Татарстанда республиканың 100 легендар бренды өчен тавыш бирү бара
Республика халкы ноябрь-декабрь айларында проект өчен брендлар тәкъдим иткән булса, аларга тавыш бирү исә 21 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Бүген, ягъни 21 гыйнварда, «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» проектында тавыш бирү башланды. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, проектның максаты – төбәкнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген үзара бәйләү.
100 брендны тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ачыклаячаклар. Проект аларның ничек төзелүе һәм үсеш кичерүе хакында сөйләячәк.
Ноябрь-декабрь айларында татарстанлылар проект өчен брендлар тәкъдим итте, тавыш бирү 21 февральгә кадәр дәвам итәчәк. 57 җиңүчене сайлап алып, аларны 16 тармак буенча билгеләячәкләр.
Калган 43ен һәр районда сайлаячаклар – анда тавыш бирү 1-31 мартта узачак. Әлеге этапта катнашу өчен гаризалар 23 февральгә кадәр кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев