Азнакаево
  • Рус Тат
  • Татарстан язучылары белән очрашуда Азнакай китабы тәкъдир ителде

    Узган атнада районыбыз аеруча бер рухи күтәренкелектә, иҗади бәйрәм мохитендә яшәде. Шулай булмыйча соң: Азнакайга берьюлы берничә дистә язучылардан торган десант төште! Татарстанның олпат әдипләре белән әлеге эчкерсез күрешүне төбәгебез халкы бик көтеп алды. Район-шәһәр мәдәният йортында, үзәк китапханәдә, авылларда алар белән үткән очрашуларда бу ачык сизелде. Бу күрешүнең янә...

    Узган атнада районыбыз аеруча бер рухи күтәренкелектә, иҗади бәйрәм мохитендә яшәде. Шулай булмыйча соң: Азнакайга берьюлы берничә дистә язучылардан торган десант төште! Татарстанның олпат әдипләре белән әлеге эчкерсез күрешүне төбәгебез халкы бик көтеп алды. Район-шәһәр мәдәният йортында, үзәк китапханәдә, авылларда алар белән үткән очрашуларда бу ачык сизелде. Бу күрешүнең янә бер истәлекле дәвамы булып узган пәнҗешәмбедә Балалар иҗат үзәгендә Азнакай китабын тәкъдир итү һәм әдәбият, мәдәният, сәнгать өлкәсендә иҗади уңышлар яулаган райондашларыбызны мәхшүр язучыбыз Мәмүт Хәсәнов премиясе белән бүләкләү тантанасы үтте.

    Кичәне алып барган 2 нче урта мәктәпнең татар теле укытучылары Фәридә Шәйхелисламова һәм Ландыш Гайсина иң әүвәл сәхнәгә зур хөрмәт белән башкала кунакларын - Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан җитәкчелегендәге делегацияне чакырды. Иҗат әһелләренең һәркайсын тамашачы көчле алкышларга күмде. Кичәдә сүз алган кунакларыбыз милләтебезне яшәтү, яшьнәтү, телебез, гореф-гадәтләрне саклап калу, үстерү мәсьәләләрен яктыртты. Азнакайның зур горурлыгы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакировның телебез, мәдәниятебезнең киләчәге турында ихластан яңгыраган җан авазын зал тын да алмый, аеруча дулкынлану белән тыңлады.

    Азнакаебызның данлы үткәне, соклангыч тарихы бар. Район белән җитәкчелек итүгә алынган Марсель Шәйдуллинның Азнакайга шәһәр статусы бирелүгә 25 ел тулу уңаеннан бу тарихны китап итеп туплау идеясы да фикердәшләре тарафыннан шунда ук хуплап алына. Басманы әзерләүгә җаваплы Азнакай муниципаль район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин оештыруында кичекмәстән иҗади эшчәнлеккә дә керешелде.

    - Районыбызда тарихны барлау, аның әлегәчә ачылып бетмәгән кыйммәтләрен эзләү буенча максатчан һәм нәтиҗәле эш алып барыла. Шушы эзләнүләр вакытында тупланган чыганаклар төбәгебез тарихының бик еракларга барып тоташуын күрсәтте, - дип башлады сүзен кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов. - Азнакай китабында алар фәнни нигезләмәләр белән ачык бәян ителә. Соңгы елларда авылларыбыз тарихын барлау буенча да шактый эшләр башкарыла. Олпат тарихчыбыз Роберт Зариповның Азнакай-Тымытык төбәге, Урсай, Мөслим авыллары турында китаплары, танылган журналист Дамир Асыловның азнакайлыларны республикакүләм таныткан язмалары аларның якты истәлекләре булып калды, киләчәк буынга кыйммәтле елъязмалар булып тора.

    Ул авылларыбыз тарихы тупланган җыентыкларны санап, аларның авторларына барча азнакайлылар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

    Шәһәребездәге төбәкне өйрәнү музеенда, авыл мәктәпләрендә эшләп килүче шундый тарихи учакларда гаять күп чаралар үткәрелә, эзләнүләр алып барыла. Җирлегебез тарихы күренекле галимнәрне дә үзенә җәлеп итә. Галим- археолог Альберт Борһановның фәнни хезмәтләре дә китапта тирәнтен яктыртылган. Ризатдин Фәхертдиннең, Зәки Һадинең, Зәкижан Шаһгәрәевнең Азнакай белән тыгыз бәйләнеше, гаҗәеп нәсел шәҗәрәсенә ия Нугайбәковлар турында язмаларга зур урын бирелгән. Районыбыз янә бер күренекле исемгә баеды: олуг гыйлем иясе Таҗетдин Ялчыголның туган җире Чалпы булуы ачыкланды. Китапны төзүче, тарихчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Гарипов үзенең чыгышында әнә шул тарихи эзләнүләр нәтиҗәсендә туган язмалар, гомумән, басманы әзерләү эшчәнлеге, авторлар хакында сөйләде, кайбер легендар геройларга тукталып үтте. Сүз дә юк, аның җитәкчелегендәге редколлегия составының, басманың баш мөхәррире олпат шагыйребез, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илдус Гыйләҗевнең, җаваплы мөхәррире - районның "аяклы энциклопедиясе", Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ниһат Мозаффаровның гаять тырышлыгы салынган басмага.

    • Бу җыентыкны бөтен район белән төзедек дисәк, урынлырак булыр, - диде чыгышын йомгаклап Марсель Гарипов. - Районыбызның оешма-предприятиеләр, учреждениеләре яктыртылган бүлекләргә мәгълүматлар, фотосурәтләр туплауда азнакайлыларның үзләренең дә зур өлеше керде. Азнакай китабы - ул барыбызның да уртак иҗат җимеше.

    Районыбызның төп горурлыгы - аның тырыш, гадәттән тыш эшчән, бар яклап талантлы халкы. Китапта иң төп урын да районыбызның үсешенә, яңарышына үз өлешен керткән фидакарьләр, ялкынлы иҗаты белән азнакайның данын еракларга таныткан, аның зур горурлыгы булган күренекле шәхесләр турында язмаларга бирелгән.Әлбәттә, аның башыннан ахырына кадәр районыбыз үткән данлыклы юл, тарихи вакыйгалар чагылыш тапкан. Кара алтынга бай төбәк буларак нефтьчеләр, сәнәгать предприятиеләре тормышы, республиканың данлыклы авыл хуҗалыгы районы буларак игенчеләребез, терлекчеләр ирешкән уңышлар, хезмәт күрсәтүдә, мәгариф, сәламәтлек саклау, икътисад, социаль өлкәләрендә барган үзгәрешләр, иҗатта яуланган үрләр, башка төбәкләр белән узара хезмәттәшлек, дуслык-туганлык элемтәләре, авылларыбызның үткәне, бүгенгесе - һәммәсе аерым бүлекләрдә бай мәгълүматлар белән яктыртылган.

    Менә шушы гаять дәрәҗәдә күләмле, җаваплы эшне - Азнакай китабын нәшер итүне иҗади югарылыкта башкарып чыккан авторлар составы хезмәтен олпат язучыларыбыз да олы бәяләде. Гомумән, әлеге иҗат төркеменә рәхмәт сүзләре шактый яңгырады кичәдә. Каләм осталарына район җитәкчелегенең истәлек бүләкләре тапшырылды.

    Олуг язучыбыз Мәхмүт Хәсәнов эзләрен дә саклый Азнакаебыз. 1959 елда, Татарстанның нефть үзәкләренең берсе булган Азнакай эшчеләр бистәсенә күчеп килеп, биредә ике дистә елдан артык яши язучы. БаштаМәдәният сараенда үзешчән сәнгать коллективын җитәкли, 1967елдан 1980 елга кадәр "Маяк" район газетасы редакциясендә сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. Азнакай төбәгендәге эшчеләр, нефтьчеләр, игенчеләр белән якыннан аралашып яшәү аның язучы буларак формалашуына уңай йогынтысын ясый, иҗатын яңа темалар һәм сыйфатлар белән баета. Азнакайда чакта ул күренекле әсәрләрен - "Саф җилләр", "Юллар, юллар...", "Кама таңнары", "Инженерлар", "Саумы, кояш" һәм башка бик күп роман, повесть, хикәяләрен иҗат итә.

    Язучы хөрмәтенә районда 1997 елда Мәхмүт Хәсәнов премияс е булдырылды. Шушы дәвер эчендә ул 18 иҗат әһеленә, 3 балалар вокаль ансамбленә, 2 тапкыр Азнакай халык театрына бирелде. Быел әлеге премиягә 6 лауреат - шигърияттә Нәсимә Фазлыева, Галия Сәетшина, журналистикада Лиза Нурлыева, сәнгать өлкәсендә Резеда Гыйләҗева, "Җанашым" иҗат коллективы, иҗтимагый һәм агарту эшчәнлеге номинациясендә Азнакай 2нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укутучылары методик берләшмәсе лаек булды. Татарстан язучылары белән бу очрашуда аларны тапшыру тантанасы да булды. Районыбыз кунагы - Мәхмүт Хәсәновның тормыш иптәше Мәрьям ханым язучының истәлеген кадерләп саклаган Азнакай халкына ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

    Әдәбият сөюче азнакайлылар әнә шундый гаҗәеп матур янә бер кичәне тамаша кылды. Хуш, шундый истәлекле очрашулар, ихлас сөйләшүләр алга таба да булып торсын! Күрешеп яшәү насыйп итсен!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: