Азнакаево
  • Рус Тат
  • Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миннеханова яшь калуның серен яхшы белә

    Иҗат казанында кайнаучыларның күңеле һәрчак яшь була. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миннеханованың да еллар санап утырырга вакыты юк, ул әле дә сәхнәдә, гел хәрәкәттә. Яшь булуның серен, мөгаен, аннан да яхшырак белүче юктыр! - Зөлхия ханым, иҗат чишмәгезнең башы кай тарафларга барып тоташа? Олы елгага кушылганчы, нинди юллар...

    Иҗат казанында кайнаучыларның күңеле һәрчак яшь була. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миннеханованың да еллар санап утырырга вакыты юк, ул әле дә сәхнәдә, гел хәрәкәттә. Яшь булуның серен, мөгаен, аннан да яхшырак белүче юктыр!

    - Зөлхия ханым, иҗат чишмәгезнең башы кай тарафларга барып тоташа? Олы елгага кушылганчы, нинди юллар узарга туры килде?

    - Мин - Мөслим районы Вәрәшбаш авылы кызы. Әтием Гыймазетдин гомере буе колхозның иң алдынгы шоферы, әнием Галия укытучы булып эшләде. Алар икесе дә гармунда уйный, авыл сәхнәсендә спектакльләр куеп, бик күңелле итеп яшәделәр. Әткәй бик оста биюче иде. Тугызынчы сыйныфта укыганда татар теле укытучыбыз Тихния Гайфуллина Хәй Вахитның "Беренче мәхәббәт" спектаклен сәхнәләштерде. Мин анда төп рольне - Рәхиләне уйнадым. Бу спектакль белән шактый сәхнә тоттык, үзебезне чын артистлар итеп тойдык. Урта мәктәпне тәмамлагач, документларымны һич икеләнмичә Ленинград дәүләт мәдәният институтының Казан филиалына - театр режиссерлары бүлегенә илтеп тапшырдым. Әткәй каршы иде. Баксаң, ул керә алмам дип курыккан икән. Беренче диломлы белгеч булып үзебезнең Мөслим халык театрына эшкә кайттым. Район җитәкчелеге күтәреп алды, хәтта беренче спектакльләремдә райком инструкторлары да уйнады.

    - Гадәттә ирләр хатын-кызның аш-су тирәсендә кайнашуын хуп күрә. Рәис абый Сезнең сәхнәгә гыйшкыгызны ничек күтәрде?

    - Ул үзе дә иҗатчылар нәселеннән, бик оста гармунда уйный. Кияүгә чыккач, мин мәдәният өлкәсеннән китәргә дә уйлаган идем. Шулчагында Рәис: "Зөлхия, син - сәхнә өчен яратылган!" - диде. Гомер буе ныклы терәгем, таянычым, киңәшчем булды.

    - Инде Азнакай елъязмасына тукталып үтсәк иде...

    - Азнакайга 1976 елны килен булып төштем. Касыйм ага Еникеевны алыштырып, Азнакай халык театры режиссеры булып эшли башладым. Коллектив бик көчле, абруйлы иде. Касыйм абыйдан калган дәрәҗәгә тап төшермәскә тырыштым. Унбиш көн эчендә "Шәмсекамәр" спектаклен сәхнәләштердек. Аның белән республика конкурсында беренче урынны алдык, Ульяновскийда узган Бөтенроссия халык театрлары смотрында лауреат булдык.

    - "Ялкын" агитбригадасы да Сезнең тырышлык җимеше бит!

    - Агитбригадабыз республикада беренче булып халык агитколлективы исеме алды. Ташкент, Санкт-Петербург, Курган калаларында чыгыш ясадык, берничә тапкыр Бөтенсоюз халык иҗаты фестивальләре медальләренә, ТР Мәдәният министрлыгының лауреат дипломына лаек булдык.

    - Җитәкчелек эше иҗатка комачауламадымы?

    - Мәдәният һәм техника сараенда бүлек мөдире, шәһәр мәдәният бүлеге мөдире, район мәдәният бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшләдем, шәһәр-район Мәдәният йортын 14 ел җитәкләдем, 2002 елда "Республиканың иң яхшы шәһәр Мәдәният йорты директоры" исеменә лаек булып, гран-при алдым. Әлбәттә, хуҗалык эшләре егәрне нык ала. Шулай да сценарийлар язарга, концертлар алып барырга җай табарга тырыштым. Иҗаттан бөтенләй читләшеп бетмәс өчен "Тылсым" студиясе ачтым. Биредә шөгыльләнүче балалар белән алты ел рәттән "Дулкын" республика конкурсында катнашып, 1-2 нче урыннарны алып киләбез. "Созвездие-Йолдызлык" республика фестивалендә дә икенче урыннан төшкән юк. Узган ел Яр Чаллыда балалар спектакльләре бәйгесендә беренче урынга лаек булдык. Рус мәктәбендә белем алучы балаларга саф татарча сәнгатьле сөйләргә өйрәтү - җиңелләрдән димәс идем. Әмма илһам ул - үзе бер ләззәт, тәм бирә, барлык аруларны-борчуларны оныттыра.

    - Балалар дигәннән, заманында сезнең гаилә ансамбле дә шактый танылып өлгергән иде бит...

    - Андый хәлләр дә булды. Әтиләре - гармунда, малайлар флейтада, курайда, кубызда уйный, мин җырлыйм. Күңелле чаклар! Бу - балаларга шөгыль булсын, буш вакытларын заяга уздырмасыннар дип оештырылды.

    - Салаватның татар эстрадасы йолдызы икәнен беләбез, ә менә калган икесе бүгенге көндә нәрсә белән мәшгуль?

    - Алар Казанда, икесе дә гаиләле. Эдуард - юллар предприятиесендә мастер, Азамат лизинг компаниясендә эшли. Музыка мәктәбен тәмамласалар да, кулларына гармунны бик сирәк алалар. Менә Салаватыбыз да гаилә корырга йөри. Киленебез чыгышы белән үзебезнең Азнакайныкы, бергә җырлыйлар.

    - Зөлхия ханым, үз йортыгыз белән торасыз. Бакча, кош-корт өстенә "Җанашым" ансамбленә йөрергә дә, сценарийлар язарга да, төрле зур чараларны алып барырга да вакыт каян табасыз? Болар өстенә бит әле Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай бүлеге җитәкчесе дә! Быел "Балкыш" ветераннар республика фестивалендә "Нәфис сүз" номинациясендә лауреат та булдыгыз...

    - Мин җирне бик яратам, без бит - авыл баласы! Көннәр буе өйгә керми бакчада казына алам. Ә иҗатсыз яши алмыйм. Аллага шөкер, чакырып торалар, мөрәҗәгать итәләр, тәҗрибәм белән уртаклаша алуыма шатмын.

    - Сезнең бәхетегез йөзегездән бөркелә. Ирдән уңгансыз, балаларыгызның тормышы түгәрәк, матур. Шулай да чынга ашмаган берәр хыялыгыз бармы?

    -Куелмаган спектакльләрем төшкә кереп җәфалый. "Миркәй белән Айсылу", "Таһир-Зөһрә"ләрне куясым килгән иде. Ә калган яклап, чыннан да, бәхетле хатын мин! Гомер буе яраткан эшем белән шөгыльләндем.

    - Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Сезгә иҗат утында янып, якыннарыгызны тагын да яңа уңышларыгыз белән сөендереп яшәргә язсын!

    Әңгәмәдәш Резеда Шәрипова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: