Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татшуган авылында халык җыены узды

Бу көннәрдә шәһәребездә урам бәйрәмнәре гөрләсә, авылларда халык җыеннары уза.

Татшуган авылы Азнакай районында иң төзекләрдән санала. Менә 23 елдан артык җирлек белән Гөлсинә Мияссәрова җитәкчелек итә. Җыенда ул үзара салым акчасына башкарылган эшләргә хисап тотты. Авылда быел ике урамга таш түшәлгән, урам лампочкалары алыштырыла, өч чишмәне тәртипкә китергәннәр, ашыгыч ярдәм, янгын машиналарына табарга җайлы булсын өчен авыл башына урам күрсәткечләре куелачак. Һәйкәлләре дә төзекләндерүне сорый, ул эшне киләсе елда дәвам итмәкчеләр.

Җыенда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев катнашты. Ул республикабызда авылларны үстерүгә йөз тоткан программалар хакында сөйләде.

Бүген татшуганлылар өч скважинадан яңа торбалар буенча килгән саф чишмә суы эчәләр, монда хәзер суга кытлык юк. Әлеге эшнең үзәгендә кайнап йөргән район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнановка җыенда халык рәхмәтен әйтте. Әнә шулай республика, муниципаль программалар нигезендә авылларның йөзе үзгәрә, яшәү өчен уңайлыклар арта.

Җыенда  җирлек эшчәнлегендә актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Авыл үзешчәннәре концерт куйдылар. Соңыннан оста хуҗабикәләрнең тәм-томнары белән сыйланып, халык чәй эчте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев