Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сугышчының туганнарын эзлибез

    Сугыш нинди генә булмасын, кечеме, олымы, барыбер нәтиҗәләр ясауны сорый. Тарих өчен барысы да мөһим: сугыш барлыкка килүнең тарихи җирлеге, сәбәпләре һәм гаеплеләр, матди югалтулар, һәлак булган кешеләр. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң боларның барысы да исәпләнгән кебек, югыйсә. Илдә ничә шәһәр һәм авыл җимерелгән, колхоз һәм совхоз таланган, матди...

    Сугыш нинди генә булмасын, кечеме, олымы, барыбер нәтиҗәләр ясауны сорый. Тарих өчен барысы да мөһим: сугыш барлыкка килүнең тарихи җирлеге, сәбәпләре һәм гаеплеләр, матди югалтулар, һәлак булган кешеләр.

    Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң боларның барысы да исәпләнгән кебек, югыйсә. Илдә ничә шәһәр һәм авыл җимерелгән, колхоз һәм совхоз таланган, матди һәм рухи байлыклар читкә чыгарылганын беләбез. Һәлак булганнарның да саны билгеле: 1946 ел башында ул - 7, 1961 елда 20 миллионнан артык дип игълан ителде. Бүген исә СССРда сугыш һәм тылда һәлак булган халыкның саны 27 миллион дип бәяләнә. Яшьләрнең патриотик эзләнү отрядлары, тарихчылар хәбәрсез югалган солдатларны эзләүне дәвам итә.

    Шушы көннәрдә "Маяк" редакциясенә танылган "Хәтер Китабы" редакциясе хезмәткәрләреннән хат килде. Анда алар әсирлектә булган безнең райондаш турында мәгълүматлар булуын хәбәр итә. Без хатны тулысы белән бастырырга булдык һәм ул югалган сугышчының туганнарына ярдәм итәр дип ышанабыз.

    "Интернеттан фронттан кайтмаган, шулай ук әсир төшкән Татарстан сугышчылары турында өйрәнгәндә 1943 елда әсирлектә вафат булган Ларифуллин Ибраһим Шәрифулла улы турында белешмәләр таптык. Ул 1922 елда туган, Азнакай районы Әлкәй авылына кагылышы бар. Мәгълүматлар чыганагы - РФ Дәүләт Архивы.

    Редакциянең (Хәтер Китабының) гомуми мәгълүматлар банкында яу кырыннан кайтмаган 350 мең татарстанлы исеме бар. Хәтер китабының 1 нче томында 552 нче битендә Шәрифуллин Ибраһим Шәрифулла улы турында язылган. Ул 1921 елда Әлкәй авылында туган, Азнакай район хәрби комиссариаты тарафыннан фронтка чакырылган, 1943 елның мартында хәбәрсез югалган (китапта һәлак булган дип бирелгән). Төп РФ хәрби архивы (югалучылар исемлегендә туганы Сөнгать тә искә алына).

    Безнең карашка, ике очракта да сүз сезнең якташ - югалмаган, ә 565 нче лагерь номеры белән 349 нчы немец лагеры әсире, 1943 елның 13 апрелендә Германиядә, Саксония җирендә вафат булган бер сугышчы турында бара. Әлбәттә, немец картотекасында рус теленә тәржемә иткәндә еш кына исем-фамилияләр бозылган. Бу очракта да ШӘРИФУЛЛИН фамилиясен ЛАРИФУЛЛИН дип аңлаганнардыр. Сугышчы үзен 1922 елгы дип әйтүе мөмкин. Туры килгән әйберләр бар, шуңа күрә без Хәтер Китабында бер үк солдат турында сүз бара дип исәплибез. Шикләр таралсын өчен моны ачыклыйсыбыз, туганнарының яки аксакалларның фикерен беләсе килә.

    Җиңү көне якынлаша. Тагын бер Ватан сакчысының язмышы ачыкланды. Газетагызда әсирлек документлары буенча ШӘРИФУЛЛИН (ЛАРИФУЛЛИН) ИБРАҺИМ ШӘРИФУЛЛА улы турында мәгълүмат бирүегезне сорыйм. Бәлкем авыл Советы, Әлкәй авылының өлкән буын кешеләре нәрсә дә булса белә торгандыр. Безнең әсирлектә вафат булган сугышчының туганнарын табасы килә. Мөгаен, алар авылда, районда яшиләрдер һәм үз туганнарын хәбәрсез югалган дип исәплиләрдер. Кайгылы булса да, туганнары турында яңа хәбәр аларны кызыксындырыр дип уйлыйбыз.

    Безгә табылган әсир сугышчылар турында якыннарына җиткерү мөһим. Аннан соң киләчәктә буталчыклык чыкмасын, дөрес булсын өчен без Татарстанның мәгълүматлар банкына төзәтмәләр кертәчәкбез.

    Алдан ук рәхмәт белән, В.Г.Липатникова".

    "Маяк" газетасы редакциясе әлеге хәбәрне бастырганнан соң солдатның якыннары табылыр дип ышана. Хәбәр итүегезне сорыйбыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: