Азнакаево
  • Рус Тат
  • Таңнары да иртә туа кебек...

    "Урсай" авыл җирлеге башлыгы Рәфис Ярмиев Урсай төбәге районның иң көнчыгышында урнашкангамы, әллә инде халкының уңган-булганлыгыннанмы, ничектер, таңнары да биредә иртәрәк туа, көн озынлыгы да тирә-як күршеләренә караганда дәвамлырактыр сыман тоела. Һәрхәлдә, авыл җирлеге, аның эшчәнлеге белән якыннан танышканнан соң, күңелдә шундый фикерләр уяна... ФЕРМЕРЛАР АВЫЛЫ Урсай авыл җирлеге белән...

    "Урсай" авыл җирлеге башлыгы Рәфис Ярмиев

    Урсай төбәге районның иң көнчыгышында урнашкангамы, әллә инде халкының уңган-булганлыгыннанмы, ничектер, таңнары да биредә иртәрәк туа, көн озынлыгы да тирә-як күршеләренә караганда дәвамлырактыр сыман тоела. Һәрхәлдә, авыл җирлеге, аның эшчәнлеге белән якыннан танышканнан соң, күңелдә шундый фикерләр уяна...

    ФЕРМЕРЛАР АВЫЛЫ

    Урсай авыл җирлеге белән таныштыруны аның башлыгы Рәфис Ярмиев Мишәр Мөслименә илтә торган элекке "Чулпан" ҖЧҖ кырларыннан башлады. Әйләнә-тирәдәге җирләрнең игеннәре җыеп алынган, туфрагы яхшылап эшкәртелгән. Уҗым культуралары чәчелгән басулар, яшел хәтфәгә төренгәндәй, җәйрәп яталар. Беркайда бер карыш та чүп баскан, ташландык җир күрмәссең. Узган елларның ачы сабагын истә тотып, суктырылган иген саламы җыелган, тигез рәтле эскертләргә куелган. Җирләр биредә ике хуҗа - фермерлар Фәнүс Кәримов һәм Ландыш Закирова кулында. Эшмәкәрлеген хуҗалыклардан сөт җыюдан башлаган Фәнүс Кәримов соңгы елларда ныклап торып игенчелек белән шөгыльләнә. Моның өчен аның җитәрлек кадәр авыл хуҗалыгы техникасы, машина-трактор паркы бар. Әмма Фәнүс ирешелгәннәр белән чикләнә торган егет түгел. Быел гаилә фермасы булдыру белән мәшгуль икән. Шул максаттан, колхоз чорыннан калган ике терлекчелек бинасын алып, берсенә яңа технологияләр нигезендә реконструкция ясаган, заман таләпләренә җавап бирә торган җиһазлар урнаштырган. Маллар яшәячәк торакта бөтен уңайлыклар да каралган: җилләтү өчен ачыла торган тәрәзәләре бар, вентиляция шахтасы эшли, идәне җылылык саклаучы махсус материалдан җәелгән. Бина диварларының профнастил белән төрелүе ике максатны күз алдында тотып эшләнгән: беренчесе җылылык саклау булса, икенчесе - эстетик матурлык тудыру өчен.

    - Комплексны җылыту өчен 1,5 чакрым озынлыгында газ линиясе уздырдык, - ди гаилә фермасы хуҗасы Фәнүс Кәримов. - Тиздән бирегә 100 баш савым сыер кайтарачакбыз. Ә 200 баш терлек сыйдырышлы икенче бинаны алардан туасы бозаулар өчен яраклаштырабыз.

    Ферма биләмәсе профнастил белән әйләндереп алынган. Болар өстенә, терлекчелек комплексы янында гына Фәнүс Рәис улының 4000 баш күркә үстерүгә исәпләнгән кошчылык фермасы диварлары күтәрелеп килә...

    Авыл халкының муллыкта яшәвен матур, төзек йортлардан, 84 хуҗалыкта асралган 125 баш мөгезле эре терлектән (шуның 98е савым сыер) дә күзалларга була. Урсай авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, җирләрне вакытында фермерлар кулына биреп, Мөслимне таралудан саклап калганнар, кешесен эшле һәм ашлы иткәннәр.

    Кышын авыл юлларын кардан чистартуны да фермерлар үз өсләренә алган.

    УРСАЙ - ҖИРЛЕК ҮЗӘГЕ

    Сүзне яшәү дәрәҗәсен билгеләүче төп фактор булган терлекчелек өлкәсеннән башлап китү урсайлылар өчен дә хилафлык булмастыр. Биредә көн күрүче 341 хуҗалыкта 379 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Шуның 209ы - савым сыер.

    Ике авылда да мал тотучылар "Россельхозбанк"тан шәхси-ярдәмчел хуҗалыкларны үстерүгә юнәлдерелгән ташламалы максатчан кредитлардан бик теләп файдаланалар икән. Җирлек башлыгы әйтүенчә, мөгезле эре терлек, машина-трактор сатып алу өчен бу программада кырыкка якын кеше катнашкан. Араларында 50 меңнән алып 700 мең сумга кадәрле булган кредиттан файдаланучылар бар. Мәсәлән, Рәсим Җамалиев банктан алган акчасына техника кайтарткан.

    - Хәзер минем 10 башлап мөгезле эре терлегем, 30 гектарга якын пай җирем, анда эшләү өчен ике тракторым һәм комбайным бар. Бүген авыл кешесе өчен ташламалы кредит алу - отышлы гамәл, - ди ул.

    Нәтиҗәдә, быелның узган тугыз аенда гына да шәхси хуҗалыклар үзләрендә җитештерелгән 5 миллион сумлык ит һәм сөт сатканнар.

    Мал асраучы шәхси хуҗалыклар "Урсай" җәмгыяте (директоры Ринат Мәһдиев) һәм озак еллар биредә җитәкчелек иткән, авыл данын республика күләменә күтәргән чын җир кешесе, лаеклы ялга киткәч шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Равил Бакировның һәрьяклы ярдәмен тоеп яшиләр. Алар үз карамакларындагы гомуми мәйданы 5443 гектар булган җирдә иген, терлек азыгы җитештерәләр. Басуларында ташландык җир кишәрлекләре күрмәссең. Үзләренең хуҗалык итү формасын тамырдан үзгәртергә мәҗбүр булган күрше-тирә авылларның соңгы еллардагы халәтен күреп, белеп торган Урсай җирлеге халкы җирләренең мөстәкыйль хуҗалык һәм үз фермерлары кулында калуына сөенеп бетә алмыйлар. Печән рулоннарын, бөртек, фуражны, җир пае турындагы килешү нигезендә, өйләренә бушка китерәләр. Теләгәннәр өчен аны түбән бәядән тагын да күбрәк сатып алу мөмкинлеге бар. Салам алу проблемасы монда бөтенләй юк.

    Биредә электән калган бер генә җәмәгать бинасын да сүтмәгәннәр, бер генә мөгезле эре терлекне дә читкә сатып җибәрмәгәннәр, машина-техника паркы таркатылмаган, халыкны эшсезлеккә хөкем итмәгәннәр. Киресенчә, яңа эш урыннары булдыру өстендә эшлиләр.

    - "Урсай" ҖЧҖ, фермер хуҗалыклары исәбенә авыл җирлегенең салым базасы ныгыды. Иң мөһиме - социаль мәсьәләләрне уңай хәл итү өчен зур мөмкинлекләр туды, - ди Рәфис Ярмиев. - Әйтик, 100гә якын бала укучы Урсай урта мәктәбе заман технологиясе таләпләренә туры китереп җиһазланды. Биредә хәзер Интернет ялганган компьютер класслары бар. Спорт, тренажер заллары, чаңгы базасы булдырылды. Авыл җирлеге һәм мондагы фермерларның финанс ярдәме белән хоккей корты төзелде. Үзәктә мәктәпкәчә яшьтәге 35, Мөслимдә 8 сабый тәрбияләнә торган балалар бакчасы, башлангыч мәктәп бар.

    Болардан тыш, ике авылны берләштергән Урсай җирлеге халкына ике мәдәният йорты, ике фельдшер-акушерлык пункты, почта, саклык кассасы, 6 кибет (2се район кулланучылар җәмгыятенеке, 4е - шәхси) хезмәт күрсәтә.

    ПРОБЛЕМАЛАРНЫ ҮЗЛӘРЕ ЧИШӘ

    Быел башкарылган иң мөһим чараларны тасвирлауга күчкәнче, җирлек, халкының тормышы, яшәеше яхшырсын өчен янып-көеп йөрүче - аның башлыгы, чыгышы белән Мишәр Мөслиме егете Рәфис Ярмиев белән кыскача гына таныштырып үтү бер дә артык булмастыр. Белеме буенча педагог. Урсай мәктәбенә директор булып 1985 елда кайта. 2001 елда халык аны авыл Советы рәисе итеп сайлый. 2006 елда, авыл җирлеге башлыгы итеп сайланганчыга кадәр, ике вазифаны берүзе башкара. Бу елларда җирлек төрле номинацияләр буенча республика, район конкурсларында җиңеп чыкты. Ул - районда бер ел элек кенә оештырылган авыл җирлекләре башлыклары советының рәисе дә. Быел җәен Мәскәүдә узган җирле үзидарәләрнең Бөтенроссия съездында республикадан делегат буларак катнашты.

    - Съездда илнең бөтен төбәкләреннән килгән авыл җирлекләре вәкилләре катнашты, - ди Рәфис Нәбиулла улы. - Әлеге форумны оештыручылар һәм делегатлар чыгышыннан күренгәнчә, Россия авылларының яртысында диярлек газ кертү, юлсызлык, эчәр су мәсьәләләре һаман да чишелмәгән проблема булып кала бирә икән. Алар белән чагыштырганда, Татарстан авыллары күптән "коммунизм чорына" күчкән булып чыга. Чөнки бездә бу мәсьәләләр нигездә күптән хәл ителде инде.

    Дөрес, дөнья булгач төрле хәл килеп чыга, яңадан-яңа чишелеш сорый торган проблемалар туа. Узган еллар корылыгы һәм моннан кырык еллар элек салынган линияләрнең искерүе соңгы вакытта Урсайда да суга кытлык китереп чыгарды. Өстәвенә, авылның өчтән бер өлешендә ул бөтенләй юк иде. Линияләрне алыштыру һәм яңа урамнарга су кертү максатыннан, 900 меңгә якын сумга проект эшләттек. Шуның нигезендә "Азнакай ПМКсы" ҖЧҖ Җәлил, Космодемьянская, Ленин һәм Үзәк урамнарга гомуми озынлыгы ике чакрымга якын пластик торба сузды. Бу эшләр, башлыча, авыл җирлеге бюджетыннан экономияләнгән акча хисабына башкарылды. Теләгән кешеләргә, үз хисапларына, суны өйләренә үк үткәрү мөмкинлеге булдырдык. Урамның ике урынына янгынга каршы су алу гидранты куйдырдык.

    Авыл эчендәге юлларга килгәндә, җирлек биләмәсендә хуҗалык эшчәнлеген алып баручы "Урсай" җәмгыяте һәм Кәримов КФХсы һәр елны Сабан туе алдыннан аларны карап, ремонтлап торалар. Быел, аларга өстәп, Куйбышев, Гастелло урамнарына үзебезнең Ык елгасыннан алынган вак чуерташ (гравий) салдылар.

    ИҢ МӨҺИМЕ - ХАЛЫК БЕРДӘМЛЕГЕНДӘ

    Рәфис Ярмиевнең үзе җитәкләгән җирлек авылларын, Европа илләрендәге кебек, кешегә яшәү, тормыш алып бару һәм ял итү өчен бөтен шартлар тудырылган итеп күрәсе килә һәм ул аңа омтыла да. Моның өчен һәр башлангычны тормышка ашыруда халык ярдәменә таяна. Биредә җәмәгатьчелек советы эшли. Ул авыл активын - җирле интеллигенцияне, урам старосталарын, чисталык комиссиясе, ветераннар советы әгъзаларын, дин әһелләрен берләштерә. Әйтик, элекке елларда шәхси хуҗалыкларның урам ягындагы койма буйлары төзелеш материаллары, утын, чүп-чар өеме белән тулган булса, бүген аның эзен дә күрмәссең. Киресенчә, хәзер күп урында газоннарда үскән чәчәкләргә тап буласың. Авылга яшәеш культурасы кертүдә, аны пропагандалауда мәгариф, мәдәният, медицина, башка социаль учреждение хезмәткәрләре, биредә белем алучы укучылар башлап йөри. Мәктәп, балалар бакчасы, кибет, мәдәният йорты ихаталарына, ял итү урыннарына ясап куелган төрле әкият геройлары сыны, чәчәк клумбалары күңелне сөендерә. Җирле халык арасында чәчәк бәйрәмнәре, иң матур клумбалар арасында конкурслар уздыру да авылга эстетик зәвык кертүнең бер мисалы. Бу хезмәтләрнең берсе дә эзсез югалмый, халыкның матурлыкка омтылышы гадәти халәткә әйләнә бара. Әгәр дә ихата алларына җимеш агачлары утыртып, аларны уртак стандарттагы кечкенә коймалар белән әйләндереп алсалар, урамнары яшәреп, тагын да гүзәлләнеп китәр иде.

    Авыл өлкәннәре - ветераннар, пенсионерлар белән эшләүгә дә җитди игътибар бирелә җирлектә. Үзләренең 250дән артык кешене берләштергән советы бар. 6 сугыш ветераны, ирләре сугыштан кайтмаган һәм кайткач вафат булган 20 гә якын тол хатын, РФ Президентының махсус программасы нигезендә, тормыш шартларын яхшырткан - фатирлы булган. Пенсионерларга мәктәп укучылары шефлык итә, ялгыз, караучысыз калганнарга социаль хезмәткәрләр булыша.

    - Безне авыл җирлегендә уздырыла торган бәйрәмнәрнең берсеннән дә калдырмыйлар. Өлкәннәр көне уңаеннан фермерлар Равил Бакиров һәм Фәнүс Кәримов ел да берәр капчык югары сортлы он бүләк итә, "Урсай" ҖЧҖ һәм фермер Ландыш Закирова безнең өчен мул сый табыны әзерли. "Урсай" җәмгыяте, уникенче ел рәттән, хуҗалык үсешенә зур өлеш керткән авыл кешеләре исеменнән, Корбан гаете бәйрәмендә олы мал чала. Итнең бер өлеше мохтаҗларга, өлкән яшьтәгеләргә таратыла. Калганыннан аш табыны оештырыла. Аңа авылның азып-тузып йөрмәгән, инсафлы, мөхтәрәм гаиләләре чакырыла, - ди Урсай мәчетенең имам-хатибы Мәгариф хәзрәт Камалетдинов.

    ...Саный китсәң, Урсай авыл җирлеге, аның тырыш хезмәтчәннәре башкарган эшләрнең очына чыкмалы түгел. Аларның яшәү рәвеше, төбәкләре үсеше өчен кылган гамәлләре сүз башында телгә алган шәхси хисләремне тагын да ныгыта төште...

    Наил АБДУЛЛИН

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: