Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сүзе эшеннән аерылмый

    Күренекле рус язучысы: "Кешедә барысы да: йөзе дә, өс киеме дә, күңеле дә гүзәл булырга тиеш," - дигән. Бу сүзләр дә нәкъ менә безнең җитәкчебезгә атап әйтелгән кебек. Балалар иҗаты үзәге директоры Раушания Хәсәнова һәркөн пөхтә, матур киенеп, күтәренке кәеф белән безне дустанә каршы ала. Аны оста җырчы һәм педагог...

    Күренекле рус язучысы: "Кешедә барысы да: йөзе дә, өс киеме дә, күңеле дә гүзәл булырга тиеш," - дигән. Бу сүзләр дә нәкъ менә безнең җитәкчебезгә атап әйтелгән кебек. Балалар иҗаты үзәге директоры Раушания Хәсәнова һәркөн пөхтә, матур киенеп, күтәренке кәеф белән безне дустанә каршы ала.

    Аны оста җырчы һәм педагог буларак районыбызда күптән беләләр. Кечкенә чакта ук Раушания әнисенең татар җырларын тыңлап үсә. 12 яшендә 2 нче мәктәпнең "Карлыгач" ансабленә йөри башлый. Сәләтен үстерүдә Азнакай музыка мәктәбендә Сирина Миргалиеваның домбра классында белем алуы да зур ярдәм итә. Әлмәт музыка училищесында укыганда шәһәрнең бәйрәм чараларында актив катнаша. Җан дусты Лилия Әхмәдуллина белән иҗади дуеты шушы елларда туа. Икесе бергә бик күп конкурсларда чыгыш ясыйлар.

    Хезмәт юлын Раушания Хәсәнова 1984 елда Актүбә музыка мәктәбендә башлый. Ике елдан соң ул кечкенәдән булган теләген тормышка ашырып, Азнакай Мәдәният һәм техника йорты каршында "Миләш" вокаль ансамблен оештыра. Коллектив район күләмендә генә түгел, зона, республика бәйгеләрендә җиңү яулый, ә 1994 елда халык ансабле исеменә лаек була.

    Раушания Хәсәнова читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә музыкаль белемен күтәрә.

    Азнакай Балалар иҗаты үзәгенә ул 1993 елда башта өстәмә белем бирү педагогы булып күчә, соңрак методист була. Югары класс укучылары белән "Стэлла", кечкенәләр белән "Сәйлән" вокаль ансабльләрен оештыра. Алар репертуарына татар һәм рус җырлары да, инглизчә дә, балалар өчен заманча көйләр дә кертелә. Һәр ике ансабль дә "Чулпан" премиясе лауретлары, "Сандугач сайрар илем", 5 тапкыр "Йолдызлык" фестиваленең зона, республика ярышларында лауреат, дипломант булалар. Барысын бергә җыеп табигатькә чыгарга да, шау-гөр килеп иҗат кичәләрен оештырырга да өйрәтә аларны җитәкчеләре.

    2005 елның җәендә сәйләнчеләр Симеиз бистәсендәге Кырым балалар санаториясендә ял итеп, тәҗрибә туплап, яңа дуслар белән аралашып кайталар. Һәр көнне диңгез суында коеналар. Севастополь шәһәрендәге Тын океан диңгезчеләре флотында концерт күрсәтәләр. Артекта "ур-ра"га чыгыш ясаулары күңел түрләрендә бер матур ядкарь булып саклана. Ансамбль кызлары "Возьмемся за руки" җырын башкарганда аларга аягүрә басып, бөтен зал кушыла.

    Өч ел рәттән "Роза ветров" Бөтенроссия фестиваленең зона ярышларында да җиңү яулыйлар. Бу уңышларның сере - Раушания Миннәхмәт кызының педагогик осталыгында, иҗади камиллеккә омтылуында. Ул үзе дә сынатмый: "Йөрәгемне балаларга бирәм" Бөтенроссия конкурсының республика турында 3 нче урынны яулый. "Чулпан" конкурсының "Остаз" номинациясендә лауреат исемен ала, районның Мәхмүт Хәсәнов премиясенә лаек була.

    2010 елда аны Азнакай Балалар иҗаты үзәге директоры итеп билгелиләр. "Кеше бит ул җир йөзендә эше белән дә, фикере белән дә эз калдыра белергә тиеш. Мәрхәмәтле булыйк без бер-беребезгә! Без бергә, бердәм булганда гына көчле!" - ди ул һәрчак. Аның җитәкчелегендә коллектив республика конкурсларында грантлар яулауга иреште. Үзе исә "Татарстан Республикасының педагогик хезмәтләре өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

    Тәкъсимә Гарипова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: