Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сугыш ветераны Яхъя Газизуллин Бөек Җиңүне Маньчжуриядә каршылаган

    1943 елның гыйнвары. Бөгелмә шәһәреннән "теплушка"ларда (сәкеле вагоннар, салам түшәк) Ерак Көнчыгышка барабыз. Юл гаять ерак булып чыкты. Поезд 2-3әр көн туктап тора. Шул ара эчендә хәрби күнегүләр үтәбез, урман тирәсендә булсак, утын әзерлибез, мунча да кереп алабыз. Һәм менә, ниһаять, Монголиягә килеп җиттек. Чой-бал-сан шәһәрендә безне хәрби гаскәрләргә бүлгәләделәр....

    1943 елның гыйнвары. Бөгелмә шәһәреннән "теплушка"ларда (сәкеле вагоннар, салам түшәк) Ерак Көнчыгышка барабыз. Юл гаять ерак булып чыкты. Поезд 2-3әр көн туктап тора. Шул ара эчендә хәрби күнегүләр үтәбез, урман тирәсендә булсак, утын әзерлибез, мунча да кереп алабыз. Һәм менә, ниһаять, Монголиягә килеп җиттек. Чой-бал-сан шәһәрендә безне хәрби гаскәрләргә бүлгәләделәр. Мин сапер-инженер батальонына эләктем. Хәрби кием, корал бирделәр.

    Тревога көне-төне булып тора. Японнар еш кына чикне бозалар. 1945 елның августында Маньчжу́риягә җибәрделәр. Бәрелешләр бик каты барды, ике яктан да югалтулар күп булды. Безне, яшь солдатларны, ничек тә сакларга тырыштылар. Малиновский җитәкчелегендәге гаскәр японнарны бик тиз бастырды. 1945 елның 2 сентябрендә сугыш беткәнлеге турында хәбәр алдык. 17 нче армия сафындагы безнең батальонны Монголиягә кире кайтардылар.

    Ә инде октябрь аенда Ерак Көнчыгыш хәрби округы командалыгы штабы урнашкан Хабаровск шәһәренә күчерделәр. Мине штабка сапер-инженерлык корылмаларын әзерләү буенча инструктор итеп билгеләделәр.


    Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм күп кенә медальләр белән бүләкләндем.


    Ниһаять, 1950 елда демобилизацияләнеп, 1 май көнне туган авылыма кайттым. Шул ук елны Писмән авылы янындагы (хәзер Лениногорск шәһәре) бораулау конторасына вышкомонтажник-балта остасы булып эшкә кердем. 1951 елда Азнакай бораулау конторасына күчтем.


    Ике егет, Мәнәвез авылында берәүләргә фатирга кердек. Хуҗаларның кызы Миңнурга шунда ук күзем төште. Бер елдан соң өйләнешеп тә куйдык. Өч малай үстердек. 1985 елны лаеклы ялга чыксам да, эштән туктамадым, тагын 12 ел хезмәт куйдым. Ленинның юбилей медаленә, «Социалистик ярышта җиңүче» билгесенә лаек булдым.


    Хәзер инде олыгайдык. Сәламәтлек тә үзен нык сиздерә. Әле дә ярый без, ветераннарны, хөкүмәт, җитәкчелек кайгырта, янәшәбездә изге күңелле, игелекле кешеләр яши. Менә бу язмамны да Әнвәр Кашапов ярдәме белән иҗат иттек. Теләк шул гына: ил-көннәр имин булып, дөньялар тыныч булсын. Сугыш афәтләрен күрергә язмасын!


    Яхъя Газизуллин,

    сугыш һәм хезмәт ветераны

    Редакциядән: Яхъя аганың сугыш юллары турындагы истәлекләрен газетага әзерләп бетергәндә генә аның вафат булуы турында кайгылы хәбәр алдык. Ветеранның бу язмасы аның рухына дога булып ирешсен.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: