Азнакаево
  • Рус Тат
  • Әтием өметен аклады

    Әтием Гыйззәтуллин Сабирҗан Гыйззәтулла улы Әсәй авылында туып үсә. Ул авылның актив хезмәткәре булган, район үзәген оештыруда башлап йөргән. Эш өчен янып-көеп йөрүче әтиемне өйдә бик сирәк күрә идек. Берара Азнакайдагы бер йортның подвалында да яшәп алдык. Бераздан кире авылга кайттык һәм ул эшеннән авылга атка атланып кайтып йөрде. Районда...

    Әтием Гыйззәтуллин Сабирҗан Гыйззәтулла улы Әсәй авылында туып үсә. Ул авылның актив хезмәткәре булган, район үзәген оештыруда башлап йөргән. Эш өчен янып-көеп йөрүче әтиемне өйдә бик сирәк күрә идек. Берара Азнакайдагы бер йортның подвалында да яшәп алдык. Бераздан кире авылга кайттык һәм ул эшеннән авылга атка атланып кайтып йөрде. Районда эшләр бераз җиңеләйгәч, аны авыл советы рәисе итеп билгеләделәр. 1934-36 еллар бик авыр вакытлар иде. 7 бригада, мәктәп, ферма оештырды. Бөтен кешегә дә ярдәмчел, кайгыртучан булды.

    Тормышлар бераз яхшы якка үзгәрә дип торганда сугыш башланды. Һәр гаиләдән ир-атлар фронтка китте. Безнең әтигә бронь бирделәр. Ләкин ул: «Авылда яшьләр бетә», дип үз теләге белән гариза язып, 1941 елның көзендә сугышка китте. Сугышка киткәндә барча Әсәй авыл халкы әтиебезне елый-елый озатып калды. Шулкадәр яраталар, хөрмәт итәләр иде аны. Без өч бала: Сәхипҗамал, Наилә, Флера калдык.

    Әтиебез пехота частена эләкте. Хатлары килеп торды. Соңгы хатында: «Бик авыр. Басу аркылы билдән бодай ярып алга барабаз. Басу ут эчендә, пулялар ява», - дип язган иде. Бер айдан соң аның батырларча һәлак булуы турында хат килеп төште.

    Безгә сугыш чоры балалары күргән барлык авырлыкларны да баштан кичерергә туры килде. Кул белән ашлык чәчү, вагон төяү, Ленинградта эшләүләр... Ачлык, ялангачлык, ятимлек ачысы. Әтиебез сугышка киткәндә Сәхипҗамал түтәйгә әйтте: «Флерам бик башлы кыз. Аны саклагыз! Ул минем эшләремне дәвам итәр», - диде. Биш яшендә көчле авырудан көчкә генә исән калган Флера сеңлемдә әтиебез ниндидер талант барын, аның күренекле кеше буласын алдан ук сизгән икән һәм ялгышмаган да. Флера әтиебезнең өметен аклады, бөтен авырлыкларны җиңеп, югарыга омтылды, танылган шагыйрә булып җитлекте. Ул хәтта кыз фамилиясен дә үзгәртмәде. Ул бүген дә ераклардан якты йолдыз булып янып, туган ягы Азнакайга дан җырлый, аның данын еракларга җиткерә. Китабында да, газета-журналларда да, гомумән, бөтен иҗатында туган ягы, туган авылы, Чатыр тавы, аның гүзәллеге чагылыш таба. Бүгенге көндә сеңлем - танылган шагыйрә Флера Гыйззәтуллина күпләрнең яраткан шагыйрәсе. Әтиемнең барлык игелекле сыйфатларын да үзенә сеңдергән ул.

    Илебез азатлыгы өчен сугыш кырларында ятып калган әтиебезнең амәнәтен үтәп, аның өметләрен тормышка ашыруың өчен рәхмәт сиңа сеңлем!

    Наилә Гыйззәтуллина

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: