Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Азнакай муниципаль район Советы утырышында катнашты
Азнакай муниципаль район Советы утырышы районның узган елгы социаль-икътисади үсеш йомгакларына һәм быелгы бурычларга багышланды.
Еллык эшчәнлеккә хисап тотып, Совет рәисе, район башлыгы Марсель Шәйдуллин икътисади потенциал нигезендә районның ныклы үсеш алуын, моңа инвесторларны да җәлеп итүне ассызыклап, милли проектлар һәм республика программаларын тормышка ашыру барышын бәян итте. Фикер алышуда катнашкан район Советы депутаты Гөлсинә Мияссәрова авылның бүгенге көн сулышын яктыртты, авылда яшәүчеләргә хөкүмәт кайгыртуына тукталып, үзенең тәкъдимнәрен дә җиткерде. Районның фермерлар Ассоциациясе рәисе Рәмис Сәхапов чыгышында үз эшен ачучыларга дәүләт программалары, субсидия-грантлар, алардан ни рәвешле файдалануны чагылдырды.
Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев республика күрсәткечләре нигезендә азнакайлыларның эшчәнлеген бәян итте. Күп кенә өлкәләрдә районыбыз алдынгы урыннарда бара. Әмма әле эшне тагын да яхшыртасы тармаклар, хәл итәсе проблемалар да бар, аларга тукталып, алга бурычлар куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев