Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сугыш чоры баласы – Азнакайдан Шәмсури апаның нәфис куллары тимер эреткән

    Лиза Нурлыева "Товарняк" вагоннарында халыкны ерып йөрмәле түгел. Бер почмакка сыенып утырган Шәмсури ишектән күзен алмады: тукталышта "кысталган" энесенең йомышын үтәргә чыгып киткән әниләре һаман юк та юк. Поезд кузгалып китүгә, кызның йөрәге менә чыгам, менә чыгам дип, еш-еш типте, акырып елыйсы килде. Әмма янындагы бергә утырып кайтучы апалар аны:...

    Лиза Нурлыева

    "Товарняк" вагоннарында халыкны ерып йөрмәле түгел. Бер почмакка сыенып утырган Шәмсури ишектән күзен алмады: тукталышта "кысталган" энесенең йомышын үтәргә чыгып киткән әниләре һаман юк та юк. Поезд кузгалып китүгә, кызның йөрәге менә чыгам, менә чыгам дип, еш-еш типте, акырып елыйсы килде. Әмма янындагы бергә утырып кайтучы апалар аны: "Әниләрең барыбер безнең арттан куып җитәчәк", - дип тынычландырды-юаттылар. Кызчык бу сүзләргә ышанып, елаудан туктады, якташ апа-абыйлар ни бирсә, шуны ашап, аларга җәфа булмаска тырышып, сабыр гына кайтты.


    Курай Елгадан кечкенә ике бала белән 1940 елда Тула шәһәренә тау-таш токымы чыгару шахтасына эшкә киткән Рәшит белән Миңненурга чит җирдә бәхет колачын җәя алмады, инде урнашып, шәһәр тормышына күнегә генә башлаган иделәр, сугыш чыкты. Рәшитне сугышның беренче айларында ук фронтка алдылар. Миңненур үзе кебек үк хатын-кызлар белән окоп казырга йөрде. Норманы үтәсәң, 500 грамм ипи бирәләр, өйдә әниләрен көтеп утырган ике нарасыйның тамагын туйдырырга кирәк. Һәр көн иртән чыгып киткәндә йортта яшәүче эшкә сәләтле халык бала-чагасын подвалга төшерә. Немец самолетларының кайчан килеп бомбага тотасын белгән юк, шулай ышанычлырак. Шәһәр сугыш режимында яши: иртән эшкә соңармаска кирәк, кичке сигездән калсаң, посттагы "часовой" өеңә кертми.


    Беркөн шулай күршеләре әнисен көтелмәгән хәбәр белән куандырды: эшелоннары станциядән узып киткәндә әтиләре кыршылып беткән солдат бүреге ыргытып өлгерә. Эченә калай кружка белән өчпочмаклап хат салган. Хатында ул дошманның Тулага якынлашуын әйтеп, ничек тә тизрәк туган якларга - Татарстанга кайтып китү ягын карарга кушкан.


    ...Әнә шулай бер поезддан икенчесенә күчә-күчә, мең балә белән алар уналты көн дигәндә Сукаешка кайтып төште. Туганнары килеп алыр, я булмаса әнисе кайтып җитәр, дип Шәмсурины авылдашлары шушы авылдагы туган тиешле кешеләрдә калдырып китте. Ике тәрәзәле, кечкенә дүртпочмаклы йортта унбер җан. Ике-өч көннән Курай Елгадан абыйсы алырга килгәч: "Әтинең "москвич" пәлтәсе белән киез итеген бирсеннәр, аннан соң гына кайтам", - дип кыз аяк терәп каршы торды. Әтисенең киемнәре салынган капчык та, әнисенең агач чемоданы да бик-бик кадерле иде аңа, бу югалту белән һич кенә дә ризалашасы килмәде. Әмма аларны кайтарып бирүче генә булмады, "баланы исән-сау алып кайткан өчен", дип якташлары бу әйберләрне юл "әҗере" санап, алып киткән иде шул инде.


    Юкка-барга бирешми торган, "тимер" холыклы, эшкә үҗәт булып үсте Шәмсури. Хаксызлыкка тарыса, җаны урын тапмый, дөреслек даулый. 5 нче сыйныфтан Сукаешка укырга йөрделәр. Әнисе колхозның бер эшеннән дә калмый көне-төне тырышса да, әтиләре сугышта үлгән балаларга кием-салым биргәндә: "Сез икәү генә дип", - Шәмсури белән энесен гелән читтә калдыралар иде. Әй үрсәләнә иде дә соң күңеле! Әмма үсмернең бу "бунты" үз күңеленнән ерак китә алмый сүнеп кала бирде.


    Җиденчене тәмамлагач, башта колхоз эшендә йөрде кыз. Печән әзерләү,салам ташу, мал карау, нинди эш бар, ни кушалар - шунда булды. Владимир өлкәсенә торф чыгаруга да, Куйбышевка урман кисәргә дә барды.


    Бердәнбер көнне ул катгый бер карарга килеп, ничек тә ике кулга бер һөнәр алу нияте белән Актүбә бистәсенә чыгып китте. Төзелешкә урнашып, җир дә казыды, комын да ташыды, кирпеч тә өйде... Бистәгә әнә шулай үзе кебек яшь-җилкенчәк белән нигез салдылар, бер-бер артлы йортлар калкыттылар...


    "Азнакайнефть" идарәсенең төзү-монтаж участогында эшчән, җитез, бөтерчектәй кызны тиз күреп алдылар, хезмәтен дә бәяләделәр. Көннәрдән беркөнне аның укыту комбинатында сварщиклар әзерләү курсына язылуына берәү дә аптырамады, чөнки Шәмсуриның моны булдыра алачагына шикләнмәделәр. Шулай итеп, егерме ел ул ир-егетләр белән беррәттән тимер эретте. Иң җаваплы участокларда эшләп, үзен менә дигән белгеч итеп танытты. Ел саен социалистик ярышларда җиңү яулап, идарәнең Мактау грамоталарын алып килде, "Коммунистик хезмәт ударнигы" исемен яулады. Хезмәт кешесенең кадерен белгән идарә начальнигы Раувель Ишкәев иркен, уңайлы, фатирлы да итте.


    ...Шәмсури Гомәрова белән без сырхауханәдә дәваланып ятканда таныштык. Аның элеккеге еллар турында бик сагынып, зур тыйнаклык белән сөйләвен тыңлау гаҗәеп кызык иде. Шушы кечкенә гәүдәле, еллар да чибәрлеген җуйдыра алмаган мөлаем апаның озак еллар чып-чын ир-артлар гына башкара торган сварщик эшенә алынуына озак ышанасы килмәде. Ә ул аны ничек яраткан, тәмен тапкан, ничек башкарган!


    Шәмсури апа янына ике улы, бигрәк тә киленнәре, оныклары эз дә суытмады. Бүгенге көндә кадер-кайгыртуда бик бәхетле яшәп яткан әбинең инде 4 оныгы, 2 оныкчыгы бар. Ул үзе дә тыл һәм хезмәт ветераны, сугышчы толы булган әнисе Миңненурны бик кадерләп тәрбияли, аның чиксез рәхмәтен тоеп, хәер-фатихасында кала. Гаиләдә әти-әнигә күрсәтелгән шундый мөнәсәбәт хәзер балалар, оныклар мисалында чагылыш таба.


    Сугыш чоры балаларының тормыш юлы үзе бер батырлык ул...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: