Реклама
Татарстанда быел 2,9 миллион квадрат метр торак кулланышка тапшыру көтелә.
2019 елда барлыгы 2,6 миллион квадрат метр торак кулланышка тапшырылган. Бу үткән ел белән чагыштырганда 11 процентка күбрәк. Бер кешегә торак белән тәэмин ителеш күрсәткече 27,3 квадрат метрга җитте.
Быел республикада 2,9 миллион квадрат метр торак сафка бастыру планлаштырыла.
Проектның максаты — халыкның торак шартларын яхшырту һәм шәһәр мохитен уңайлы итү.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз