Азнакаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда “Лизинг-грант” программасы буенча бәйгегә документлар кабул итү дәвам итә

    Татарстан Республикасында ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан уздырылучы "Лизинг-грант" программасы буенча бәйгегә документлар кабул итү дәвам итә. Сайлап алу тәртибе турында ТР Икътисад министрлыгы рәсми сайтының "Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү", "Эшмәкәрлекне яклау программалары", "Лизинг-грант" программасы" бүлегеннән укырга була. Әлеге программа буенча чыгымнарның 30 проценты авыл эшмәкәрләре, гаилә хуҗалыклары үсешенә тотыла....

    Татарстан Республикасында ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан уздырылучы "Лизинг-грант" программасы буенча бәйгегә документлар кабул итү дәвам итә.

    Сайлап алу тәртибе турында ТР Икътисад министрлыгы рәсми сайтының "Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү", "Эшмәкәрлекне яклау программалары", "Лизинг-грант" программасы" бүлегеннән укырга була.

    Әлеге программа буенча чыгымнарның 30 проценты авыл эшмәкәрләре, гаилә хуҗалыклары үсешенә тотыла. Үзебездә һәм чит илдә җитештерелгән техника һәм җиһазлар 1-5 елга лизингка бирелә. Түләүләр лизинг килешүе буенча субсидияләнә. Мондый субсидияләр түбәндәге эшмәкәрлек субъектларына бирелә:

    • конкурска гариза биреп, теркәлүгә 1 елдан азрак вакыт узса - лизинг килешүенең 45 проценты күләмендә, әмма 1 млн. сумнан артык түгел;
    • конкурска гариза биреп, теркәлүгә 1 елдан күбрәк вакыт узса, лизинг килешүе суммасының 30 проценты күләмендә, әмма 3 млн. сумнан күп түгел.

    Программада хезмәткәрләр саны 250 дән артмаган крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы кооперативлары катнаша ала.

    Белешмәләр өчен ТР Икътисад министрлыгының эшмәкәрлекне яклау Департаментының финанс-хокук консультациясе бүлегенә 8(843) 524-90-90 телефоны, яки Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: