Тегә-тегә остарганнар
Кулы энә-җеп тота белгән хатын-кызның үзенең генә түгел, гаиләсенең дә өсте-башы бөтен булыр. Кемдер бу һөнәргә махсус укый, кемдер эшли-эшли тәҗрибә туплый.
Менә Гүзәлия Муллагалиеваны да тормыш бөтенләй үзе сайлаган юлдан алып кереп китмәгән. 90 нчы еллардагы илдәге вәзгыятне ул чор буын яхшы хәтерли. Университет бетергән диломлы белгечләрне мунчала тотып, идән юарга мәҗбүр иткән еллар. Гүзәлиягә дә сайланып тору мөмкинлеге булмый. Язмыш җилләре аны Азнакай тегү фабрикасына алып килә. Бер ара коллективтан аерылып тора, әмма 2007 елда кабат бирегә әйләнеп кайта.
– Эшли-эшли һөнәремә гашыйк булдым. Балалар үстергәндә хатын-кыз өчен эш графигы да уңайлы, – ди ул.
Әлфия Кашапова белән парлап эшли алар. Аның да тегү машинасы артына утырганына ике дистә елдан артып киткән. Биючеләр бии-бии остарган кебек, Әлфия дә тегә-тегә шомарып беткән, кулларына күз иярми.
– Кызлар яка тегүдә. Икесе дә килешеп, тиз эшлиләр, күп эшлиләр, – ди алар хакында мастерлары Клара Нуретдинова.
Олы залда бихисап машиналар артында хатын-кызлар төрле тармакларда эшләүчеләр өчен теке-теке кием тегә. Җепләргә аларның кул һәм йөрәк җылысы да үрелә. Уңайлы, җил-яңгырлардан, кар-бураннардан сакларлык булсын, хезмәтебез шатлык китерсен дип тырышалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев