Азнакаево
  • Рус Тат
  • Татарстан хакимияте Азнакайның Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек программасын югары бәяләде

    Илебез гаять зур вакыйга алдында тора: 2015 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Аңа районыбызда да киңкырлы әзерлек бара. Әйтергә кирәк, ул һәркайсыбыз алдына зур бурычлар куя. Чөнки без илгә Җиңү алып кайткан батырлар белән бер авылда, шәһәрдә, күршедә яшибез яки кайчан да булса алар белән бергә...

    Илебез гаять зур вакыйга алдында тора: 2015 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәчәкбез.


    Аңа районыбызда да киңкырлы әзерлек бара. Әйтергә кирәк, ул һәркайсыбыз алдына зур бурычлар куя. Чөнки без илгә Җиңү алып кайткан батырлар белән бер авылда, шәһәрдә, күршедә яшибез яки кайчан да булса алар белән бергә хезмәт куйган коллегалар, алар - безнең әби-бабаларыбыз, якыннарыбыз. Аларның һәммәсен без үзебезнең күңел җылысына төрергә, игътибар-кайгырту күрсәтергә тиешбез.

    Әлеге датаны югары дәрәҗәдә үткәрү дә төп бурычыбыз булып тора. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев белән менә шушы бурычларны тагын да тәгаенләп, әлеге мөһим вакыйгага әзерлек хакында сөйләшеп алдык.


    - Дамир Рашатович, әлбәттә, бу бәйрәмнең төп геройлары ветераннарыбыз. Бик кызганыч, хәзер инде алар да азаеп бара. Иң "яшенә" дә - 88. Безгә утны-суны кичкән өлкәннәребезнең кадерен тагын да белергә, гомер көзләрен булса да рәхәттә үткәрсеннәр өчен барсын да эшләп өлгерергә кирәк, шулай бит?..


    - Сүз дә юк, аны һәркайсыбыз изге бурычы, кешелеклелекнең изге гамәле итеп тоярга тиеш. Ә бит алар хәзер бөтен районыбызга нибары 143 ветеран калды, 28е - читтән күчеп килделәр. Җирлегебездә бүгенге көндә яшүсмер чакта фашист концлагерьлары михнәтен кичкән ике, Ленинград блокадасында булган бер кеше яши. 2114 тыл ветераны, шул исәптән 411 сугышта һәлак булган һәм кайткач бакыйлыкка күчкән солдат хатыннары исәпләнә.


    - Күптән түгел Азнакайга эш визиты ясаган Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча район программасын бик ошатып, аның башка районнарга да өлге булырлыгын әйткән иде. Әлеге программаның аеруча мөһим өлешләренә аерым тукталып үтмәссезме?


    - Чаралар планы киңкырлы эшчәнлекне үз эченә ала. Анда һәр сугыш ветеранына районның барлык учреждение-предприятиесе җитәкчесе генә түгел, ә шул ук медицина хезмәткәре дә, мәктәпләрдән волонтерлар да, "Яшь гвардия" лидерлары да беркетелгән.

    Шулай ук һәр ветеранның өйләренә йөреп, аларның тормыш-көнкүреш шартларын өйрәнәбез, ярдәм кирәк икән, ул һичшиксез күрсәтелә. Һәр ветеранга үзенең социаль паспорты эшләнгән. Өлкәннәребезнең социаль-көнкүреш проблемалары, нигездә алар элек хезмәт куйган оешмалар тарафыннан хәл ителеп килә. Бу игелекле гамәлдә бигрәк тә "Азнакайнефть" идарәсе, УТТ, Бораулау эшләре предприятиесе, "Татбуртранс" коллективларының бик актив, ветераннарга кадер-хөрмәттә булуын билгеләп үтәсе килә.

    "Татнефть" җәмгыяте тармакларында эшләп лаеклы ялга чыкканнарга санаторий-профилакторийларга юлламалар бирелә. Сугыш ветераннары - элеккеге нефтьчеләргә һәр бәйрәмдә өч мең, аннан да кыйммәтрәк бәядә бүләкләр тапшырыла. Аларга түләүле операция ясату, дәвалану, юл чыгымнарында, йортларын ремонтлауда, көнкүреш җиһазлары алуда ярдәм күрсәтелә.


    - Әйе, ветераннарыбызга районда булган кадер-хөрмәтне редакция почтасына гел килеп торган рәхмәт хатларыннан да беләбез. Аларга хөкүмәт кайгыртуы турында да әйтеп китсәгез иде?


    - Узган ел дәвамында сугыш ветераннарына коммуналь хезмәтләргә түләүдә федераль бюджеттан 7,3 миллион сумлык субсидия бирелде. 79 тыл ветеранына һәр айда 648 мең сумлык акчалата ярдәм күрсәтелде. 106 сугыш инвалиды һәм вафат инвалидларның хатыннарына сәламәтлекләрен ныгыту өчен 15 миллион 983 мең сум күләмендә акчалата компенсация алынды.


    Татарстанның Хезмәт һәм мәшгульлек, социаль яклау министрлыгы 11 ветераныбызны кресло-коляскалар, медицина матрацлары, колак аппаратлары белән тәэмин итте. 7 сугыш инвалиды һәм 15 тыл ветераны санатор-курорт юлламалары белән сәламәтлекләрен ныгытып кайттылар. 49 ветеран үзебездәге Чалпы тернәкләндерү үзәгендә ял да иттеләр, дәваландылар да.

    Бер уңайдан шуны да әйтеп китик: район үзәк сырхауханәсендә сугыш ветераннары өчен махсус палаталар бар, һәр елны диспансерлаштыру үткәрелә, аларны өйләренә барып та дәвалау, медицина тикшерүләре уздыру җайга салынган.


    Россия Президентының 2008 елдагы фәрманы нигезендә 450 ветеран барлык уңайлыклары булган фатирлар белән тәэмин ителде.


    - Инде алда әйтеп уздык, сугыш ветераннары шактый олы яшьтәге кешеләр. Алар үз-үзләрен кайгырта да, йорт мәшәкатьләрен дә башкара алмаска мөмкин. Кайберләре түшәк өстендә дә бит әле. Ярый да балалары, оныклары белән бергә яшәсәләр. Ялгызлары да күп шул арада. Андыйларга социаль хезмәткәрләр беркетелгәнме?


    - Әлбәттә. Бүгенге көндә 15 сугыш ветераны һәм инвалидына, 11 толга, 115 тыл ветеранына өйләренә барып социаль хезмәт күрсәтелә. Нигездә кибеткә йөрү, ашарга пешерүдә, авыл җирлегендә - су ташуда, бакча эшләрендә алар ярдәмгә мохтаҗ. 17 сугыш ветераны "тревога төймәле" кесә телефоннары белән тәэмин ителде. Аның аша ашыгыч медицина ярдәмен, янгын хезмәтен, полиция һәм авария хезмәтләрен тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чакыра алалар.


    - Сугыш михнәтләрен үз башыннан кичергән буын никадәр көчле рухлы булмасын, алар барыбер бер җылы сүзгә, күңел җылысына мохтаҗ...


    - Сүз дә юк. Алар белән гел очрашып торабыз дип һич арттырмый әйтә алабыз. Район башлыгы инициативасы белән һәр ветеранның туган көнендә аның өенә барып зурлап тәбрикләү соңгы елларда матур гадәткә керде. Бу көн алар өчен чын мәгънәсендә олы тантанага, истәлекле көнгә әверелә. Район җитәкчеләре, иҗтимагый активистлар, учреждениеләр җитәкчеләре, газета-телевидение журналистлары катнашындагы делегацияне һәр йортта бик ачык каршы алалар, күңелләре булып озаталар. Моның өчен ветераннарыбызның якыннарына да рәхмәтлебез.


    Ленинград блокадасын, Сталинград, Мәскәү өчен барган сугышларда Җиңү яуланган даталар, Җиңү бәйрәмендә, Өлкәннәр көнендә һәм башка шундый истәлекле вакыйгалар уңаеннан алар белән очрашулар үтә, шулай ук өйләренә барып та котлыйбыз. Һәр елны бу чараларга район бюджетыннан 6,7 миллион сум акча бүленә.


    Сугышта катнашучыларга багышлап "Хәтер" китабы эшләнгән иде. Хәзер менә шундый ук китап республиканың тыл ветераннарына багышлап чыгарыла. Аңа материаллар туплауда районда күләмле эш алып барыла.


    - Яугирләребез батырлыгын данлап куелган һәйкәлләр дә җан җылысын сорый кебек...


    - Районыбыз авылларындагы һәр һәйкәл махсус комиссия тарафыннан карап чыгылды, аларга паспортлар эшләнде. Төзекләндерү кирәкләренә кар эрү белән ремонт эшләре башланачак. Болардан тыш, сугышчыларыбыз истәлегенә музей комплексы, һәлак булганнарының да, исән кайтканнарының да тулы исемлеге белән стелла ясалачак, аудио һәм видеоматериаллар тупланмасын булдыруны да кирәк санадык. Җиңүнең 70 еллыгына бу изге урыннарда 70 мең данә лалә чәчәкләре үстерү күздә тотыла... Хәер, эшләр күп һәм аларны барыбыз бергә булып, бердәм булып, хезмәт коллективлары да бу чараларга актив кушылып, тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгарбыз, дип уйлыйм.


    - Эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәт, азнакайлылар Сезнең бу чакыруга битараф калмас, дип ышаныйк.


    Лиза Нурлыева

    Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: