Азнакаево
  • Рус Тат
  • ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш визиты белән Азнакайга килде

    ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мачаклыбаш авылында яшәүчеләр белән очрашты Ул иң беренче булып Илбәк авылында тукталды. Анда район башлыгы Рәфис Галиев, Азнакай үзәк сырхауханәсе баш табибы Айдар Шәмсетдинов, җирле үзидарә башлыгы Мөнирә Әбделвәлиева озатуында, график буенча бу көннәрдә әлеге авыл халкын кабул иткән яңа күчмә стоматология кабинеты белән...

    ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мачаклыбаш авылында яшәүчеләр белән очрашты

    Ул иң беренче булып Илбәк авылында тукталды. Анда район башлыгы Рәфис Галиев, Азнакай үзәк сырхауханәсе баш табибы Айдар Шәмсетдинов, җирле үзидарә башлыгы Мөнирә Әбделвәлиева озатуында, график буенча бу көннәрдә әлеге авыл халкын кабул иткән яңа күчмә стоматология кабинеты белән танышты.

    «Нефтемаш» заводы җитештергән күчмә стоматология кабинеты - ТР сәламәтлек саклау өлкәсендә беренчесе һәм бердәнбер. Мондый кабинетлар район халкының сәламәтлеген саклауда зур әһәмияткә ия. Гомумбелем мәктәпләрендә һәм авыл фельдшер-акушерлык пунктларында лицензияләнгән стоматология кабинетлары булмау сәбәпле (аларны тоту зур чыгымнар таләп итә), халык бу төр хезмәттән мәхрүм иде. Хәзер теш дәвалау өчен үзәккә үк барып йөрергә туры килмәячәк. Күчмә кабинетның бәясе 1050 мең сумга төшкән һәм ул барлык санитар-гигиена, медицина таләпләренә җавап бирә.

    Биредә Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкы белән дә очрашты. Ул биләмәдә ничә кеше яшәве, мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, элемтә бүлекчәсе, кибетләр кебек социаль әһәмияткә ия объектлар белән кызыксынды. Биредә 313 кеше яши, 219 хуҗалык бар. Авыл халкының күпчелеге мал-туар, кош-корт асрый. 2011 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 78 мөгезле эре терлек, шул исәптән 35 сыер исәпләнә. Кызганычка каршы, бөтен илгә хас булганча, яшьләр авылда калмый. Дәүләт Советы рәисе авыл башлыкларына әлеге проблеманы чишү кирәклеген әйтеп, аның юлларын күрсәтте. Мисал өчен, авылда хуҗалык итүнең кече формаларын, эшмәкәрлекне үстерергә мөмкин. Хөкүмәтебез андый инициативалы яшьләргә һәрчак ярдәм кулы суза, авылда яшәү өчен уңайлыклар тудыра. «5 һәм аннан да күбрәк мал асраучы гаилә фермалары лизинг-грант буенча югары технологияле җиһазлар ала алалар», - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Инициативалы, эшлекле кешеләр яклау табарга тиеш. Ф.Мөхәммәтшин «2012 елга кадәр авылның социаль үсеше» программасының үтәлеше белән кызыксынды.

    Реклама

    Дәүләт Советы рәисе Мачаклыбаш авылына газ кертү тантанасында да катнашты. Шулай итеп, районда тагын бер кече авыл газлы булды. Анда яшәүчеләр авылның тарихы белән таныштырдылар. «Элек монда чоры өчен бик данлыклы «Җитез» колхозы булган. 1951 елдан аны «Марат» колхозына кушалар. Минем әнием, Кәримә Усманова, озак еллар дәвамында бу колхозның рәисе булып эшләгән. 1971 елда безне Сәпәй авыл Советына куштылар»,- дип искә алды анда яшәүчеләрнең берсе. Шунысы гаҗәп: авылда истәлекле вакыйгалар билгеле бер цикл белән бара. Мәсәлән, 1951 елда колхозлар берләшкән, 1961дә авылга ут кергән, 1971дә Зиреклене Сәпәй авылына кушалар, ә инде 2011 елда, ниһаять, газ килеп җитә. Мачаклыбашта бүген 26 кеше яши, 19 йорт хуҗалыгы бар. Кунакчыл авыл халкы очрашу истәлеге итеп Ф. Мөхәммәтшинга кулдан баскан итек бүләк итте.

    Кичен Фәрит Мөхәммәтшин район активы белән очрашты. Парламент җитәкчесе үз чыгышында кыскача республиканың социаль-икътисади үсешенең өстенлекле бурычлары, сәнәгать өлкәсендә эре проектларны тормышка ашыру, юл төзелеше инфраструктурасы, сәламәтлек саклау һәм мәгарифне модернизацияләү турында сөйләде. «Халык идарә итүче итеп нинди генә партияне сайламасын, бар очракта да илебезгә тотрыклылык кирәк», - дип үз фикерен белдерде «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе сәяси советы секретаре.

    «Узган ел безне зур сынаулар алдына куйды, бу бигрәк тә республиканың агросәнәгать комплексында чагылыш тапты. Республика җитәкчелеге 4 миллионлы халкының азык-төлек куркынычсызлыгы өчен борчылды. Ел саен җыеп алына торган 5 млн. тонна урынына миллион тоннадан да кимрәк уңыш алынды, бәрәңге дә булмады. Аномаль корылыктан соң шәхси хуҗалыклар мал-туарларын суеп бетерер дип борчылдык. Бу уңайдан катгый чаралар күрелде, республика бюджеты өч тапкыр каралды. Кайбер программаларны туктатып торырга туры килде, ләкин Краснодар краеннан җитәрлек күләмдә ашлык, Белоруссиядән - бәрәңге, Ульянов һәм Киров өлкәләреннән печән һәм хәтта салам алып кайттык. Кешеләр табыннарында азык-төлек юклыгын тоймасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләдек», - дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин корылык чорында хөкүмәтебез күргән чаралар турында.

    Дәүләт Советы рәисе республикада уңышлы тормышка ашырылган проектларга һәм киләчәккә билгеләнгән программаларга җентекләп тукталды. Мәктәпләргә капиталь ремонт ясау һәм аларны компьютер класслары белән җиһазлау да шундый программа кысаларында башкарыла.

    Очрашу сорауларга җавап бирү рәвешендә барды. Азнакайлылар парламент башлыгына үзләренең проблемалары, фикер-ниятләре турында сөйләделәр. Ф.Мөхәммәтшин бер генә сорауны да игътибарсыз калдырмады. Җыелыш «Бердәм Россия» партиясенең яңа әгъзаларына партбилетлар тапшыру белән тәмамланды.

    Очрашуда ТР Дәүләт Советы депутаты Василий Логинов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Азнакайнефть» идарәсе начальнигы Рәзиф Галимов, Әлмәт районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров катнашты.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: