Телефонның теле юк
Кеше олыгайгач, исенә төшкән саен, бер сүзне балаларына кат-кат сөйли башлый. “Әни, бер сөйләдең бит инде”, – дисәләр дә, вакыт узгач, тагын шул ук кабатлана.
Кирәкле әйбереңне таба алмый җәфаланасың, эзләмәгән җир калмый. Аның әйбере дә күбәйде бит хәзер. Менә килде замана, бер карчыкка бер шифоньер кием! Берсен дә чыгарып ташлыйсы килми тагын үзе, өмет зур, берәр киярмен дип, барысын да саклыйсың.
Гомер булгач, телефон заманасын да күрдек. Оныклар миңа да кесә телефоны бүләк иттеләр. Беркөнне шалтыратыйм дисәм, телефоным юк. Халат, куртка кесәсендә генә була торган иде. Тышта сарыкларга печән салып йөргән идем. Абзарда печән арасын актарып карыйм – юк! Балалар – Азнакайда. Олы улым кайтып кергәч, зарымны сөйләдем. Ул үзенекеннән минем номерга шалтырата, тавыш-тын юк. Иртән килен белән кыз шәһәргә юасы керләремне алып киткәннәр икән. Телефон югалу хәбәре аларга да барып ирешкән. Кыз – эшендә, киемнәр – кер юуу машинасы эчендә, телефон шундагы куртка кесәсендә булып чыкты. “Мин монда”, – дип җавап бирә алмый шул телефон, никадәр акыллы булса да.
Фәнүзә Рәфыйкова, Карамалы авылы
Фото https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев