Реклама
Төп чаралар исә 27 майдан старт алачак. көнне башлана.
27 май көнне, алдан билгеләнгән план буенча, зур форум оештырылырга тиеш иде, әмма коронавирус пандемиясе белән бәйле үзгәрешләр кертергә туры килгән. Бу нисбәттән бәйрәм чарасы ТР Дәүләт Советы сессиясе буларак үтәчәк. Сессия башлангачы Президентның ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган почта маркасына тантаналы төстә штамп куюы көтелә. «Бәйрәм уңаеннан чыгарылган әлеге марка дөнья күләмендә йөри башлаячак», — дип ассызыклады ТР премьер-министры урынбасары.
Үзәк Банк тарафыннан ТАССРның 100 еллыгына чыгарылган юбилей тәңкәсен күрсәтү дә 27 майга планлаштырылган.
Төп бәйрәм чаралары 25 июньдә дәвам итәчәк. Бу көнне башкалабызда, РФ премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин катнашында, ТАССРның 100 еллыгын оештыру комитеты утырышы булачак. Татарстан хөкүмәте оешуга 100 ел тулу уңаеннан Хөкүмәт йортында бәйрәм чарасы да узачак, анда ветераннар да чакырулы. Бакыйлыкка күчкән җитәкчеләрнең каберләрен зыярат кылу да булачак, диде Шәйхразиев.
25 июньдә районнар буенча Татарстан флагы эстафетасы башланачак. Моңа кадәр юбилей байрагы Россия регионнарында эстафетада булды.
30 августта тантаналы төстә төрле объектларның ачылуы көтелә. Республика Президенты тарафыннан кабул итү тантанасы да оештырылачак, диде Васил Шәйхразиев.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз