Азнакаево
  • Рус Тат
  • Татшуган авыл җирлегендә яңа башлык сайланды

    Бүген Татшуган авыл җирлеге Советының утырышы узды.

    Анда узган сайлаулар нәтиҗәләре белән таныштырылды, җирлекнең яңа башлыгы һәм район Советына депутат сайланды.

    Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов 23 ел авыл җирлеге башлыгы постында тырыш хезмәт куйган Гөлсинә Мияссәровага хакимият исеменнән рәхмәтен белдерде. Яңа сайланган авыл җирлеге башлыгы Мансур Хәйретдиновка эшендә уңышлар теләде.

    Авылдашлары да Гөлсинә Зәкәрия кызына Татшуган халкы өчен кылган изге эш-гамәлләре өчен рәхмәтләрен әйттеләр.

    Район Советына депутат итеп Марсель Йосыпов сайланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: