Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сугыш чорында Азнакайда күпбалалы хатынны икмәк урлаган өчен 7 елга утыртканнар

    Бөек Ватан сугышы тәмамлануга да 70 ел. 1941-1945 елларда тыл халкының тормыш-көнкүреше ни хәлдә булган соң? Суд архивы битләрендә сакланган язмалар районыбызда яшәгән кешеләр тормышын барлык тулылыгы белән чагылдыра. Вакыт тәэсире нәтиҗәсендә саргайган әлеге битләрне актарганда, Бөек Ватан сугышы чоры вакыйгалары тулысы белән күз алдына килеп баса... Ул вакытларда да,...

    Бөек Ватан сугышы тәмамлануга да 70 ел. 1941-1945 елларда тыл халкының тормыш-көнкүреше ни хәлдә булган соң? Суд архивы битләрендә сакланган язмалар районыбызда яшәгән кешеләр тормышын барлык тулылыгы белән чагылдыра. Вакыт тәэсире нәтиҗәсендә саргайган әлеге битләрне актарганда, Бөек Ватан сугышы чоры вакыйгалары тулысы белән күз алдына килеп баса...
    Ул вакытларда да, хәзерге кебек үк, җинаять эшләү тискәре җәмгыяви күренеш саналган һәм дәүләт тарафыннан аңа каршы бик җитди көрәш алып барылган. Бигрәк тә азык-төлек ресурсларын саклауга җитди игътибар бирелгән, чөнки бу чорда эшче халыкның матди хәле авырлашу сәбәпле, районыбызда иң киң таралган җинаятьләрнең берсе - урлашу булган. Кызганычка каршы, документларга караганда, җинаятьчеләрнең күбесе - күп балалы тол хатыннар һәм ятимнәр. Үз эш урыныннан яки кулында власть булудан файдаланучылар да табылган. Алар дәүләт һәм җәмәгать складларыннан, күмәк хуҗалык басуларыннан ашлык урлаган. Боларның барысы турында архивларда сакланган судның хөкем карарлары сөйли.
    1941 елгы хөкем карарыннан: "1896 елда Азнакай районы Мәлбагыш авылында гади крестьян гаиләсендә туган, фиркасез, башлангыч белемле, моңынчы хөкем ителмәгән гражданин Ф. (гаиләсендә 7 җан) урып-җыю чорында басудан 230 килограмм сугылган арыш, 67 килограмм бөртек, 13 килограмм борчак, 7 килограмм арпа урлауда гаепләнеп, 5 елга ирегеннән мәхрүм ителеп, азат ителгәннән соң да 3 ел сайлау хокукыннан мәхрүм ителә."
    1942 елгы хөкем карарыннан: "Күмәк хуҗалык җитәкчесе гражданин В., урып-җыю һәм дәүләткә ашлык җибәрү чорында күмәк хуҗалык ихтыяҗларына каралган бөртек чыгымнарының күләме турындагы законны (15% урынына 23%) тупас рәвештә боза. Икмәк бирүне дә хезмәт көненнән түгел, ә өлешләп башкара. Чәчүдә агуланмаган орлык куллана. Нәтиҗәдә 66 гектар җирдән 66 центнер арыш, 27 гектар җирдән - 16 центнер бодай, 48 гектар җирдән 11, 89 центнер солы югалтуга китерә. Гражданин В. 4 елга ирегеннән мәхрүм ителә".
    1945 елгы хөкем карарыннан: "2 кеше (1 ир һәм 1 хатын) хөкем ителә. Хатын-кыз тегермән җитәкчесе булып эшли. Ярлы крестьян гаиләсеннән, 6 баласы бар, моңарчы хөкем ителмәгән. Ире һәм бер улы Кызыл Армия сафларында, фронтта. Шул ук тегермәндә хисапчы булып эшләүче ир-ат белән берлектә, хөкүмәткә тапшырылырга тиешле 554 килограмм икмәкне үзләштерүдә гаепләнәләр. Хатын-кыз 7 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Тик күп бала анасы булуы исәпкә алынып, ... нче елга кадәр иректә калдырырга карар чыгарыла. Ә ир-ат 10 елга ирегеннән мәхрүм ителә, азат ителгәннән соң 3 ел сайлау хокукыннан мәхрүм ителә. Тик РСФСР Җинаять кодексының 28 нче маддәсенә искәрмә нигезендә карар кичектереп торыла. Ул фронтка җибәрелә. Кызыл Армия сафларында үзен Советлар иленең ышанычлы яклаучысы итеп күрсәтә алса, карар җиңеләйтеләчәк".
    Алда китерелгән мисаллардан күренгәнчә, сугыш чорында районыбызда күптөрле җинаять кылынган. Җинаятьчеләрнең эшләре нечкәлекләп тикшерелгән һәм хөкем карары чыгарылган. Хөкем карарлары, әйтергә кирәк, кырыс булган.
    Сугыш чорлары беркемгә дә татлы тоелмагандыр. Алда санап кителгән кешеләрнең берникадәре үз эш урыныннан оста файдалансалар, берникадәрен җинаять эшләргә ачлык, ялангачлык этәргәндер. Фронттамы ул, тылдамы - ачлык һәркемне эзәрлекләгән. Ә ачлыктан да яман нәрсә бар? Тик кыңгыр эш беркайчан да җавапка тартылмый калмый. Нинди генә чорда да җәмгыятьнең кануннары сакланырга тиеш, бу - тормыш таләбе.

    Лилия Хәбирова,

    суд утырышы секретаре

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: