Татшуганда Шаҗәрә бәйрәме узды
Татшуган авылына 18 нәселне үз эченә алган шаҗәрә бүләк иттеләр.
«Бер нәселдән булган карындәшләрегез белән туганлык бәйләнешләрен күрер, аңлар дәрәҗәдә үз нәсел-нәсәбегезне белегез», – диелә Мөхәммәт пайгамбәр хадисендә. Татшуганлылар бу яктан бәхетле, биредә тулы авыл нәселен үз эченә алган шаҗәрә төзелде.
Аның тарихы еракларга барып тоташа. Авылга унсигезенче гасыр башларында Тәмәй исемле кеше нигез салган. 1930 нчы елларда Тәмәй бабайның 10 нчы буыны Әхмәдиша Әхтәмов беренче шаҗәрәне төзи. 1957 елда Әбелкәрам Хәйдәров аны кирилицага күчереп эшли. Камил Исрафилов исә яңартып, үзе җиткәләгән мәктәп музеена урнаштыра. 20 нче гасыр ахырларында авылда нәсел шаҗәрәсен өйрәнү традициягә әверелә. Биектау районыннан Әхмәдиша бабай йортына килеп булып килгән Гөлсинур Шамил кызы кайнатасы, Ленин орденлы агроном Сабир Әхмәдишин һәм күршеләре Хаҗи Салихов ярдәме белән яңа туган буыннарны да өстәп, шаҗәрәне тагын да яңарталар. Укытучылар Рузилә Шәйхулова һәм Рәмилә Рәкыйпова укучылар белән гаилә тарихларын өйрәнеп, район, республика, ил күләмендә шаҗәрә бәйгеләрендә катнашалар һәм җиңүләр яулыйлар. Әнә шулай уртак көч һәм тырышлык белән буыннар чылбыры озыная.
Татшуган мәчетенә имам булып билгеләнгәч, Равил хәзрәт Дәүләтов шаҗәрәне яңарту уе белән яна башлый. Аның гозере белән ТРның Атказанган сәнгать эшлеклесе, якташлары Халисә Исмәгыйлова бу катлаулы һәм җаваплы эшне үз өстенә ала.
Күренекле нәкышчы Нәҗип Нәккаш шаҗәрәне 18 нәселгә бүлеп, агач рәвешендә, аерым картиналар итеп эшли.
– Без бу тарихи вакыйгага гомер буе әзерләндек шикелле. Мин авылдан 1966 елда чыгып киттем, ләкин бер генә ел да аңа кайтмыйча, аның тәмле суларын эчмичә, урманыннан җиләкләрен җыймыйча калмадым, – ди Халисә ханым. – Авылыма ничек ярдәм итим икән дип гел уйлана идем. Бу эшне башкарып чыгуым белән әнкәемә бурычлы. Ул безне шулкадәр гадел, алынгансың икән, эшне ахырына кадәр җиткер, нокта куя бел дип үстерде. Бүген без эшебезгә нокта куябыз.
Нәҗип Нәккаш билгеләп үткәнчә, шаҗәрә туганлык җепләрен табарга, никах мәсьәләләрен дә хәл итәргә ярдәм итә, бик күп тарихи мәгълүматлар бирә.
– Моңарчы тулы бер авылны колачлаган шаҗәрә эшләгән булмады. Әлеге картиналарда нәсел агачы иң борынгы бабадан башлап бүгенге оныкларга кадәр хронологик тәртитә бара. Аларда ир-атларның гына исемнәре язылган. Бу башлангыч материал, һәркем күчереп алып, хатын-кызлар ягыннан да үзләренә билгеле булган нәсел дәвамчыларын өсти ала, – ди Нәҗип ага Нәккаш.
Картиналарны Казаннан ТР Рәссамнар берлеге ярдәмендә алып кайтып, мәчетнең түренә элеп куйганнар.
– Беренчеләрдән булып һәр авылның тарихын өйрәнеп, китап итеп чыгара башладык. Инде менә авылларның шаҗәрәләре өстендә эш башланды. Сәпәй авылындагы буе 6 метрдан артык олы шаҗәрә белән республикада беренче урынны алдык. Әмма авылның бөтен нәселен керткән шаҗәрә беренче булып Татшуганда барлыкка килде, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев тантаналы чараны ачып. – Сез бәхетле, аны язып калдырган тарихчыларыгыз, аларны барлаган апа-абыйларыгыз, игелекле, ярдәмчел авылдашларыгыз бар. Алар белән горурлана аласыз.
Ул район җитәкчеләре исеменнән Халисә ханымга, Нәҗип агага һәм бу эшкә хезмәтен керткән һәрбарчасына рәхмәтен җиткерде, истәлекле бүләкләр тапшырды.
– Авыл җанлы читтә яшәүче якташларыбыз белән бәхетле без. Бәйрәмнәрдә сагынып кайталар, авылны яңартуда, төзекләндерүдә өлешләрен кертәләр. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк диләр. Безнең үткәнебез дә, киләчәгебез дә бар. Бу хезмәт авылыбызның тарихы булып сакланчак олы бүләк. Халисә апа гомере буе авылын онытмады. Мең рәхмәт аңа бу изге эше өчен, – диде авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Мияссәрова.
Чара җылы сүзләргә, изге теләкләргә бай булды. Мәчет түрендә сакланучы нәсел шаҗәрәсе татшуганлыларны тагын да берләштерер, игелекле эш-гамәлләргә өндәр. Мәчет диварда кылган догалары әби-бабалары рухына да барып ирешер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев