Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сугышта да, тормышта да разведчик булган Хәбибулла Хәмидуллин

    Август аеның беренче яртысында үзенең туксан яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтәргә җыенучы Бөек Ватан сугышы һәм Азнакай бораулау эшләре предприятиесе ветераны Хәбибулла ага Хәмидуллин белән сөйләшеп сүз бетә торган түгел... Эш вазифасы буенча ветераннар өчен оештырылган төрле чаралар вакытында да, терәлеп диярлек торган йортларда яшәүче күршеләр буларак еш кына күрешкән,...

    Август аеның беренче яртысында үзенең туксан яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтәргә җыенучы Бөек Ватан сугышы һәм Азнакай бораулау эшләре предприятиесе ветераны Хәбибулла ага Хәмидуллин белән сөйләшеп сүз бетә торган түгел...

    Эш вазифасы буенча ветераннар өчен оештырылган төрле чаралар вакытында да, терәлеп диярлек торган йортларда яшәүче күршеләр буларак еш кына күрешкән, хәл-әхвәл белешкән арада да искәргәнем бар - ул үзенең зирәк акылы, күпләрне таңга калдырырлык хәтере, дөньяви хәлләрдән хәбәрдарлыгы, әңгәмәдәшенә булган илтифатлы мөгамәләсе белән үзенә җәлеп итеп, сокландырып тора. Ә уйлап карасаң, тормыш җанлы буровик-ветеранның яшьлек язмышы, барча замандашларыныкы кебек үк, җиңелләрдән булмаган...

    1942 ел башында, сугышның ил өчен иң авыр һәм хәлиткеч беренче елы урталарында, Әлкәй авылының 18 яшьлек егете Хәбибуллага да Кызыл Армиягә чакыру турында повестка килеп төшә. Районнан аларны - өч егетне, Новосибирскидагы кече командирлар хәзерләү отрядына алып китәләр. Тизләтелгән курсларны өч ай эчендә узганнан соң, яңа гына "табадан төшкән" сержантларны Ленинградны саклаучыларга ярдәмгә җибәрәләр.

    Беренче сугышчан чыныгуын ул мобиль чаңгычылар батальоны составында Карелия җирен басып алган финнар белән бәрелеш вакытында ала. Беренче тапкыр яралануы да биредә - уң кулына граната ярчыгы килеп керә.

    Аннары блокададагы Ленинград... Гренадерлардай мәһабәт гәүдәле, таза бәдәнле тапкыр татар егетен полк разведкасына билгелиләр.

    -Җәйләрен биредә караңгы төшмәгәнлектән, немецлар ягына ак төннәр вакытында була торган эңгер-меңгердә генә йөри идек. Полк дошманга каршы бәрелешкә күтәрелер алдыннан каршы як позицияләрен өйрәнү, алар турында мәгълүмат туплау, штаб өчен "тел" алып кайту безнең өстә булды. Ачлыгын да кичерергә туры килде. Пычкы чүбе кушылган 70 грамм кипкән ипи бирәләр. Ул гына яшь ир-ат организмы өчен җитә димени? Снаряд тиеп үлгән ат итеннән дә читенсенмәдек, үлән, агач кайрысын да чәйнәдек, зәңгелә авыруын да уздырдык. Кыскасы - күрмәгәннәр калмады. Шулай да шәһәрне фашистларга бирмәдек, саклап калдык, - дип искә ала Хәбибулла ага ул шанлы да, данлы да көннәрне.

    Бераздан аның берүзен полктан алып, аерым дивизия разведкасына күчерәләр. Биредә ул күп тапкырлар утны-суны кичкән, әллә ничә кат үлем белән күзгә-күз очрашкан, күбесе штрафбатлар аша узган, бернәрсә алдында югалып калмый торган сугыш һөнәре осталары арасына эләгә. 63 нче Кызыл Байраклы укчы гвардия дивизиясе составында биредә ул блокаданы өзү өчен барган хәлиткеч бәрелешләрдә катнаша. Батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. (Ә шулай да сугыштан соң булса да хуҗасын эзләп тапкан, солдатлар арасында иң абруйлы саналган "Батырлык өчен" медале белән ныграк горурлана сыман ул). Берничә тапкыр яралана, контузия ала.

    Соңгы сугышы аның 1944 елның 12 гыйнварында, блокаданы өзү өчен барган хәлиткеч бәрелешләр вакытында була. Каты яраланган өлкән сержант тыл госпиталендә яткан 11 ай эчендә 4 операция кичерә. Әле 22 яше дә тулмаган егет туган ягына 3 нче төркем сугыш инвалиды таныклыгы, култык таяклары белән кайтып төшә.

    Бераз тернәкләнгәч, Кәкре Елга МТСы клубына мөдир булып урнаша, шунда механизатор булып эшләүче Сабира исемле кыз белән тормыш кора. Мобилизация буенча китеп, яшь гаилә биш еллап Ярославль якларында торф чыгаруда эшли.

    Азнакайда бораулау конторасы ачылу, шунда эшчеләр җыю турында хәбәрне ишетүгә Хәбибулла туган ягына ашыга. Әмма буровик һөнәре кебек авыр эшкә инвалидларны алмыйлар икән. Нәрсә эшләргә? Каршылыклар алдында туктап калырга өйрәнмәгән 28 яшьлек ир асылы табиблар белән уртак тел таба - инвалидлыгы бетерелүе турында белешмә ала. Шуннан соң гына аны разведка бораулау бригадасына эшче итеп билгелиләр. Нефтьчеләр коллективына шулай килеп эләгә Хәбибулла. 1952 елның гыйнвар башы була бу. Аның беренче эш урыны Кәтем авылы янында борауланучы 71 нче скважина була.

    -Разведка бригадасында эшләүчеләрнең барысы да шул тирәдәге авыл йортларында фатирда торды. Өйләнгәннәр гаиләләре белән яшәде. Мин дә Сабира белән улымны үз яныма алдым. Болай да тавык кетәге кадәр генә булган өйнең бер почмагында тордык. Өстәвенә, икенче улыбыз туды... Барыбыз да бер хәл-халәттә булгангамы, ул чорда кешенең күңеле киң иде - хуҗалар да, без дә шул дүрт почмакка сыйдык. Буровик булып китүем шулай башланды, - ди Хәбибулла Хәмидулла улы, истәлекләрен сүтеп.

    Озакламый тырыш эшчене бораулаучы ярдәмчесе итеп куялар. Аннан соң күп тә үтми, бораулаучылыкка укып кайта, үзе вахта җитәкли башлый. Тизлеккә бораулау буенча контора, идарә, "Татнефть" берләшмәсе беренчелегенә уздырылган күп кенә ярышларда алдынгылар рәтендә була. Хөрмәт, дан килә. Бораулаучы тормозын калдырып лаеклы ялга китү вакыты җиткәч тә җибәрмиләр әле аны РИТСтан. Тагын биш ел бораулау җиһазлары хәзерләү слесаре булып эшли.

    ...Сәгатьтән артыкка сузылган әңгәмә вакытында күңелгә сеңеп калганы тагын шул булды: үзенең фронт язмышыннан да, буровик эшенең авырлыгыннан да, бүгенге тормышыннан да зарланмый ветеран. Әле дә ул үзенең өч дистә елдан артык гомерен биргән тырыш, тату буровиклар коллективы белән аралашып яши, үзен аның лаеклы бер вәкиле итеп тоя соңгы могикан...

    Наил АБДУЛЛИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: