Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сөйләшеп сүзләр бетмәде (ФОТО)

    Районыбызда Өлкәннәр айлыгы дәвам итә.

    Сарлы һәм Бүләк авылларында да ветераннар өчен бик күңелле, матур бәйрәм оештырганнар.

    Элек авыл хуҗалыгының төрле тармакларда хезмәт куйган апа-абыйлар мул табын артында бер-берсе белән аралашып, үзешчәннәрнең җырларын тыңлап, биюләрен карап ял иттеләр. Күптән күрешмәгәннәрнең сөйләшеп сүзләре бетмәде. Ә искә алыр чаклары, вакыйгалары күп өлкәннәрнең.

    Сарлы авыл җирлеге башлыгы Марат Шәрипов, ветераннар оешмасы рәисе Марсил Галләмов аларны тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр, борчыган сорауларына җавап бирделәр.

    Бүләк авылы мәдәният йортында өлкәннәр өчен кинофильм да күрсәтелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: