Татарстан предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттырачаклар
Республикабызда “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проекты старт алды.
Анда икътисадның төрле өлкәсенә караган 128 предприятие катнашырга теләк белдерде.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2024 ел азагына 249 предприятиене җәлеп итү күздә тотыла.
Иң уңышлы проектлар елына 100 млн сумга кадәр табышны арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Әлеге проектта катнашучылар арасында “Азнакай сөте” һәм “ТранссервисАзнакай” җәмгыятьләре дә бар.
2018 елда Россия Президенты Владимир Путин фәрманы буенча эшләнгән “Хезмәт җитештерүчәнлеге” проекты, исеменнән күренгәнчә, предприятиеләргә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен финанс, эксперт ярдәмнәре күрсәтүгә, онлайн-сервислар кертүгә юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев