Татар теленең ерак туганнары
Дөньяда барлыгы 7000-8000 тел, әмма бу телләрнең бары тик өч йөзе генә язма телгә ия, башкалары сөйләм формада гына булалар.
Телләрнең күпчелеге телләр гаиләлегенә берләшә. Гаиләләрдә телләр бер-берсенә тугандаш булалар. Тугандаш телләр арасында кимендә 20% охшашлык бар. Шулай итеп, татар телендә сөйләшкән кеше башкортны да, төрекне дә, казакъны да аңлый ала.
Татар теленең туганнары Русиядә генә түгел, бөтен Җир шары буйлап таралган. Татар теленә иң охшаганнарының берсе – ул мадъяр (венгр) теле. Бу тел фин-угыр телләренә караса да, төрки алынмалар анда бихисап: сакал, арыслан һ.б.
V-VI йөзләрдә төрки халыкларның (һуннар) Аурупага күчеше белән аларның юлында очраган күпчелек халыкларда да төрки-татар алынмалары бар.
(«Гыйлем» сайтыннан)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев