Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сталинградны азат итүдә катнашкан Азнакай ветераны Зыятдин Шәрәпов әле дә балаларына терәк-таяныч

    Сталинград фронтында барган сугышлар әле унтугызы да тулмаган Зыятдинның мәңге күз алдыннан китмәслек булып хәтеренә уелды. Алар үткән юлда бер-бер артлы бистәләр кызылармиячеләр кулына күчә барды. Һич онытасы юк: 1942 елның 31 декабре. Чираттагы торак пунктын азат итү өчен бәрелешләр бара. Частьләре берчак немецларның җир астында яшеренгән зур гына складына...

    Сталинград фронтында барган сугышлар әле унтугызы да тулмаган Зыятдинның мәңге күз алдыннан китмәслек булып хәтеренә уелды. Алар үткән юлда бер-бер артлы бистәләр кызылармиячеләр кулына күчә барды. Һич онытасы юк: 1942 елның 31 декабре.

    Чираттагы торак пунктын азат итү өчен бәрелешләр бара. Частьләре берчак немецларның җир астында яшеренгән зур гына складына тап булды. Ризык, су, корал - барсы да бар, хәтта авиабензинга кадәр. 50дән артык бензин тәпәненең ун тирәсен генә үзләрендә калдырып (ягулык бик кирәк, машиналарда артиллерия коралы ташып йөриләр), очучыларга хәбәр биреп, калганын сөенә-сөенә алар алып китте. Яңа елны трофей табыны белән, бик тә күңелле үткәргән иделәр. Беренче тапкыр әнә шунда туйганчы ашадылар.


    Сталинград шәһәрен фашистлардан азат итүдә катнашкан 221нче полк составында Зыятдинга ниләр генә күрергә-кичерергә туры килмәде. Сугышларда бергә йөргән өч артиллерия полкының икесе тәмам сирәкләнеп, исән калганнарны да 221 нче полкка куштылар. Күршеләре яңадан дүрт айдан соң гына тернәкләнеп, сафка баса алды.


    -Шәһәр өчен сугыш каты барды, - дип искә ала Зыятдин ага. - Аның һәр көне, һәр сәгате чып-чын мәхшәр иде. Сугышларның берсендә бик нык яраландым. Гомер бетмәгән булган күрәсең. Озак кына госпитальдә ятарга туры килде. Мантыгач, тагын полкка кайттым.


    Зыятдин Шәрәпов фашист илбасарлары белән көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Батырлык өчен", "Венаны азат иткән өчен", "Будапештны азат иткән өчен", "Белградны азат иткән өчен" һәм күп кенә юбилей медальләре белән бүләкләнә.


    Сугыштан ул 1946 елда кайта. Үзе туып-үскән Зур Сукаеш авылында механизаторлар бригадиры булып эшли. Әллә ни озак тормый, авылда укытучы булып эшләгән Бибифакиягә өйләнеп тә куя. Тату, матур гаиләгә тагын да ямь өстәп, бер-бер артлы дүрт бала дөньяга килә.


    1954 елда Шәрәповлар гаиләсе Азнакай шәһәренә күчә. Зыятдин ага лаеклы ялга чыкканга кадәр УТТ да хезмәт куя. Фидакарь хезмәтен бәяләп бирелгән күпсанлы Мактау грамоталары, медальләр, Рәхмәт хатлары илгә Җиңү алып кайткан солдатның тыныч тормышта да сынатмавы хакында сөйли.


    Бибифакия апа белән алар 67 ел бик тату, бәхетле гомер кичерәләр. Ни кызганыч, гомер буе аңлашып, бер-берләренең кадерен белеп яшәгән, балалар үстереп, олы тормышка бергәләп озаткан җәмәгате Бибифакия генә янында юк инде, бакыйлыкка күчүенә бер ел була. Зыятдине аны һәркөн сагынып, аның белән үткәргән елларны барлап яши. Иншаллаһ, ялгызы түгел, янәшәсендә - әтиләре өчен үлә язып торган балалары, оныклары...


    - Рәхмәт, район җитәкчеләре һәр елны Сталинград блокадасында Җиңүне билгеләп үткәндә килеп, хәлемне белешәләр, чәй өстәле артында рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз. Туган көннәремдә дә игътибарсыз калдырмыйлар. Башка бәйрәмнәрдә дә...


    Аннары, елмаеп өстәп куя: "Менә шулай бар яклап хөрмәт-кайгыртуда яшәгәч, бакыйлыкны уйлыйсы да килми..."


    Бу минутларда чәй өстәле әзерләп йөргән кызы Фәйрүзә, әтисенә яратып, карап ала: "Аллага шөкер, әле дә әтиебез бар! Ул безнең тормыш мәгънәсе, инде үзебез олыгаеп барсак та, ул әле дә булса терәк-таянычыбыз!"


    Лиза Нур

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: