Азнакаево
  • Рус Тат
  • Татарстанның төп нефть компаниясе карамагындагы карамай запасларын 847 миллион тонна дип бәяләнә

    Аны кем дип чамалыйсыз? Билгеле инде - «Татнефть» коллективы! Шулай да нефтьче-акционерларның еллык җыенында Президент Рөстәм Миңнеханов бу хакыйкатьне кабат ныгытып куюны кирәк тапты. - Бүгенге көндә Татарстан Россиянең иң алга киткән төбәкләреннән санала. Республиканы шулай чәчәк аттыручы булып беренче номерлы компания - «Татнефть» тора, - диде ул үзенең кыска...

    Аны кем дип чамалыйсыз? Билгеле инде - «Татнефть» коллективы! Шулай да нефтьче-акционерларның еллык җыенында Президент Рөстәм Миңнеханов бу хакыйкатьне кабат ныгытып куюны кирәк тапты.


    - Бүгенге көндә Татарстан Россиянең иң алга киткән төбәкләреннән санала. Республиканы шулай чәчәк аттыручы булып беренче номерлы компания - «Татнефть» тора, - диде ул үзенең кыска йомгаклау сүзендә, компания эшчәнлегенә биниһая югары бәя биреп.


    Бәянең сәбәбе. Ул, һичшиксез, акчага бәйле. Хәер, Президент моны үзе дә яшереп тормады. Аның тануынча, төбәкләр өчен мөһим салым - өстәмә кыйммәт салымының өчтән берен нәкъ менә нефтьчеләр бирә. Аны аеруча мөһим дияргә дә мөмкин, чөнки ул тулае белән республикада утырып калучы түләүләрнең берсе. Ләкин шунысы да хак, безнең өлешкә тигән 19-20 миллиард сумны, былтыр «Татнефть» Россия казнасына озаткан 323 миллиард сум белән чагыштырып карагач, йөрәкне хәнҗәр очы белән телеп үткәндәй була. Өстәвенә, Россиядә табигый байлыклар табуга салым (НДПИ) һәм инфляция елдан-ел күтәрелә бару компаниядә җитештерелгән про-дукцияләрнең үз-кыйммәтен үстерүгә китереп, «Татнефть»нең үз исәбенә керүче акча күләмен киметә төшә.

    Шуңа да карамастан, былтыр нефтьчеләр, нефть эшкәртүчеләр һәм шинчыларның тырыш хезмәте компаниягә 64 миллиард сумга якын чиста табыш алырга мөмкинлек биргән. Акционерлык коллективлары турындагы закон әлеге сумманың 30 процентын дивиденд рәвешендә акционерларга түләүне күздә тота. «Татнефть»нең республика Президенты җитәкчелегендәге директорлар советы (быел аның рәисе итеп кабат Рөстәм Миңнеханов сайланды), аны 2013 ел өчен алдагы елдагыдан беразга гына киметеп, бер сумлык акциягә 823 сум исәбеннән бүләргә булган. Сүз уңаеннан, республикадагы бер генә предприятиенең дә үз акционерларын андый «уңыш» белән куандыра алганы юк әле.


    Бәянең нигезе. Федераль салым изүе астында яшәп тә, бүген республикага 24 эре җәмгыяви проект алып барырга юл ачкан нефтьчеләргә үз эшләренә нинди акыл һәм куәт салырга кирәклеге «Татнефть»нең генераль директоры Наил Мәганов чыгышыннан ачык аңлашыла. Аның сүзләренә нигезләнеп, берничәсен без дә шәрехләп китик. Әйтик, «Миллер энд Ленц» консалтинг фирмасы Татарстанның төп нефть компаниясе карамагындагы карамай запасларын 847 миллион тонна дип бәяли.

    Президент исә быелгы җыенда нефтьчеләрне, гыйльми һәм гамәли эзләнү эшләрен көчәйтеп, алдагы егерме елда запасларны тагын да арттырырга чакырды. Аныңча, фәкать шулай гына компания чимал чыгару күләмен бүгенге дәрәҗәдә утыз еллап саклый алачак. Былтыр алар, башка төбәкләрдә табылганын да кушып исәпләгәндә, 26 миллион ярым тонна тирәсенә якынлашканнар.

    Соңгы елларда «Татнефть» бораулаучылары, Татарстан чикләрен чыгып, Самара, Оренбург, Ульян өлкәләрендә, Ненец автономияле округында һәм Калмыкия республикасы җирләрен каезлап, углеводород чималы эзләп таптылар. «Ямашнефть» идарәсе башлыгы Виктор Смыков җыенда катнашучылар алдында ят җирләрдә эшләүнең кыен якларын ачып, уфтанса да, биредә һәм эшчеләр, һәм җитәкчеләр җирнең җилеген җитмеш ел суырганнан соң да Россия нефть компанияләренең беренче бишлегендә калырга омтылган «Татнефть» өчен башка юл юклыгын аңлый.

    Ул гына да түгел, Наил Мәганов, Якын Көнчыгышта дөньялар иминләнүгә, Ливиядә генә түгел, Сириядә дә вакытлыча томалап куелган карамай коеларының «чыгырын» эшкә җигәселәренә ышана. Әлегә исә төп көч-куәт һәм акча, өр-яңа технологияләр кулланып, үзебезнең җир астында яшеренеп калган байлыкны тамчылап җыюга һәм Әшәлче төбәгендәге битумлы катламнарны эшкәртүгә сарыф ителә. Былтыр нефть эшен көйле алып бару өчен 37 миллиард сумнан артык акча тотылган.


    Бәягә өмет. Анысы нефтьчеләрне нефть чыгарырга өйрәтәсе юк. Ә менә нефть химиясенә, Президент таныганча, хакимият аларны үгетләбрәк алып керде. Хәзер, бәлкем, быелгы җыенда күп рәхмәтләр ишеткән Шәфәгать Тәхаутдинов та моның өчен эченнән канәгатьлек кичерә торгандыр. Ул генераль директор булган чорда Түбән Камада корылган «ТАНЕКО»ның офыктан, «Татнефть»кә генә түгел, Татарстанга да беренче нурлары сибелә башлады.

    Технологик мөмкинлекләре буенча Россиядә тиңе юк дип саналган нефть эшкәртү предприятиесе үз эшчәнлегенең беренче елында ук, 7 миллион тонна урынына 7,6 миллион тонна чимал эшкәртеп һәм аны турыдан куылган бензин, мазут һәм башка продуктларга аеруны 74 процент тирәнлеккә җиткереп, хакимиятнең өметен тулысынча аклаган. Леонид Алехин җитәкчелегендәге бу коллектив сентябрь аенда база майлары «туглау» корылмасын хәрәкәткә китермәкче. Былтыр «Татнефть»тән 42 миллиард сум инвестиция алган танеколыларга Президент: «Мазуттан котылырга! (ягъни аны үтә күренмәле продуктларга әйләндерергә)», - дип,агымдагы елга йөкнең «җиңелрәген» салды. Аның каравы, Түбән Каманың шинчыларына бурычның саллы һәм катлаулысы йөкләтелде.


    - Россиядәге шин базарының яртысын яулап алырга кирәк. Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе моның өчен киртә була алмый, - диде Рөстәм Миңнеханов, яңа генераль директорның төп игътибарны кайсы якка юнәлтергә тиешлеген ассызыклап. Аянычка, Түбән Кама шин комплексы хәзергә әлеге үрнең яртысын гына узган килеш.


    Менә шулай югарыдан төшкән һәр мактауга, хак бәядән тыш, тырышлыкны тагын да арттыра төшүгә этәреш тә салына.


    Илсөяр Хәйруллина

    Фото сайта www.tatneft.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: