Татарның күренекле улы, якташыбыз Нур Әхмәдиев вафат...
Республикабызның киң җәмагатьчелеге, татар әдәбияте бүген зур югалту кичерә.
Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган шагыйрь, бик күп популяр җырлар авторы Нур Гариф улы Әхмәдиев 75 нче яшендә безнең арабыздан бакыйлыкка күчте.
Нур Гариф улы Әхмәдиев 1946 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасының Азнакай районы Әсәй авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Урта белемне Азнакайның 1 нче мәктәбендә ала. 1965 - 70 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.
Университетны тәмамлаганнан соң, Азнакай районына эшкә кайта. Сарлы сигезьеллык мәктәбендә укыта, ВЛКСМның Азнакай район комитетында, аннан “Маяк” газетасында эшли. 1978 елдан аның тормышы “Азнакайнефть” идарәсе белән бәйләнгән: ул техник кабинет мөдире, укыту комбинаты директоры була.
1984 елда Нур Әхмәдиев гаиләсе белән Әлмәткә күчеп китә һәм бораулау кадрлары мәктәбендә эшли башлый. 1985 елда М. Горький исемендәге әдәбият институтының Югары әдәби курсында укый. Укуын бетереп кайткач, Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе итеп сайлана. 1993 елдан, лаеклы ялга киткәнче, “Татнефть” берләшмәсенең “Хәзинә” газетасы мөхәррире булып эшли. М.Хәсәнов, Р.Төхвәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге һәм “Татнефть” АҖнең “Рухият” фонды премияләре лауреаты, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе. 1984 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ике дистәгә якын китап авторы.
Нур Гариф улы Әхмәдиев Азнакай шәһәрендәге "Гөлстан"әдәби иҗат берләшмәсе эшчәнлегенә дә саллы өлеш керткән шәхес.
Лаеклы ялда булуына карамастан, Нур Гариф улы районның гына түгел, республиканың да җәмәгать эшләрендә актив катнашып, һәрчак ихтирам түрендә булды.
Якташыбыз Нур ага Әхмәдиев калдырган иҗади мирас, аның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.
М.З.Шәйдуллин, Р.А.Галеева, А.Ф.Хәлиуллин, А.Х.Шәмсетдинов, Д.Р.Гыйләҗев, Э.Ә.Габдрахманов, М.И.Кәримов, "Маяк" газетасы редакциясе коллективы, "Гөлстан" әдәби берләшмәсе әгъзалары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев