыруны, алуны оештыру, контракт буенча хезмәт итү һ.б. белән таныштырды. Һәр структурага караган заманча хәрби техникалар, авиация берәмлеге турындагы мәгълүматны яшьләр аеруча зур кызыксыну белән тыңлады.


    - Качышлы уйнауны туктатырга вакыт килеп җитте, - дип билгеләп үтте ул һәм качып йөрүчеләр өчен җинаять җавап­лылыгы барлыгын, ә киләсе елдан җитди сәбәпсез ар­миягә бармый калган егет­ләрнең дәүләт хезмәтенә эш­кә алынмаячакларын искә төшерде. Баксаң, соңгы елларда армиягә барудан качып йөрүчеләр саны кими икән.


    Сергей Погодин Татарстан солдатларына һәрвакыт күз-колак булып торуларын да әйтте.


    - Әти-әниләргә бер дә хәвефләнер урын юк: һәр солдатка бушлай телефон һәм аның буенча өйдәгеләр белән сөйләшеп тору мөмкинлеге бирелә. Ул-бу чыга калса, шунда ук хәрби часть белән элемтәгә керәбез. Әйтергә кирәк, проблемалар елдан-ел кими. Булганнары да еш кына егетләрнең яңа шартларга ияләшүе белән бәйле, - диде ул.
    Генерал-майор булачак солдатларны кызыксындырган сорауларга да җавап бирде. Мәсәлән, Зәйдән агымдагы чакырылышта армиягә алынучы бер егет үзенең Кара диңгез флотында "Мәскәү" ракета крейсерында хезмәт итү турында хыялланганын белдерде.


    Мөмкин булганча булышырга ышандырып:
    - "Мәскәү" крейсерына эләгүеңне төгәл генә әйтә алмыйм, ләкин Севастопольдә хезмәт итәчәгеңә ышандырам, - диде җавап сүзендә комиссар.


    Очрашуны дәвам итеп, Сәрия Сабурская армиягә чакырылучылар һәм солдатларның нинди хокукларга ия булулары хакында сөйләде. Ул күбрәк медицина тикшерүе вакытында килеп чыккан шикаятьләргә тукталды. Төрле частьларга барып, якташларыбызның мәнфәгатьләрен яклау турында әйтеп, проблема килеп туган очракта, озакка сузмый гына хәбәр итәргә кирәклеген белдерде.


    Шәһәрдәшебез, 4 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң Казан Суворов хәрби училищесына укырга кергән Гөлүс Исмәгыйлев чыгышын исә зал дәррәү алкышларга күмде. Уйлап карасаң, аның яшендәге балаларның күбесе бүгенге көндә алдына китереп куйган әзер ризыкны да риза булып кына ашый алмый. Кечкенә малайны хәрби киемнән күргән һәркемнең армиядә хезмәт итү теләге тагын да ныграк көчәйгәнәдер, әлбәттә.


    Хәрби комиссар очрашудан соң да егетләр һәм ата-аналарның сорау-гозерләренә җавап бирде, үзенең киңәш-тәкъдимнәрен әйтте.

    Таңсылу САНИЕВА

    Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/ сайтыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: