Азнакаево
  • Рус Тат
  • Үткәннәрсез киләчәк юк

    Ветераннар советында эшлекле сөйләшү Архив мәгълүматларына караганда, 40 ел элек, 1972 елның октябрендә район комсомол конференциясендә Азнакай районы ветераннар советын төзү турында карар кабул ителә. Ул елларда комсомол райкомы секретаре Суфия Кашап кызы Җамалиева була. Конференциядә КПСССның райком секретаре Әнвәр Бәдретдин улы Баһаветдинов җитәкчелегендәге районның барлык җитәкчеләре дә катнаша. Яңа...

    Ветераннар советында эшлекле сөйләшү

    Архив мәгълүматларына караганда, 40 ел элек, 1972 елның октябрендә район комсомол конференциясендә Азнакай районы ветераннар советын төзү турында карар кабул ителә. Ул елларда комсомол райкомы секретаре Суфия Кашап кызы Җамалиева була. Конференциядә КПСССның райком секретаре Әнвәр Бәдретдин улы Баһаветдинов җитәкчелегендәге районның барлык җитәкчеләре дә катнаша.

    Яңа иҗтимагый оешма башында районның хөрмәтле кешеләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары тора. Аның беренче рәисе итеп Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзи Зиннур улы Зиннуров сайлана һәм оешма белән ун ел - 1973 елдан 1983 елга кадәр җитәкчелек итә. Аннары советны Ярхәм Зыяфетдин улы Хисамов үз кул астына ала. 1987- 1994 елларда ветераннар оешмасы башлыгы булып Фатыйх Зәки улы Галиев тора. Ә инде 1994 елдан 2005 елга кадәр безнең җитәкчебез Габделхәй Вагыйз улы Рәхимов булды.

    Алар барсы да Бөек Ватан сугышын кичкән, соңыннан тәҗрибәле, абруйлы җитәкчеләргә әйләнгән фронтовиклар иде. Беренчеләр сафында торганнарның күпләре исән түгел инде. Әмма без аларның берсен дә истән чыгармыйбыз, гомер буе аларга рәхмәтлебез.

    Ул чорларда колхоз-совхозларда, шәһәрнең сәнәгать предприятиеләрендә дә ветераннар советларын төзү барды. Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары, гомумән, барлык пенсионерларның исемлекләре барланды. Беренче елларда советны комсомол райкомы үзенә сыендыра. Тотрыклы, даими урын озак еллар әле тәтеми. Район башлыгы Әнәс Исхаков инициативасы белән, ниһаять, аерым бина бирелә һәм ветераннар советы хәзер дә шунда яшәп, эшләп ята. Әле дә ярый өлкәннәребезгә аралашу, күңел күтәрү өчен менә шундый үз бинабыз бар. Бүгенге көндә без 2 шахмат клубына ия. Аларга 40-60лап һәвәскәр шахматчы һәм бильярдчылар йөри. Спортның төрле төре буенча ярышлар үткәреп торабыз.

    Үз участогыбызда барыбыз бергәләшеп чәчәкләр, яшелчә, җиләк үстерәбез. Көзен бу нигъмәтне җыеп, Актүбә картлар һәм инвалидлар йортына илтәбез. Күчтәнәчләрне биредә яшәүчеләргә үзебезнең "Хәтирә" һәм "Калинушка" ансамбльләре катнашында зур концерт әзерләп, бик күңелле итеп тапшырабыз.

    Соңгы елларда сәяхәтләргә күп йөрибез. Әйтик, Болгарда, Биләрдә, Казан, Алабуга, Әлмәт кебек шәһәрләрдә булдык. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевның туган ягы - Актанышка да бардык. Безне Мөслим, Сарман, Баулы районнарында да бик җылы каршы алдылар. Ел саен ветераннарыбыз өчен Сабантуйлар үткәрәбез.

    Совет оешкан тәүге еллардагы кебек үк, безнең алда яшь буынны тәрбияләү бурычы тора. Яшьләргә патриотик тәрбия бирү, укучыларның сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашуларын үткәрү, төбәкне өйрәнү музеенда чараларда катнашу - болар барсы да безнең көндәлек эшебез. Сәнәгать предприятиеләрендә, авыл биләмәләрендә, мәктәпләрдә дә еш булабыз.

    Ветераннарыбыз ел саен 600дән артык кеше катнашкан һәм зурлап үткәрелгән "Әбиләр чуагы"н да бик ярата. Бу бәйрәмгә башка шәһәрләрдән, Башкортостаннан да чордашларыбз килә. Ватан сакчылары көне уңаеннан ел да РОСТО (ДОСААФ) белән берлектә "Ворошилов мәргәне" ярышы үткәрәбез. Кышкы чорда пенсионерлар һәм ветераннар өчен оештырылган "Яшьлегемә кире кайтсам иде" кебек һәм башка шундый чаралар бик популяр.

    РФ Президентының Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм сугышта катнашучыларның толларын торак белән тәэмин итү турында фәрманын тормышка ашырып, совет ветераннарыбызның көнкүреш шартларын даими игътибар үзәгендә тота. Без хөрмәтле ветераннарыбызга фатирларын, йортларын ремонтлауда, тәрәзәләр алыштыруда, башка проблемаларын хәл итүдә максатчан ярдәм күрсәтеп килгән район җитәкчеләренә, хезмәт коллективларына зур рәхмәтле. Ветераннар советы, президиумы әгъзалары авыручылар янында булып, хәл белешеп, кайгыртып торалар.

    Районның социаль яклау идарәсе белән берлектә ялгыз һәм авыру пенсионерларга кулдан килгәнчә ярдәм итәбез, яннарына йөрибез, азык-төлек белән тәэмин итәбез. Өлкәннәребезнең гаиләсендә бәхәсле хәлләр туганда, аларны хәл итү юлларын табуда булышабыз.

    Өлкәннәр хәрәкәте активистлары игътибардан читтә калмый. Пенсионерларны, Бөек Ватан сугышы ветераннарын соңгы юлга озатуда ярдәмебезне күрсәтәбез.

    Район ветераннар советы эшчәнлеген оешма-учреждениеләрдә, авыл биләмәләрендәге башлангыч оешмалар рәисләре аша алып бара. Мондый төр структура һәр ветеранны игътибарда тоту мөмкинлеге бирә. Бүгенге көндә районда 19 меңнән артык пенсионер яши. Ветераннарның күбесе - ХХ гасырның мөһим тарихи вакыйгалары, шул исәптән Бөек Ватан сугышы шаһиты. Алар - бөек илебезне төзүдә турыдан-туры катнашкан кешеләр.

    Тынгы белмәс өлкәннәребез туган якны үстерүдә үз өлешен кертә. Нәкъ менә алар власть органнары алдында җитди мәсьәләләр күтәрә. Районда Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эшләр алып барыла. Соңгы ике елда гына да Холмовка, Танаевка авылларында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәлләр куелды. Бу вакыйгаларны якынайтуда үз өлешен кертүчеләргә ветераннар бик рәхмәтле.

    Башлангыч оешмалар рәисләре К.Хәмидуллина ("Нефтемаш"), Ф.Зәкиев (""Азнакайнефть"), А.Харисов (УБР), С.Мөлекова ("АзнакайРемСервис"), Е.Калинина (2нче мәктәп), А.Латыйфуллин (Туйкә), Р.Гайфуллин (Тымытык), Н.Гобәйдуллин (эчке эшләр бүлеге) һ.б. арада аеруча активлар һәм безнең терәк-таяныч.

    Ветераннар советының президиум әгъзалары оешмада озак еллар эшләгән остазларыбыз И.Галиев, И.Галиева, З.Ганиева, М.Гумина, С.Зиннурова, М.Якупов, С.Миргасимова, Р.Мөхитов, Н.Төхбәтуллин, Н.Камалиева, М.Хафизова, Д.Җамалиева, С.Сәетов, М.Насыйбуллин, Р.Хикмәтуллина, Р.Зарипова, Р.Сәлимгәрәева, Җ.Айдагулова, Н.Насыйрова, Р.Билалов һәм башкаларның тәҗрибәсенә таянып эшли.

    Оешманың 40 еллык юбилеен лаеклы каршылау максатында район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә әлеге мөһим вакыйганы тантаналы төстә билгеләп үтүгә әзерлек буенча район комиссиясе төзелде. Оешма советы президиумы карары белән оригиналь проект эшләнде - барлык башлангыч оешмаларда да активистлар, авылларның хөрмәтле кешеләре, мөһим вакыйгалар һәм бүгенге көн турында язма-фотолар тупланган тарихи альбомнар эшләнә. Бу чарага район һәм шәһәрнең барлык оешмалары да зур җаваплылык белән тотынды. Әйтик, Туйкә авылы ветераннар советы рәисе А.Латыйфуллин иҗади эзләнгән, узган гасырның 30нчы елларында бу авылда яшәгән, тарихта үз эзләрен калдырган танылган кешеләр турында бик кызыклы, бай мәгълүматлар туплаган, альбомда авылның бүгенге тормышы да тулысы белән чагылган. Сүз дә юк, без ветераннар, районыбыз патриотлары турында истәлекләрне кадерләп сакларга бурычлы. Альбомнар бәйгесенә йомгак октябрь аенда ясалачак. Үзенчәлекле эшләр, һичшиксез, үз бәясен табачак һәм алардан күргәзмә дә оештырылачак.

    Район башкарма комитеты карары белән тыл фидакарьләре һәм сугыш чоры балалары истәлегенә иң яхшы һәйкәл архитектура-скульптура проектына конкурс игълан ителде. Район комиссиясе урынын отышлы сайлады- Мәңгелек ут мәйданында әлеге һәйкәлләр уң һәм сул як урыннарны алачак. Әлеге проект буенча фикер алышуда азнакайлылар актив катнашыр дип уйлыйм. Шунсын да әйтергә кирәк, сугыш чоры балаларына һәйкәл республикада беренче булып безнең районда куелачак. Бик мөһим патриотик акция бу.

    Оешмабыз республикада иң өлкәннәрдән санала. Быел Лениногорск һәм Бөгелмә ветераннар оешмалары үзләренең 30 еллыгын билгеләп үтте. 25 сентябрьдә Татарстан ветераннар советы 25 еллыгын билегәләп үтәргә әзерләнә.

    Ветераннар советының 40 еллыгы - ул ветераннар өчен генә түгел, ә барлык райондашларыбыз өчен олы бәйрәм. Республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгеннән мәртәбәле кунакларның килүе көтелә. Барлык оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыкларыннан юбилей алды көннәрендә үз ветераннарын хөрмәтләвен, алар белән чаралар үткәрүләрен сорыйбыз. Районның киң җәмәмгатьчелеге ветераннар оешмасы юбилеен оешкан төстә, югары дәрәҗәдә үткәрү өчен бар тырышлыгын куяр, дип ышанам.

    Миргасим Кәримов, район ветераннар советы рәисе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: