Азнакаево
  • Рус Тат
  • Татарстанның Атказанган табибы Рөстәм Дәүләтшин: "Азнакай барыбер үзенә тарта"

    Ул безгә бер дә чит кеше түгел. Безгә диюем, чөнки аның әтисе - Дәүләтшин Ибраһим Солтан улы 1965-1973 елларда "Маяк" газетасына мөхәррирлек итә. Әтисе янына редакциягә еш кереп йөргән Рөстәмгә "макет", "ленотип", "шпон" сүзләре мәктәптә укыганда ук таныш булып, әнә шулай кечкенәдән газета эшен белеп-күреп үсә ул. Иҗтиһат шундый нәрсә,...

    Ул безгә бер дә чит кеше түгел. Безгә диюем, чөнки аның әтисе - Дәүләтшин Ибраһим Солтан улы 1965-1973 елларда "Маяк" газетасына мөхәррирлек итә. Әтисе янына редакциягә еш кереп йөргән Рөстәмгә "макет", "ленотип", "шпон" сүзләре мәктәптә укыганда ук таныш булып, әнә шулай кечкенәдән газета эшен белеп-күреп үсә ул. Иҗтиһат шундый нәрсә, кем әйтмешли, бер каныңа сеңдеме - гомерең буе арынырмын димә.

    Мәктәпне тәмамлагач, Рөстәм Дәүләтшин ул чакларда әле гөрләп торган "Сельхозтехника" берләшмәсендә өч ел тимергә җан өрә: терминына туры китеребрәк әйтсәк, шлифлау-хонинговальләүче булып эшли. Станок артында да иҗат үзенекен итә, оста кулларда трактор өчен гильзалар көннән-көн шомарак, төгәлрәк килеп чыга, егет дүртенче разрядлы һөнәр иясенә әверелә.


    Әтисе вафатыннан соң Рөстәм тормыш-яшәеш турында ныгытып уйлана башлый һәм әнисе фатихасы белән Казан медицина институтына укырга керә. Сырхауханәдә шәфкать туташы булып эшләгән әнисенә бернинди авырлык тудырмаска тырышып, беренче курстан ук эшли башлый. Әлеге дә баягы канга сеңгән "гәҗит исе" аны "Чаян" журналына алып килә. Бертуган апасы Ләләнең пединститут сабакташы Ризван Хәмидуллинның ярдәме тия. Редакция кушуы буенча башкаланың бер предприятиесеннән икенчесенә чабып "Чаян" угы төртерлек проблемалы, журнал битләрендә элеп алып селкеп салырлык җанлы материаллар эзли. Һәм таба да.


    Әлбәттә, барлы-юклы гонорарга гына яшәп булмый, өченче курста кожвендиспансерга медбрат булып урнаша, җае чыкканда вагон бушатырга да йөри. Шулай итеп, студент еллары сизелми дә үтеп китә. Рөстәм Дәүләтшинны юллама белән Алексеевский районына җибәрәләр. Анда өч ел табиб-нарколог булып эшли.


    Азнакай барыбер үзенә тарта. Ул баш табиб камытын кигәндә санаторий әле нефтьчеләрнеке була. Район газетасы мөхәррире булган әтисе Ибраһимны, Бөек Ватан сугышы ветераны, шәфкать туташы әнисе Наҗияне тирән хөрмәт иткән азнакайлылар аны бик яратып, үз итеп кабул итәләр. Коллектив соцйөкләмәләрне арттырып үтәп, республика ярышларында җиңүләр яулый.


    - Республика күчмә Кызыл Байрагы күп еллар бездән "күчмәде", урынында хәтта обой да уңмыйча, үз төсен саклап калган иде, - дип искә ала ул чорларны Рөстәм Дәүләтшинның беренче көннән үк уң кулына, ныклы таянычына әверелгән өлкән шәфкать туташы, РСФСР Сәламәтлек саклау отличнигы Гөлфирә Фатыйхова. - Союзкүләм бәйгеләрдә җиңү яуладык, республика семинарларын еш кына бездә үткәрделәр.


    Замана үзгәрә барган саен шифаханә дә үгәрешләр кичерә. Тәҗрибә үзәгенә әйләнгән бу сихәтлек йортын "ирекле йөзү"гә чыгаралар. Шулай итеп, инде дистә елдан артык ул үз көнен үзе күрә.


    - Әлбәттә, элеккечә үк иң яхшы элемтә шушы төбәк нефтьчеләре белән. - ди Татарстанның Атказанган табибы Р.Дәүләтшин. (Автордан: «История медицины в лицах» китабында аңа аерым урын бирелгән) - Азнакай кемнәрне генә үзенә тартмый: төбәгебездә кунак булырга яраткан кунаклар аның саф һавасын, шифалы үлән, ләмнәрен үз итә. Экс-президентыбыз Минтимер Шәймиевтән уңай бәя ишетү дә коллектив өчен мәртәбә булган иде...

    Рөстәм Дәүләтшиннан шифалы чәй тәм-томы сере:


    1 кило балга 50 грамм коры имбирь һәм 50 грамм кунжут орлыгы салып

    бик яхшылап болгатасың. Чәй эчкәндә менә дигән ризык.

    Иммунитетны ныгыта, авыруларга дәва һәм, әлбәттә, кәефне яхшырта!


    Аның "империясе" дөньяның бик күп илләр чагылышы: Мисыр да бар монда, борынгы Рим да, әлбәттә, татар халкының зәвыклы мәдәни мирасы да үз урынын алган. Рөстәм Ибраһим улының әлеге дә баягы шул иҗади сәләте янә күзгә ташланды: дивардагы картина булсынмы ул, өстәлдәге сувенир яки вазамы, идәндәге келәм - һәммәсе табигый материалдан һәм кулдан эшләнгән. Ул аларның барсын да үз зәвыгыннан чыгып, кайда барса, шуннан бөртекләп җыйган.

    Төрле илләрнең төрле дәвердә чыгарылган акча, марка коллекцияләре, табигатьнең гаҗәеп илаһилыгын ачкан сирәк очрый торган бөҗәкләр, минераллар җыелмасы, диңгез "бизәкләре"... Гадәттә үрмәкүч ояларга яраткан шыксыз почмаклар да биредә чәчәкләргә күмелеп, нур чәчеп утыра. Коллектив хезмәткәрләрен чит илгә сәяхәткә җибәрү, аларны затлы бүләкләр белән куандыруны да биредә гадәти күренешкә әйләндергәннәр.


    Сәламәт яшәү яклы булган табибның авыруларны сихәт, ханымнарны гүзәллек алиһәсе, сыгылмалы гәүдәле, ир-егетләрне тормышны агулаучы начар гадәтләрсез итеп күрәсе килә һәм шуңа ирешүне төп максаты итеп куйган да.


    - Хәзерге замана үзеннән бер адымга алдарак атлаганны ярата, - ди әңгәмәдәшем. - Бездә булган һәркем аның нәтиҗәсен тоярга тиеш. Ә моның өчен хезмәтең югары дәрәҗәдә, сыйфатлы булу зарур. Җиһазларга акча жәлләмибез.


    Әңгәмәдәшемне торган саен ныграк ача бардым. Аны парапсихология, экстрасенсорика, уфология, йога, халык медицинасы, тормышыбызның, рухи дөньяның тагын әллә никадәр өлкәләре кызыксындыра булып чыкты. Сер итеп кенә әйтим, мине, какшамас скептикны да гаҗәпкә калдырды ул: куллары биоэнергетикасы аша үзем белеп торсам да, җан тартышып танырга теләмәгән чирләрне әйтте дә салды.

    Сукыр эчәк белән «хан заманда» ук хушлашканны, акыл тешенең дә әллә ни озак куандырмаганын каян белә ул?! Уфология әле дә баш ваткан төнге һавадагы сәер шарлар да үз иткән Рөстәм Дәүләтшинны. Ул төшергән фотоларга карагач бу серле дөньяга янә исең китеп куя. Аларга да, күрәсең, фәлсәфи карашлы, үзфикерле, зәвыклы кешеләр кызыклы...


    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: