«Татмедиа» газета-журналларын ваклап сату күләме 46 процентка арткан
2020 елның гыйнвар-апрель айларында компания тарафыннан 175 мең данә газета-журнал сатылган, шуларның 16,7 мең данәсе республика газета һәм журналлары.
2020 елның дүрт аенда «Татмедиа» АҖ газета-журналларын ваклап сату күләме 46 процентка арткан. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков шулай дип белдерде.
«Бездә газета-журналларны өйгә яздырып алу киң таралса да, без басмаларны ваклап сатуга да игътибар юнәлтергә булдык. Яшьләр актуаль яңалыклардан хәбәрдар булырга тели. Һәм аларның мондый мөмкинлеге бар. Бүгенге көндә „Татмедиа“ акционерлык җәмгыятенең газета-журналлары Казандагы киоскларның 90 процентында тәкъдим ителгән. Алар һәр кеше күрерлек итеп урнаштырылган. Теләгән һәркемнең үзен кызыксындырган басманы бик җиңел генә табу һәм сатып алу мөмкинлеге бар», — дип искәртте ул.
Дүрт ай эчендә «Татмедиа» АҖ ваклап саткан басмаларның гомуми тиражы 175 мең данәдән артык тәшкил итә. Шуларның 16,7 мең данәсе республика басмалары. Сату күләмен үстерүгә сәүдә нокталары санын һәм уңайлылыгын арттыру хисабына ирешелгән.
«Маяк» газетасы хәзер сатуга да чыкты. Азнакайлылар аны редакциябездән, “Кояш”, “Чтиво”, кече базардан, эчке эшләр бүлеге каршындагы азык-төлек кибетеннән сатып ала алалар.
Шулай ук почта бүлекләрендә, редакциядә һәм альтернатив пунктларда “Маяк” газетасына агымдагы елның 5 аена һәм 765,96 сумнан 2021 елның беренче яртыеллыгына алдан язылырга мөмкин.
Фото: Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев