Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сындырыплар сынады язмыш

    Минем күргәннәрне сөйләсәң, китап итеп язарлык. Ничек яшим икән соң әле бу гомер дип, кайчакта үз-үземә шаккатып куям. Ә бит әллә кайчан җир куенында ятарга тиеш кебек идем, югыйсә!

    Сугыш чоры балаларына иркәләнеп үсәргә туры килмәде. Балачактагы ачлык-ялангачлыкны, унике яшьтән тормыш йөген җигелеп тартуны язып та тормыйм. Аларын ил белән бергәләп күтәрдек. Әни әйтә торган иде: “Аерым кайгылар бирмәсен Ходай”, – дип. Хак та шулай икән.

    Яшьлек дәрте белән ул авырлыклар артта калды, тормышлар тора-бара рәтләнде. Тырыш кешегә эше дә, ашы да җитте. Бәхет эзләп еракларга китеп тормадым, җиде сыйныфны тәмамлау белән колхозда эшкә калдым. Насыйп ярым да ерак йөрмәгән, үзебезнең авылда гына булган икән.

    Ул армиядән кайтканда, миңа унҗиде тулып кына килә иде. Җиләк кебек чагым, төс-биткә дә чибәрләрдән санала идем. Бер күрүдә гашыйк булды ул. Иртә әле дип, әнинең кияүгә һич бирәсе килмәде.

    – Урлап китәм болай бирмәсәгез, – дигәч, ризалашты тагын.

    Өйләнешү белән без Урта Азия ягына чыгып киттек, ирем шунда эшкә вербовать ителгән булган. Туган як барыбер тартты, дүрт елдан үзебезнең райондагы бер совхозга кайтып урнаштык. Үз көчебез белән өй торгыздык.

    Беренче балабыз тумыштан инвалид булды. Гел урын өстендә ятты. Җүнләп ашый да алмый иде. Баланың җәфаланганын күреп, бәгырьләрем өзелә иде. Ул тугыз яшендә китеп барды.

    Бу хәсрәт өстенә тагын кайгы – минем үпкәдә чир таптылар. Үсмер чакта, күрше авылга йөреп укыганда, бик каты салкын тидереп чирләгән идем, шул килеп чыкканмы, тәкъдиремә язылганмы, белмим, операция ясатып, ярты үпкәсез калдым.

    – Миңа чехотка хатын кирәк түгел, – дип каршы алды ирем бусагадан.

    Аерылып киткәндә, бөтен киемнәремне мичкә якты, янәсе, мин башка ирләр белән типтерергә китәм, алар киендерсен! Ун яшьлек кызымны кайнанамда калдырып, алты ай сырхауханәдә яттым. Мәрхәмәтле кешеләр кием-салым белән ярдәм иттеләр. Инвалид буларак, исполком аша шәһәрдән ике бүлмәле фатир бирделәр. Кызым белән шунда яши башладык.

    “Чехоткалы” дип мыскыл иткән ирем вафат булганга унбиш еллап инде. Менә шулай, кемнең алдан үләсен беркем дә белми, бар да Ходай кулында.

    Җан биргәнгә җүн бирер дигәннәр бит. Хөкүмәт эшендә эшләмәсәм дә, кулым энә-җеп тота белә иде, бәйләм бәйләп, тегү тегеп, баланы аякка бастырдым.

    Тормышның сынаулары шуның белән беткәндер инде дисәм, тагын да зуррак кайгы көтеп торган икән алда. Кызым бәбәй тапкач та үлеп китте. Ярый инде баласын коткарып калдылар. Ул сабыйдан әтисе баш тартты. Аны үзем алып үстердем. Хәзерге көндә бер юанычым бар ичмасам.

    Мин инде сиксәнне тутырып киләм. Насыйп булса, оныгымның туен да күрермен әле, бәлкем. Әмма аңарга мондый сынауларны кичерергә язмасын иде дип телим.

    С. апагыз

    Фото https://pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: