Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сугыш елларында кешеләр игелекле иде...

    1941 ел минем - ун яше дә тулмаган кыз бала хәтеренә, баш өстеннән гүләп очкан немец самолетлары, бомбалар шартлавыннан һәлак булучылар, тузан, сөрем, ачлык-ялангачлык белән кереп калды. Сугыш башлангандә гаиләбез белән Украинаның Новоград-Волынский шәһәрендә яши идек. Иртә белән шартлау тавышларыннан уянып киттек. Әниебез безне - балаларын кочаклап алды да, үлсәк...

    1941 ел минем - ун яше дә тулмаган кыз бала хәтеренә, баш өстеннән гүләп очкан немец самолетлары, бомбалар шартлавыннан һәлак булучылар, тузан, сөрем, ачлык-ялангачлык белән кереп калды.

    Сугыш башлангандә гаиләбез белән Украинаның Новоград-Волынский шәһәрендә яши идек. Иртә белән шартлау тавышларыннан уянып киттек. Әниебез безне - балаларын кочаклап алды да, үлсәк бергә үлик дип, елый башлады. Барыбыз да аңа кушылдык.

    ...Урамда коточкыч күренеш: йортлар җимерелгән, бөтен нәрсә дөрләп яна. Әйләнә-тирәдә халык чабыша. Ут, ялкын, төтен. Безнең йорттан ерак түгел генә солдатлар ашханәсе бар иде. Ул, ничектер, исән калды. Аны, самолеттан күрмәсеннәр диптер инде, агач ботаклары белән капладылар. Безнең кебек йөзләрчә ач бала, ипи кисәге эләкмәсме дип, шул тирәдә кайнаша. Әлегә немецлар безнең тирәгә килеп җитмәде. Өлкәннәр завод җиһазларын тылга озату хәстәрен күрәләр, оборона ныгытмалары коралар, окоп казыйлар. Әтиебез шунда калды...

    Төнге уникеләр тирәсендә безне, поездга утыртып ил эченә җибәрү өчен, машиналар белән тимер юл станциясенә алып киттеләр. Вагоннарга төйи генә башлаганнар иде, станцияне бомбага тота башладылар. Китте буталыш, кычкырыш, чабыш... Кем кая булдыра, шунда яшеренә. Тимер юл янында гына танкларга каршы казылган чокырлар бар иде. Күбебез шунда ябырылдык.

    Реклама

    Самолетлар китеп баргач, вагоннарга кабат утырта башладылар. Тик кечкенә сеңлем белән әнием генә юк. Аларны эзләп, бер чокырдан икенчесенә чабам. Дөм караңгы. Үзем елыйм. Бер окопта әниемнең гәүдәсенә тап булдым. Читтәрәк сеңелем ята. Нык курку халәтеннәндер инде, җирдән тора да алмыйлар. Сеңлемне күтәреп, әниемне җитәкләп, состав янына киттек. Вагоннар тирәсендә этеш-төртеш. Барыбызның да утырасы, тизрәк бу мәхшәрдән китеп котыласы килә. Әмма эчкә бары тик көчлеләр, хәллеләр генә ерып уза ала. Ярый әле 12 яшьлек абыем ике вагон арасында урын алып калган булган. Ул безне шунда тартып алды.

    Поездыбызны Киевка кадәр кызыл йолдызлы ике истребитель озата барды. Шәһәрдә безне юындыргач, ашаткач-эчерткәч, Куйбышевка (Самара) озаттылар. Аннан авылга кайтыр юлга чыктык. Тимер юл хәрби техника, сугышка китүче солдатлар төялгән эшелоннар белән тулы булганлыктан, Бөгелмә станциясенә кадәр бик озак кайттык, төрле маҗараларга юлыгып беттек. Көч-хәл белән әбиебез янына кайтып егылдык.

    Ул вакытта, никадәр генә авыр булса да, кешеләр игелекле, миһербанлы иде. Безне дә читкә типмәделәр, үзләреннән өзеп булса да, ашаттылар-эчерттеләр, булган кадәр киендерделәр. Шулай итеп авылда яши башладык.

    Тик сугыш елларында тылда да тормыш бик авыр иде шул. Ишле балалы ялгыз анага тормыш алып баруы бигрәкләр дә авыр булды. Аңа ярдәм итәр өчен, укуымны ташлап, 13 яшемнән колхоз эшенә чыктым.

    ...Сугыш елларында күргән, баштан кичкәннәр турында сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел. Шуңа да бүгенге тыныч, матур дөньяга рәхмәт әйтеп бетерә торган түгел.

    Нурдидә ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА, Илбәк авылы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: