Азнакаево
  • Рус Тат
  • Театр яктылыкка, нурга илтә...

    Азнакай халык театрының 70 еллык юбилее Туфан Миңнуллин театр артистлары белән Бу көннәрдә Россия Президенты Дмитрий Медведевның да Кремльдә бер төркем мәдәният-сәнгать эшлеклеләренә дәүләт бүләкләре тапшыруы, ТР Мәдәният министрлыгының мәдәният җитәкчеләренең саллы звеносын җыеп, районыбызда фәнни-гамәви семинар үткәрүе, инде килеп Азнакай җирлегендә тәүге тапкыр республика югарылыгында театр атналыгы башлану -...

    Азнакай халык театрының 70 еллык юбилее

    Туфан Миңнуллин театр артистлары белән

    Бу көннәрдә Россия Президенты Дмитрий Медведевның да Кремльдә бер төркем мәдәният-сәнгать эшлеклеләренә дәүләт бүләкләре тапшыруы, ТР Мәдәният министрлыгының мәдәният җитәкчеләренең саллы звеносын җыеп, районыбызда фәнни-гамәви семинар үткәрүе, инде килеп Азнакай җирлегендә тәүге тапкыр республика югарылыгында театр атналыгы башлану - болар барсы да җәмәгатьчелекнең рухи дөньясына игътибарның артуы, мәдәниятне яңа баскычка күтәрү, аңа яңача караш хакында сөйли.

    Шул рәвешле, октябрьнең соңгы көне район тарихына истәлекле вакыйгалары белән кереп калды. Иртәнге якта Азнакайга җыелган кунаклар белән шәһәргә экскурсия үткәргәннән соң, 9 нчы мәктәп базасында түгәрәк өстәл артында әңгәмә башланды.

    -Тормышыбызны бизәүче, аны бәйрәмгә әйләндерүче мәдәният хезмәткәрләре белән очрашуга без һәрчак шат, - дип башлады кунакларны сәламләү сүзен район башлыгы Рәфис Галиев. -Елдан-ел үсә, яшәрә, төзекләнә барган Азнакаебызны үз итеп, яшәргә, эшләргә килүчеләрне дә кул җәеп, бик рәхәтләнеп каршы алабыз, күңелләребез һәркемгә ачык.

    Аннары ул кыскача гына районның бүгенге көне, ирешкән уңышлары, алда хәл итәсе проблемаларга тукталды. Җирлегебездә мәдәниятне һәм спортны үстерү, аларга киң катламны тарту өчен барлык мөмкинлекләр тудырылуын әйтеп үтте.

    Мәдәният министрлыгыннан, республиканың төрле мәдәният-тарих үзәкләреннән, өстәмә белем бирү һәм квалификация күтәрү учреждениеләреннән фән кандидатлары, доцентлар, профессорлар, белгечләр, республика районнарының мәдәният идарәләре җитәкчеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында барган семинарның темалары актуаль һәм бер үк вакытта мавыктыргыч та иде. Әйтик, Казан Дәүләт консерваториясенең кафедра мөдире Н.Серегинаның "Хәзерге заман социаль-мәдәният өлкәсенең үсеш концепциясе һәм тенденцияләре", өстәмә һөнәри белем бирү институты (ИДПО) доценты Д.Свирскаяның "Мәдәният-ял өлкәсенә идарә итү проблемалары: икътисади һәм социаль нәтиҗә", республиканың традицион мәдәният үсеше үзәге директоры вазифаларын башкаручы Ф.Завгарованың "Мәдәни мирасны саклау проблемалары" темаларына чыгышлары зур кызыксыну гына уятып калмады, бәхәсләр, шактый фикер алышу да тудырды. Районыбызның мәдәният идарәсе җитәкчесе Салават Миңнехановның мәдәният учреждениеләре эшчәнлеге тәҗрибәсен яктырткан чыгышы слайдлар аша да күрсәтелеп, халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүдә заманча технологияне дә отышлы файдалану күпләрнең игътибарын җәлеп итте, шуңа да аңа сораулар да шактый булды.

    Ә бу вакытта район үзәк китапханәсендә китап укучыларның язучы-драматург Туфан Миңнуллин белән җанлы әңгәмәсе барды.

    Азнакайлыларны аның иҗаты да, Дәүләт Советы депутаты буларак сәяси карашы, милләт, дин мәсьәләләре һ.б. кызыксындырды. Үзенә генә хас иплелек, тирәнтен фикерләве белән, һәр сүзен өзеп әйтеп, ул аларның барсына да төпле җавапларын бирә торды. Аның милләтебез турында әйткәне хәтердә аеруча уелып калды: "Үзем исән чакта җир астына төшмәм, дигән сүзем бар иде. Хәтта метрода да йөргәнем юк. Бервакыт бик якын берәүне җирләгәндә тәхет алырга төшәргә күндерделәр. Шунда балчык астында тармакланып үскән агач тамырына тап булдык. Алай иттек, болай иттек, юк, гайрәтле үскән тамырны чабып та, йолкып та, һич кенә дә алырлык түгел. Татар халкын да мин менә шушы тамырга ошаттым: нинди олы каберләр генә казып күмәргә теләмәсеннәр, ул барыбер яши, тармаклана..."

    Кичен район-шәһәр Мәдәният йорты тальянчылар һәм скрипкачыларның милли моңы астында азнакайлылар һәм кунакларны үзенә җыйды. Республика матбугаты журналистлары белән очрашудан соң, үзенең 70 еллык юбилее уңаеннан Азнакайда театр атналыгын башлап, халык театры Туфан Миңнуллинның ике пәрдәлек "Дивана" драмасын куйды. Вакыт бик тар булып, артистларга сорауларын биреп өлгереп бетермәгән каләм ияләренә дә аларны сәхнәдә "ачып бетерергә" генә калды. Әле язын гына шушылай ук тулы зал җыйган спектакль, бу юлы да әледән-әле алкышларга күмелеп, бер тында каралды.

    Реклама

    Алда тагын да тантаналы, дулкынландыргыч минутлар көтә иде. ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, район башлыгы Рәфис Галиев, драматург Туфан Миңнуллин театр коллективын, гомумән, барча азнакайлыларны Азнакай халык театрының 70 еллык юбилее һәм шул уңайдан районда театр атналыгы башлану белән котлап чыгыш ясадылар. Юбилярларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Алар үзләре дә җавап сүзе белән чыгып, башкала кунакларына бары тик Азнакайда гына әнә шулай йомшак та, җылы да, зәвыклы итеп чигеп тә эшләнгән итекләр бүләк иттеләр.

    -Ошбу сәләтле сәхнә осталары алдында баш иям,-диде Туфан Миңнуллин. -Бары тик фидакарь, сәнгатькә чын күңелдән гашыйк кешеләр генә әнә шулай бирелеп уйный ала. Театрыгызны саклагыз, азнакайлылар.

    Әйе, башкала кунакларының Азнакай халык театрын республикада яхшылардан, татар сәнгатенең иң актив иҗат итүче коллективларыннан берсе дип санавы белән килешми мөмкин түгел. Аның 70 еллык бай тарихы үзе генә дә ни тора!

    Әүвәл драмтүгәрәк булып ул 1941 елның гыйнварында оеша. Сугыш елларында да эшчәнлеген туктатмый. 1951 елдан түгәрәк белән профессиональ артист Касыйм Еникеев (башта Г.Камал исемендәге академия театрында, аннан соң Әлмәт драмтеатрында уйный) җитәкчелек итә. Яшь режиссерның талантын Азнакай халкы тиз күреп ала, түгәрәкнең популярлыгы артканнан-арта. Кырыктан артык спектакль (алар арасында К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл"е, "Казан сөлгесе", М.Фәйзинең "Асыльяр", "Галиябану", Ш.Камалның "Хаҗи әфәнде өйләнә" һ.б) сәхнәләштерелеп, коллектив республика районнарына да гастрольгә чыга. Шушы дәвердә 120дән артык үзешчән артист әзерләнә. 1965 елда түгәрәк "Азнакай халык театры" исемен ала.

    1976-82 елларда театр ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миңнеханова кул астына тапшырыла. Бу чорда коллектив республика смотрларында актив катнашып, лауреат була, Бөтенроссия конкурсларында җиңү яулый. Автор үзе дә зур бәя биргән Н.Исәнбәтнең "Качкыннар" әсәре республика телевидениесеннән күрсәтелә, ТР радиосының алтын фондына кертелә, режиссерга "Оригиналь режиссура өчен" дипломы бирелә.

    1987-90 елларда Азнакай халык театрын яңа гына мәдәният институтын тәмамлап кайткан Зинфира Кашапова җитәкли. Эшләгән чорында татар драматургларының дистәдән артык әсәрен сәхнәләштерә.

    1990-95 елларда театр тарихында аның оста җитәкчесе генә түгел, сәләтле артисты да, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Маис Вәлиев үзенең җуелмас эзен калдыра һәм аерым урын алып тора.

    1995 елдан коллективның алыштыргысыз режиссеры һәм рәссамы-ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гата Ялалов. Шушы дәвердә куелган 15 спектакльне никадәр азнакайлы хозур кылган, сәхнә "тәмен" татып өлгергән! Коллектив яулаган уңышларны, лауреат дипломнарын санап чыккысыз.

    Юк, Азнакай халык театрының шушы 70 ел дәвердәге үзешчән артистларын исемләп кенә бетермәле түгел. Сәхнә "җене" кагылган, төп эшеннән соң репетициягә чапкан, сәнгать дөньясына фанатларча гашыйкларга ничек сокланмыйсың: ТРның атказанган мәдәният хезмәткәрләре ирле-хатынлы Шагали Усманов (чын артистларга еш хас күренеш: ул сәхнәдә вафат булды), Нәсимә Хәмидуллина, халык театрларының Бөтенроссия смотры лауреаты Сәрия Шакирова... Әлеге остазлар янәшәсендә сәләтле яшьләр үсеп килә...

    Азнакай халык театры "Дивана" спектаклен 13 ноябрьдә "Идел-йорт" халык театрлары фестивалендә башкала тамашачысына тәкъдим итәчәк. Сәхнә йолдызларыбызга иҗади уңышлар телик!

    Лиза Нур

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: