Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сөтлебикәләр җәйләүдән кайтты

    Җәйге тынлыктан соң фермаларда кабат сыерлар мөгерәве ишетелә башлады. Яшел үлән җәйрәп яткан җәйләүләүдән күчкән малларга ябык абзар-курага, кышкы азыкка ияләшүе кыенрак. Шуңа күрә сөтләре дә кимеп китә. Җитештерүчәнлекне ничек арттырырга? Терлекләргә җитәрлек азык әзерләнгәнме? Тукландыруның сыйфаты ни дәрәҗәдә? Шимбә көнне "Таллы Бүләк" хуҗалыгы базасында узган семинарда авыл хуҗалыгы җитәкчеләре...

    Җәйге тынлыктан соң фермаларда кабат сыерлар мөгерәве ишетелә башлады. Яшел үлән җәйрәп яткан җәйләүләүдән күчкән малларга ябык абзар-курага, кышкы азыкка ияләшүе кыенрак. Шуңа күрә сөтләре дә кимеп китә. Җитештерүчәнлекне ничек арттырырга? Терлекләргә җитәрлек азык әзерләнгәнме? Тукландыруның сыйфаты ни дәрәҗәдә? Шимбә көнне "Таллы Бүләк" хуҗалыгы базасында узган семинарда авыл хуҗалыгы җитәкчеләре нәкъ менә шушы мәсьәләләр, ягъни кышка әзерлек хакында сөйләштеләр.

    Сыерның сөте телендә дип юкка гына әйтмиләр. Җәй буе урман-болында хуш исле печән әзерләү, бакча тутырып чөгендер үстерү, он салып, кайнар су белән пешекләнгән гәрәбәдәй сары саламны сыерның мыш-мыш күшәве әле дә күз алдында тора. Рәхмәт йөзеннән ул иртә-кич чиләк тутырып сөт бирер иде. Өстәлдән каймак, катык, эремчек өзелгәне булмады. Бүген дә табыннарыбыз муллыгы хуҗалыкларда сыерларның күпме сөт бирүенә бәйле.

    "Таллы Бүләк" хуҗалыгына җыелулары юкка түгел: биредә беренчеләрдән булып җәйләүдән фермаларга күченгәннәр. Вакытында өлгергәч, савым да артык кимемәгән. Җәен 2400 центнер сауган булсалар, хәзер дә 2200 центнердан төшермәгәннәр. Ә менә район буенча сөт саву 7 тонналап кимегән.

    - Фермаларга быел капиталь ремонт ясалды, түбәләрне профнастил белән яптык. Элек түбәләрдән тамча тамып утыра, юеш иде. Киләсе елда да ремонтны дәвам итәргә, сыерлар санын 100 башка арттырырга исәп. 200 баш кына аз бүгенге көндә, - ди хуҗалык җитәкчесе Наил Мотыйгуллин. Чын хуҗа яхшы белә: сөт - ул төп табыш чыганагы.

    Терлекләрне ашатуда биредә бөтен технологияләр саклана. Кышкылыкка 18 мең центнер сенаж салынган, былтыргысы 12 мең

    центнер калган. 750 тонна печән (1 сыерга 4 тонна туры килә), җитәрлек фураж әзерләнгән.

    Малларга бүгенге көндә рапс белән кукуруз кушып ашаталар, һәр сыерга 4 кг исәбеннән фураж, ә бозаулыйсыларына 2 кг исәбеннән солы да пешереп бирелә.

    Кайсы гына торакка керсәң дә - чисталык. Бусы да товар җитештерүчәнлекне арттыруда алшарт булып тора.

    Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин хуҗалыкларны "Таллы Бүләк"кә тигезләнергә чакырды. Ул мондый тәҗрибә уртаклашу кебек семинарларның атна саен уздырылачагын билгеләп үтте.

    - Максат - сөт җитештерүне, үрчемне киметмәскә, дөрес рацион төзеп, малларга сыйфатлы азык ашатырга, - диде ул.

    Бүгенге көндә район буенча көнгә 97 тонна (бер сыердан 12,5 кг) сөт савыла. 9 айда 7500 бозау алынган. Үрчем узган елга караганда 213 башка күбрәк булса, сөт - былтыргы дәрәҗәдә.

    Үрчем дә, сөтнең күләме дә ясалма орлыкландыручы хезмәтенә бәйле. "Таллы Бүләктә" бу эшне Гөлчирә Фатыйхова (рәсемдә) башкара. Ул 100 сыерга 77 бозау бозау алган (район буенча - 76).

    - Элек бозау карадым, 5 ел инде осеменатор булып эшлим. Хезмәт хакын вакытында бирәләр, яхшы түлиләр, тырышып эшләргә генә, - ди ул.

    Кайбер хуҗалыкларда осеменаторлар җитми. Марсель Шәйдуллин аларның хезмәтенә кызыксындыру булырга тиешлеген ассызыклады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов белдерүенчә, һәр алынган бозауга республикадан 120 сум өстәлә, 100 сыердан 95 бозау алынса, 1 бозау бүләк ителә.

    Семинарда шулай ук тугыз айлык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде.

    Резеда ШӘРИПОВА

    Автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: