Азнакаево
  • Рус Тат
  • Тарихны үзгәртү мөмкин түгел

    Узган атнада сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында аларны искә алуга багышланган митинг булды. - Нинди генә ачы булмасын, тарихны үзгәртү мөмкин түгел. Ул ерак елларда районыбызның 600дән артык кешесе сәяси репрессия корбаннары булды. Аларның бар булганын тартып алдылар, кешеләр бер нәрсәсез калды. Монда килүчеләрнең дә күбесе, гомерләре буена...

    Узган атнада сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында аларны искә алуга багышланган митинг булды.

    - Нинди генә ачы булмасын, тарихны үзгәртү мөмкин түгел. Ул ерак елларда районыбызның 600дән артык кешесе сәяси репрессия корбаннары булды. Аларның бар булганын тартып алдылар, кешеләр бер нәрсәсез калды. Монда килүчеләрнең дә күбесе, гомерләре буена дөреслек кайтуына өметләнеп яшәүчеләр, - диде район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов.

    Ул чоргы авыр елларны чагылдырган һәйкәл янына җыйналу юкка гына түгел. Җилле һәм салкын һава торышына да карамастан, митингта бик күп ветераннар һәм мәктәп укучылары катнашты.

    - 10000 нән артык татарстанлы сәяси репрессияләрнең бар авырлыгын: тикшерү һәм судсыз гына атулар, сөргеннәрне үз җилкәсендә татыган. Шунсы яхшы, еллар узу белән күпләрне реабилитацияләгәннәр. Азнакайлылар арасында репрессия корбаннары арасыннан 92 кеше исән, - диде район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов һәм репрессия корбаннары якыннарының кайгысын уртаклашты.

    Ул чоргы балалар митингта катнашучыларга «халык дошманы кызы (улы)» тамгасын йөртүнең нинди авыр булуы хакында сөйләделәр.

    Ахырдан монумент алдына чәчәкләр салынды, шәһит киткәннәр рухына дога кылынды. Авыр истәлекләрдән күпләрнең күзләрендә яшь тамчылары иде...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: