Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сәйфиева Альбина Мөхтәр кызын туган көне котлыйбыз!

    Мәсгут авылында туып, хәзерге вакытта Яңа Юл бистәсендә гомер итүче кызым, тормыш иптәшем, сөекле әниебез, әбиебез Сәйфиева Альбина Мөхтәр кызының туган көне. Гомер йомгакларын сүтсәң дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яшисең син. Безне дә үзең кебек итәгатьле, сабыр һәм түзем булырга, туганнарның, тормышның кадерен белергә өйрәтеп...

    Мәсгут авылында туып, хәзерге вакытта Яңа Юл бистәсендә гомер итүче кызым, тормыш иптәшем, сөекле әниебез, әбиебез Сәйфиева Альбина Мөхтәр кызының туган көне.

    Гомер йомгакларын сүтсәң дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яшисең син. Безне дә үзең кебек итәгатьле, сабыр һәм түзем булырга, туганнарның, тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстердең. Бүгенге көндә дә син безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы!

    Ходай биргән гомереңдә җан тынычлыгында, сәламәт булып, һәр туган көнгә шөкерана итеп, куанып бергә-бергә яшәргә насыйп булсын!

    Юбилеең белән тәбриклибез

    Сәламәтлек теләп иң элек,

    Һәрбер көнең үтсен бәхет белән,

    Яшә шатлыкларга төренеп.

    Иң изге теләкләр белән: әтиең, тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: