Азнакаево
  • Рус Тат
  • Терлекчелек – иң керемле тармак

    Хәлил Шәмсимөхәммәтов Марсель Шәйдуллинны хуҗалыктагы терлек азыгы рационы белән таныштыра Узган шимбәдә "Тукай" авыл хуҗалыгы җәмгыяте базасында терлекләрне кышлатуның торышына багышланган семинар узды. Анда район башкарма комитеты житәкчесе вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин катнашты. Наҗәт Нәгыймов рәислегендәге әлеге зур сөйләшүгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш белгечләре, барлык төр агросәнәгать предприятиесе...


    Хәлил Шәмсимөхәммәтов Марсель Шәйдуллинны хуҗалыктагы терлек азыгы рационы белән таныштыра

    Узган шимбәдә "Тукай" авыл хуҗалыгы җәмгыяте базасында терлекләрне кышлатуның торышына багышланган семинар узды. Анда район башкарма комитеты житәкчесе вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин катнашты. Наҗәт Нәгыймов рәислегендәге әлеге зур сөйләшүгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш белгечләре, барлык төр агросәнәгать предприятиесе җитәкчеләре чакырылган иде.

    Семинарның биредә уздырылуы очраклы гына түгел. Җитештерүнең игенчелек һәм терлекчелек тармаклары буенча "Тукай" ҖЧҖ районның тотрыклы эшләүче хуҗалыкларыннан берсе. Моның шулай икәнлеге җәмгыять җитәкчесе Гаптеләхәт Рафиковның очрашуда ясаган информациясендә дә ачык чагылыш тапты. Әйтик, быелның 11 аенда җәмгыять 28 миллион сум керем алган. Шуның 33 проценты игенчелеккә, 66 проценты, ягъни 18 миллион 649 мең сумы терлекчелеккә туры килә. Соңгысының 68 процентын (12 млн. 673 мең сум, рентабельлек 16 процент) сөт сатудан кергән акча тәшкил итә. Һәр сыердан бүген уртача 10 - 12 килограмм сөт савалар.

    Тукайлылар ит җитештереп сатуда да табышлы эшлиләр. Һәр терлекнең аена уртача тәүлеклек үсеше 528 грамм тәшкил итә.

    Керем акчалары исәбенә барлык төр салымнарын, энергия ресурсларына чыгымнарын, банктан алган әҗәтләрен, иң мөһиме - эшче-хезмәткәрләренә айлык хезмәт хакларын вакытында түләп баралар икән.

    Реклама

    Җәмгыять җитәкчесе семинарда катнашучыларны хуҗалык терлекләре рационына кертелгән печән, сенаж, силос, парландырылган солы, нарат ылысы, ферментланган фураж бөртеге, бозаулар өчен пешерелгән аш, салам һәм сенажны "Хозяин" миксеры аша уздырудан алынган азык катнашмасы күргәзмәсе, сыерларны бозаулаганчы һәм тудыру бүлегендә асрау шартлары, башкалар белән таныштырды.

    Терлекләрне кышлатуның торышы, бозаулар профилакторие, сөт белән туену чорында аларны асрау шартлары, симертүдәге үгезләр төркеме, буаз сыерларны тукландыру рационы, азык кухнялары эше, фуражны ферментлаштыру ысулы семинарның практик өлешендә катнашучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Аларның соравына Азнакай дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Рөстәм Әхмәтшин, хуҗалыкның баш ветеринария табибы Илнур Сәхвәтшин, авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Әнәс Баһманов төпле җавап бирде.

    Ул арада 4 - 6 атналык бозаулар төркемендә эшләүче ирле-хатынлы Венера һәм Илгиз Хөснетдиновлар белән сөйләшеп алабыз. Терлекләр алдыннан печән өзелми, иртән аш, миксер аша уздырылган катнашма азык бирәләр икән. Авырлыкларын даими контрольдә тоталар. Узган айда бозауларның һәрберсе уртача 7400 грамм үсеш биргән.

    Семинарның теоретик өлеше авыл мәдәният йортында үтте. "Тукай" җәмгыятенең быел башкарылган эшләре турында аның җитәкчесе Гаптеләхәт Рафиков чыгышы тыңланганнан соң, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Хәлил Шәмсимөхәммәтов районда терлекләрне кышлатуның торышына тирәнтен анализ ясады.

    Семинар эшен район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин йомгаклады. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, әлеге эшлекле очрашу Марсель Зөфәр улы өчен төрле формациядәге агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән якыннан танышу, хуҗалыклардагы чынбарлыкны күзаллау, проблемаларны ачыклау чарасы буларак та мөһим булгандыр. Аның һәр чыгыш ясаучыны диккать белән тыңлавы, бирелгән урынлы сораулары, конкрет тәкъдимнәре әнә шуны күрсәтте.

    Наил АБДУЛЛИН

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: