Азнакаево
  • Рус Тат
  • Түбән Якыйның иң өлкән, иң хөрмәтле кешесе Таһира Габделбарый кызын җитәкчеләр 95 яше белән тәбрикләде - ФОТО

    Таһира апа әле шушы яшендә дә хәрәкәттән туктамый, кояш белән бергә торып йорт эшләрен башкара, өй тутырып гөлләр үстерә.

    Сугыш чорында Бөгелмәдә укытучылар курсын тәмамлап, диплом алгач, башта Балтачта укыта, 1944 елда Түбән Якыйга кайта Таһира Габделбарый кызы. 25 ел авыл мәктәбендә балаларга белем бирә, лаеклы ялга чыкканчы Мәлбагыш мәктәбендә 10 ел эшли.

    Илгә Җиңү яулап кайткан Галимҗан Сабирҗанов белән гаилә корып, 50 елга якын матур тормыш итә алар. 4 бала үстерәләр. Галимҗан ага инде вафат. Таһира апа әле шушы яшендә дә хәрәкәттән туктамый, кояш белән бергә торып йорт эшләрен башкара, өй тутырып гөлләр үстерә. 9 онык, 19 оныкчыкның кадерле әбисе. Элеккеге укучыларының яраткан, хөрмәтле мөгаллимәсе.

     

    Лиза Нур фоторепортажы

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: